Логотип
Матур булыйк

Дулкын-дулкын чәчләрең

 Хатын-кыз күрке – чәч. Килешәсездер, бәйрәмнәрдә чәчләргә аеруча игътибар итәбез. Матур причёска ясалган чәчләр кәефне тагын да күтәрә. Бөдрәләрне элеккеге кебек бигуди чорнап ясамыйбыз хәзер. Моның өчен кул астында плойка, утюжок кебек стайлерлар бар. Чәч кабарып, дулкынланып торсын өчен, бөдрәләрне дөрес итеп ясый белергә генә кирәк. Чәчтараш Гөлназ САФИНА утюжок белән дулкыннар ясарга өйрәтә.  

Чәчләрне яхшылап юып киптерәбез. Бальзам-кондиционер, маскалар куллану турында искә төшерү  кирәк тә түгелдер. Кипкән чәчләргә термоспрей сиптерәбез. Ул чәчләрне янудан саклый. Спрей сиптерелгән чәчләр озаграк кыза.

Чәчләрне өч өлешкә бүлеп, җыеп куябыз. Иң элек аскы өлештәгеләрен бөдрәләтәбез.

Инде төп лайфхакка җиттек. Чәч тамырларыннан 10–15 см калдырып бер тотам чәчне стайлер белән каптырабыз да, аны 360 градуска борып әкрен генә аска төшерәбез. Бу вакытта чәч очлары аска карап торырга тиеш. Чәчне очына кадәр бөдрәләтмибез. Ул туры калсын.

Чәчне гел бер якка гына каратып бөдрәләтү – күпләрнең хатасы. Шуңа күрә бер тотам чәчне – уң якка, икенчесен сул якка таба каратып, чиратлаштырып дулкыннар ясыйбыз.

 Аскы өлештәге чәчләрне бөдрәләткәннән соң, икенчесенә, аннан соңгысына күчәбез. Шуны да онытмагыз: бит тирәсендәге чәч тотымнарын артка таба каратып бөдрәләтәбез. Чәчләр биткә төшеп тормасын өчен шулай эшләнә. Дулкыннарның эре булуын теләсәгез, чәч тотамын күп итеп алыгыз, ә инде киресенчә телисәгез чәчне әз-әзләп кенә алып бөдрәләтегез.

Бөдрәләтеп бетергәч, башны аска иеп, чәчне бармаклар белән җайлап кына тарагыз. Болай эшләсәң прическа тагын да кабарып китәчәк, дулкыннар матур күренәчәк. Чәчкә лакны да башны игән килеш сиптерергә кирәк. Ныграк катырырга теләсәгез, башны күтәреп чәчтәге дулкыннарны тәртипкә китергәч, спрейны тагын бер кат сиптерергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар