Тинчурин театры чираттагы халыкчан премьерасын чыгарды. Халисә Мөдәррисованың «Бәхет хакы» музыкаль мелодрамасын Әтнә театры режиссеры Рамил Фазлыев сәхнәләштерде. Иҗат Олимпына менәр өчен Зариф нинди бәя түләгән? Ул дөрес яшәгәнме? Бу сорау бүген иҗат кешеләре өчен генә түгел, дөнья куу трендында яшәгән һәркем өчен актуаль. Күпләр гомер ахырларында гына бу хакта уйлана башлый. Әлеге спектакль соңга калмаска чакыра кебек.
Музыкаль театрга нигез салган композитор Зариф гомер көзендә авырып киткәч кенә тирә-ягына карана. Сәхнәләрдә йолдыз булып балкыган Зариф ялгызы, янәшәсендә беркем юк икән бит. Ул үткәннәре турында уйлана башлый: авылдагы әнисе, сөйгән яры Заһидә, югалткан улы Азат, хатыны Әминә...
Авыл егете Зариф әнисеннән, яраткан Заһидәсеннән аерылып, шәһәргә сәнгать буенча укырга китә. Танылу, зур сәхнә шуның кадәр бөтереп ала ки, ул иҗатка бирелеп, шәхси тормышын бөтенләй оныта. Әнисен соңгы юлга озатырга кайта алмый, сөйгәне белән аерылышырга мәҗбүр була, яшьлек хатасын төзәтергә ашыкмый, яратмаган кыз белән гаилә кора, улына җылы-наз бирә алмый. Нәтиҗә: улы наркотиклар белән бәйләнеп фаҗигале төстә вафат була, хатыны китә…
Бөтен игътибарын, яратуын сәнгатькә биреп, сәхнә, зур проектлар белән янып яшәгән Зариф картлык көнендә ялгызлыкта кала. Янәшәсендә үз мәнфәгатен кайгырткан, Зарифны трамплин итеп кулланган Эдуард һәм тагын бер иҗат корбаны – Альбина. Дөрес, яшьлек дусты иҗат юлын бергә башлаган Булат бар әле. Ә ул популярлыкта түгел, гаилә җылысында коенып бәхетле булып яшәп ята. Әлеге гаиләне театрның үрнәк гаиләсе булган Ирек Хафизов белән Гөлчәчәк Хафизова башкара. Спектакльдәге иң гармонияле тандем алар иде. Миңа калса, Хафизовлар уйнамады, ә тормышта нинди, сәхнәгә шундый булып чыктылар. Икесе ике полюста торган Зариф белән Булатка карап, тамашачы тормышындагы үлчәүдә кайсы як басса яхшырак буласын аңларга тиеш кебек.
Спектакль фәлсәфи һәм ул мәңгелек бер сорауга барып тоташа кебек. Тигез ярату булмаган гаиләнең ахыры нәрсә белән тәмамлана? Зариф яшьлек мәхәббәте белән кавышса, бәлки, тормышы башкача булыр иде. Әминәгә ул яратмый өйләнә. Әминә аны үлеп ярата. Ул аның шәүләсе булып яшәргә риза була. Зарифның хатынына булмаган яратуы, аларның бөтен тормышларына йогынты ясый һәм фаҗигагә китерә. Бу спектакльдә генә түгел, тормышта да шулай. Гаиләдә ир ныграк яратса, тормыш көйлерәк бара сыман. Акыллы хатын рәхмәтле булып яши белә ул…
Спектакльдә Зарифны өч актер уный. Яшьлек дәрте янган чагын – Артем Пискунов, ир уртасы вакытын – Илнур Байназаров, картлыгын – Зөфәр Харисов. Уңышлы трио.
«Бәхет хакы» – музыкаль мелодрама. Рольләр барысы да диярлек җырлы. Артем Пискуновның харизмасы җырларын бизәми калмады билгеле. Гомумән, ул – сәхнәдә үзенә каратып торган актер. Нинди роль дә, ничек җырлавы да килешә. Илнур Байназаров консерватория тәмамлаган җырчы-актер. Зарифның улын югалтуы турындагы җыр гел операдагы арияне хәтерләтте. Халыкчан спектакль өчен артык катлаулы тоелды ул.
Ә менә спектакльнең иң дәртле сәхнәсен күрсәткән ике Зариф белән яшь, чибәр Альбина дуэтын танго биюе һәм җыр белән үренлдерү уңышлы. Истә кала торган күренеш.
Альбина ролендә Зәринә Сафина уйнады. Яшь, чибәр актриса. Мөгаен, иң уйландыра, һәм каршылыклы уйларга этәргән роль аныкы булгандыр. Ул иҗатка бирелгән, хисле хатын-кыз дип аңлатты пресс-показдан соң журналистларга режиссер. Альбина да Зариф янында җылылык тапмый. Әмма ул Әминәгә караганда акыллырак, Зариф ярдәмендә билгеле җырчыга әверелә. Нигәдер аны режиссер күрсәтергә теләгәнчә, ялгыз, мескен хатын-кыз итеп таныйсы килмәде. Үз мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәгән, халык арасында «стерва хатын» дип йөртелгән категориягә кертеп ясалса уңышлырак булмас иде микән? Бүгенге көн актуальлегенә туры да килер иде. Бәлки, актриса ул рольне остарак та уйнап чыгар иде. Алайса ул да Зариф язмышын кабатлый булып чыга. Әсәрдә бер тискәре образ булса кызыграк та. Ә болай бөтен негативны икенче планда булган Зарифның укучысы, мирасчы итеп калдырырга теләгән Зөлфәт Закиров уйнаган Эдуард алды.
Халык елап арый торган гап-гади спектакль булган. Дөрес, Гафури исемендәге Башкорт дәүләт академия драма театрында танылган Фидан Гафаров уйнаган «Бәхет хакы»н карамаганнар өчен. Әлеге спектакль башкорт театры сәхнәсендә озак барды. Аны Казанга да берничә тапкыр алып килделәр. Әлеге спектакль махсус Фидан Гафаров өчен язылган дип тә сөйлиләр Уфада. Гади һәм баналь сюжетлы спектакль нәкъ менә Гафуриның танылган актерлары сәхнә тоткан Фидан абый белән Нурия Ирсаева уйнаган өчен дә популяр булгандыр. Алар бербөтен образ тудыра иде. Ә Байназаров белән Резеда Төхфәтуллина бербөтен булып туып җитә алмаган.
Фидан абыйның бу спектакльдән җырлары интернет битләрендә күп саклана. Димәк, популяр. Популяр Фидан Гафаровтан соң әлеге спектакльгә алынган тинчуринлылар тәвәккәлләр. Афәрин! Гафури сәхнәсендә «Бәхет хакы» 299 тапкыр куелган булган. Тинчурин сәхнәсендәге «Бәхет хакына» шундый ук озын гомер телим.
Спектакль ахырында Зариф үлсә дә, үкенеп үлми. Нигәме? Монысын спектакльне карагач белерсез. Гомумән, бәхетле булганмы соң ул? Монысы ачык сорау.
Фото: Тинчурин театры матбугат хезмәте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк