Логотип
Матур булыйк

Зәңгәр балчыктан маска

Һәрбер хатын-кыз сау-сәламәт, чибәр, күркәм булырга хыяллана.
Бүгенге заман косметологиясе ханымнар өчен төрле эффектив чаралар тәкъдим итә. Шуларның берсе – зәңгәрсу төстәге балчык (голубая глина). Бу матдә дымландыру, чистарту, тереклек сәләтен күтәрү үзлекләренә ия. Шуңа күрә бу балчык маскасы битнең тиресенә бик тә уңай тәэсир итә.
Әлеге косметик чараның эффектив нәтиҗәсе химик составына бәйле. Зәңгәрсу балчыкта күп кенә минераллар тупланган, алар күзәнәкләрдә нормаль процесс үтүне тәэмин итеп тора. Тиредәге бетчәләрне дә чистарта, җыерчыкларны да шомарта, олыгая башлагач, барлыкка килгән пигмент таплардан да арындыра.
Бодяга, эфир майлары кушылган зәңгәрсу балчыктан эшләнгән маскалар – могҗизага тиң. Ничекме? Тәндә кан савуны, кара янган урыннарны, хәтта невралгияне дә дәваларга булыша.
Шунысын да истә тотарга кирәк: балчык, бодяга, эфир майларының кайбер кешеләргә зарарлы булуын күрсәтә торган – килешми торган билгеләре бар. Әлеге чаралар белән тәне сизгер кешеләргә кулланмаска киңәш ителә.
Ә хәзер карыйк әле, Кырымнан алып кайткан бер кисәк зәңгәрсу балчыктан өй шартларында могҗиза тудырып булыр микән. Әмма моның өчен бераз вакыт, теләк һәм тагын кайбер нәрсәләр кирәк булачак.

 

Кирәк:

* 150 граммлы бер кисәк зәңгәрсу балчык;
* 1-2 аш кашыгы чишмә суы;
* 1 чәй кашыгы бодяга (порошок);
* ярты чәй кашыгы алма серкәсе;
* 1 чәй кашыгы эфир мае.
 


Эш барышы: 

1. Балчыкны угычтан эмальләнгән савытка уабыз. Төерләре калырга мөмкин. Аның өчен:


2. Балчыкны пыяла савытка күчереп, киле (ступка) белән порошок хәленә җиткәнче төябез.


3. Чишмә суы салып, агач кашык белән болгатабыз.


4. Бертөрле – төерсез, куе каймак кебек катнашма барлыкка килергә тиеш.


5. Савытның өстен пленка белән каплап, бер-ике сәгатькә кояшка куеп торабыз – бу аңа шифалы сыйфат өстәячәк.


6. Билгеләнгән вакыт үткәч, катнашмага алма серкәсе өстәп, әйбәтләп болгатабыз.


7. Аннары барлыкка килгән катнашмага натураль эфир мае өстибез (бу очракта – розмарин мае).


8. Файдалырак булсын өчен, дәвалау эффекты да уңайлы булсын өчен, аптека бодягасы кушып, тагын әйбәтләп болгатабыз.


9. Шулай итеп, әзер массадан аппликация, җәемнәр ясап, аларны мамыклы дискларга салып, авырткан урынга куярга була. Яисә әз генә су өстәп, әлеге катнашманы күз тирәләренә тидермичә маска итеп бит тиресенә дә  куярга мөмкин.


10. Калган шифалы массаны герметик савытка урнаштырып, суыткычка алып куеп сакларга була.


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар