Логотип
Шәхес

Илдә Илһам җырлый

1995 елның җәй башы иде. Мәскәүнең «Россия» концертлар залында Татарстан сәнгать осталарының концерты бара. Янымдагы швед кешесе (ул илчелектә эшли икән) Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Илһам Шакировның җырлавыннан тәмам әсәрләнеп, хәйран калып җырны тыңлады. Бүтән җырчыларның җырлавын ул колак яныннан уздырып кына утырган иде. Акапеллага җырланган «Карурман»ның соңгы авазлары, Концерт залының түшәмнәрен айкап, тәрәз пәрдәләрен җилфердәтеп, Мәскәү урамнарына китеп барганнан соң, швед кешесе бер генә җөмлә әйтте: «Мондый җырчысы булган халык – бөек халык!» 

Илһам Шакировның бөеклеге татарлар өчен күптән инде аксиома. Исбатлап торасы юк. Бу җырчыга мөнәбәтле хисләрен, аның талантына соклануын белдереп калырга теләгән шагыйрьләр саны да хисапсыз. «Халык яшәгәндә яшәр моңы, / Илһамыбыз халык яшендә (Илдар Юзеев). «Илһам үзе бер могҗиза бит ул, / Җырлый сандугачлар телендә» (Гөлшат Зәйнашева). «Халкыбызның өч Тукае бардыр. / Беренчесе – Тукай үзе. / Икенчесе –Сәйдәш. / Өченчесе – син Илһам» (Батулла). «Җырны кат-кат алкыш белән Халык ала, ала чакырып. Тукай сүзе, Сәйдәш музыкасы, Юллаучысы – Илһам Шакиров» (Гәрәй Рәхим). «Сискәндерә бер сүз: «Ул да фани...» Тик бер өмет җанда – Җыр мәңгелек!» (Флера Низамова). Мин әле бик күп шагыйрьләрдән өзекләр китерә алыр идем, ләкин менә соңгы өзектәге «ул да фани» дигән сүзләр чыннан да сискәндереп җибәрә. Әйе шул, җыр мәңгелек булса да, җырлаучысы фани бит әле. Димәк, әле ул моңнан һәйкәл булып арабызда йөреп торган вакытта аның белән сөйләшеп, һичьюгы бер генә мәртәбә булса да, аның белән әңгәмә корып алу – минем бурычым. Кешеләр алдында да, бөек җырчы алдында да бурычым.

Шөкер, хәйләсенә төшеп булса да, очрашу көнен билгеләтә алдык. Журналистлар хикәятләрендә, ишекләрен ачтыра алмагач, янгынчылар баскычын китертеп, тәрәзәдән төшү очрагы да сөйләнә. Без очраштык, күңел булганчы сөйләштек. Филармониядәге эш бүлмәсенең ишек катына килеп каршы алды ул мине. Берара бер сүз дә алмаша алмыйча көлештек тә, көлештек. Сәбәбен аңламадым. Әллә минутларның киеренкелегеннән, әллә тантаналылыгыннан.Көлештек, аннары елаштык. Күздән яшь чыгарып түгел, бәлки, татарның гадәтенчә, үзебезнең ачы язмышка сыкрап, керфек очын дымландырган сыктау рәвешендә.

Илһам Шакировның язмышында үзе кебек бөекләр, ягъни тиңнәр белән очрашулар байтак. Мин, әлбәттә, әңгәмә мизгелләрен укучыга ирештерер алдынннан бик рәхәтләнеп сүзне Нәкый Исәнбәткә бирер идем. Татарлардан җырчылык тарихында үзенә аерым эз калдырган һәм мәктәп тудыра алган җырчыларыбыз күп түгел. Шулар арасында халыкта аеруча мәхәбббәт һәм дан казанганы, әлбәттә, Илһам Шакиров... Илһам үзенә генә хас матур моңлы тавышлы һәм халыкчан аһәңле, талантлы оста җырчы булып кына калмый, ул татар көйләренең җыр-моң милли үзенчәлекләре турында да тирән уйлаучы җырчы... Илһам Шакиров күптөрле көйләр җырлады һәм җырлый. Безнең өчен иң кадерлесе, әлбәттә, «Карурман», «Әллүки», «Тәфтиләү», «Чатырлар», «Сәгать чылбыры» кебек тарихы озын, моңлы көйләребез. Ләкин Илһам бу традицион мәгълүм көйләребез белән генә чикләнеп калмады. Ул керәшен татарлары арасында сакланып калган борынгы «Бик еракта идек без», «Бер алманы бишкә бүләек» кебек җырларыбызны да халыкка яңадан кайтарды».

Нәкый Исәнбәтнең җырчы турындагы фикерләре тагын да бар. Шулай булмый ни, алар бит икәү бергә никадәр җырга сулыш өргәннәр. Нәкый Исәнбәтнең яшьлек таңында ук язылган «Син сазыңны уйнадың», «Туган ил» кебек шигырьләре, җыр булып бөтен татар дөньясына яңгырый. Бөтенсоюз радиосына татар җырын башкаруны сорап язган хатларның 70 процентында «Син сазыңны уйнадың» сорала икән.

Илһам Шакировның сөекле һәм популяр җырчы булып китү серләрен, хикмәтен эзлисе дә түгел. Үз гомеремдә халыкның никадәр җырларын һәм җырчыларын тыңлаганмындыр. Әмма Илһам Шакиров кебек моңның һәр аһәңен кадерләп, сагышка төреп, янәдән кешеләр йөрәгенә куючыны бүтән ишеткәнем булмады минем. Әгәренки, Илһам Шакировны хәзинә ул, сер ул, могҗиза ул, хикмәт ул дибез икән, ул безнең арада йөргәндә шушы феноменны бергәләп аңларга тырышыйк. Үзен сөйләтик. Менә аның мизгел хикәяләре – тормышның чын хикмәте.

 

Беренче хикәят

 

Минем әти авылның тимерчесе булган. 1937 елда алып киткәннәр. Югалды. Әнкәй белән алты бала калдык. Мин иң кечесе. Төрмәдәге кеше гаиләсенең хәлен беләсез – типкәләү дә рәнҗетү. Кешегә бер салым булса, безгә икеләтә салым булды. Чабата тукып, салым түләдек. Безнең авыл гаҗәеп матур иде. Исеме дә матур – Бүләк. Кырык кына өйле. Дүрт өй саен тыкрык. Тыкрыктан чыгуга урманга кереп китә идек. Шул урман коткарды безне. Ләкин ачлыкны урман гына басарлык идемени? Бигрәк тә май ае җитүгә хәлләр мөшкелләнә. Бәрәңгенең һәр данәсе, күзәнәкләргә бүлгәләп, җиргә күмелгән. Кычыткан әле чыкмаган. Менә шул чагында дөньядагы иң ачы, иң авыр кайгыны татыдык инде без – хәер сораштык. Керәшен авылы Ләкегә киттек. Ике-өч кием чабата алдык. Тик менә Ләкеләр үзләре урман эчендә утыра. Чабатага аптырамыйлар. Алучы юк. Йөри торгач, ярты пот бәрәңге юнәттек. Кояш баеганда гына авылга кайтып егылдык.

 

Икенче хикәят

 

Сәхнәгә мине сугыш заманында беренче тапкыр оешкан Чыршы бәйрәмендә чыгардылар. Авылга эвакуациягә килгән кешеләр тулган иде. Яңа бәйрәмне авылга алар китерде. Мескеннәр инде үзләре дә. Кыш буе кар астында калган башак чүпләп, безнең белән рәттән тамак кайгыртырлар иде. Әй ул курка-курка гына коелган башак җыюлар. Еракта бер карачкы күренсә, чатыр чабып чаукалыкка чумабыз. Ләкин тамак – куркудан да өстенрәк. Сүзем һаман шул тамак тирәсендә. Сәхнәгә чыгуымны сөйли башлаган идем бит. Программага иң ахыргы итеп мине куйганнар. Концертның кадагы янәсе. «Әнкәйләр син җырлаганда елап утырдылар», – диде сыйныфташым. И-и шунда уңайсызланганым. Болай да хәсрәтле әниләрне елатканмын бит!

 

Өченче хикәят

 

Җырлауның иң рәхәте көтү көткәндә инде аның. Июнь аендагы көннең озынлыгы! Озын җыр җырласаң да төкәнерлек түгел. Хәлимә белән куйганнар иде безне көтүгә .Ә ул, хәерсез, йокларга гына тора. «Гөлмәрьям»не җырлаганда шул көтү көтеп йөргән сабый чаклар искә төшә иде инде. Миңа унике яшьләр булганда акча алышынды бит. Ә безнең ише төрмәче гаиләсенең заем кәгазе өелеп ята. Ике заемны кушып ябыштырабыз да урман эчендәнге Беренче Май колхозына китәбез. Акча күрмәгән керәшен әбиләренә шуны биреп, көнбагыш алабыз. Тормыш шулай мутланырга да өйрәтте. Югыйсә заманы бик кырыс иде бит. Җир өстеннән борчак чүпләп йөргән малайларны бүре куган кебек куалар иде.

 

Дүртенче хикәят

 

Безнең ишегалдында колач җитмәслек юан имән үсеп утыра иде. Минем балачагымның иң зур ышыгы – шул имән. Имән ябалдашлары арасына посып җырлап утырган чакларым кинодагы кебек хәтердә. Без радио тыңлап, җыр тәлинкәсе әйләндереп үскән малайлармыни?! Колакка сеңеп калган иң шомлы музыка – бүреләр улавы. Чыршылыда җиде сыйныфны тәмамлаганнан соң, Теләнче Тамакка йөреп укыдык. Түләп укыйсы бит әле. Әнкәй, юлда бүреләр очраса, дип, чыра телеп бирә. Кайтканда җил аркан булса, бишмәтләрне җилкән кебек җәябез дә түбән таба очабыз гына. Шулай итеп аттестат алганны, музыка училищесына, консерваториягә барып кергәнне сизми дә калдым.

 

Бишенче хикәят

 

1957 елда халык арасында йөри башладым мин. Җыр тәлинкәләрем бихисап чыкты. Алар үземнән алда Үзбәкстанга да, Кенигсбергка да, Камчаткага да барып җитә иде. Җырларым артынннан үзем дә күп йөрдем инде. 50 ел юлда йөрдем. Бервакыт Әстерхан өлкәсендә гастрольдә йөргәндә Болгар дигән авылга чакырдылар. Исеме генә дә ни тора, ничек бармыйсың! Бу авыл Идел аръягында икән. Әле генә диярлек елгадан бозваткыч үткән. Минем төркемдәге музыкантлар, биючеләр, нәфис сүз осталары: «Һай, аръякка чыга торган түгел», – дип, янәдән автобус эченә чумдылар.Ә мин: «Музыкантлар, әйдәгез, минем белән!» – дидем дә очлы башлы ялтыравык туфлиләрдән килеш боз өстенә сикердем. Боздан бозга сикерә-сикерә аргы ярга чыгып та җиттем. Контрабасларын аскан музыкантлар да минем арттан тәвәккәлләде. Ике сәгать буена, бер микрофонсыз ялгызым җырладым да чыктым. «Егетләр бармы бу авылда? Озын-озын такталар табыгыз, фонарьлар алыгыз!» – дидем. Шул такталарны боз өстенә сузып салып, үзебезнекеләр калган ярга исән-имин чыгып җиттек. Татар кешесен әллә каян таныйм мин. Киенү рәвешеннән, сынын тотышыннан.

Тагын бер кызык очракны сөйлим әле. Монысы Ташкентта. Свердлов клубында – ике мең кешелек залда концерт бирәбез. Ярты Ташкент татар бит ул. Шуңа күрә зал шыгрым тулы. Берзаман түшәмнән туфрак коела башлады. Биниһая зур люстра хәрәкәткә килде. Җир тетри. Әгәр халыкта паника башланып, дәррәү ишеккә ташлансалар, тапталып бетә бит инде болар. Ләкин мин шул вакытта «Яшьлегемә кире кайтыр идем»нең иң югары ноталарын алган идем, кузгала башлаган халык, җырны бүлдермәс өчен, үзен тыеп калды. Шулай итеп, фаҗига булмый калды. Җир тетрәүне җиңгән тавыш бу!

 

Җиденче хикәят

 

Мин халык җырларында үскән бала. Өстәлемдә Тукай китабы һәрдаим тора. Тукай – таяныч! Рухи азык. Мин Тукай китабыннан күңелемдә туган сорауларга җавап табам. Балалыкка кайтам. Без үскәндә Тинчуриннарны, Ибраһимовларны, Исхакыйларны укырга ярамый иде. Мин чормадан Исхакыйның «Зиндан»ын табып алдым. Шуны укыр өчен гарәп язуын өйрәндем. Репертуарыма Тукай сүзләренә язылган җырлар белән рәттән Дәрдмәнднең «Кораб»ын алдым. Исәнбәт сүзләрен җырга салдым. Минем бу гамәлем теге КГБ дигән оешмага ошамады. Мине алар Черек күл буена түгел, «Казан» кунакханәсенең 211 нче бүлмәсенә чакырдылар. «Понимаешь, нигә син буржуаз шагыйрьләрнең сүзләренә җыр җырлыйсың?» – дип тирги болар. Ә мин әйтәм: «Пушкин – дворянин, Лев Толстой – граф. Рус халкының алардан баш тартканы юк бит», – дим.

 

Сигезенче хикәят

 

Халыкны дин белән моң тоткан. Шушы ике нәрсәне сакласак, татар халкы бетмәс. Аннары тагын халык кемгә ияргәнен белергә тиеш. Бервакыт – 90 нчы еллар башында бу – халык митингка җыелган. Мин мәйданнарга чыгып, «Азатлык!» дип кычкырып йөреп кенә ирек даулап алуга ышанмыйм. «Толпа» дигән шаукымнан сагаям. Бервакыт кемдер кычкыра: «Яшел байрак кирәк безгә!» – дип. Шунда мин милиционер кулыннан яшел әләм сорап алдым да шуны югары күтәреп киттем. «Толпа» минем арттан иярде. «Кая барасыз? – дим. Мин бит өйгә кайтам». Менә, күрдеңме, кая барганнарын белмичә иярүчеләр бар. Шуңа күрә халыкны ияртү өчен кыйблаңны дөресләргә кирәк. 

Хрущев Җепшеклеге елларында Хәсән Туфан кебек асыл зат белән дә аралашып алдым мин. Ләкин менә аның: «Мин вафат булгач, мине җирләгәндә менә шушы көйне – «Дөнья матур, дөнья киң» җырын җырлап озатырсыз дигән әманәтен үти алмадым. Әллә ничек бит инде.

Гөлсем Сөләйманова белән радиода чиратлашып җырлаган чакларны сагынам. Аны концерттан соң гел өенә озатып куя торган идем. Самавыр куеп чәй эчә идек. Баянчы Оркыя Ибраһимова бик дини кеше иде. Догалар өйрәтә иде миңа. Сара апа Садыйкова үзе бер кызык иде инде. Аны да ишек ачмый йөдәткәнмен. Сара апа әйтә икән: «Аның ишек кыңгыравыннан ток тота, диләр, ә мин җилем перчатка киеп барырмын да озак итеп төймәгә басып торырмын. Ачмый кая барсын. Култык астыннан гына шуып кереп китәрмен». Менә шундый иде минем өлкәннәрем. Садә күңеллеләр...

Хәзерге җырчылар фонограммага җырлый. Бу эшне тыя алмаслар. Штраф та туктатмас. Хәзер бит бөтенесенең авызы ачылган, шнуры тоташкан. Салават Фәтхетдиновның җырчы буларак иң матур сыйфаты – ул эстрадада яңалыкка омтылды. Сәхнәгә ярдәмче җырчылар алып чыкты. Алай да, ул җырчы минем өчен аерым урындарак.

 

***

 

Илһам Шакировның үзе турында үзе сөйләвеннән дә кызыгы юк, әлбәттә. Ләкин үзе исемендәге концерт залы, үзе исемендәге Халыкара җырчылар конкурсы булган бөек моң иясенең аулак тормышын иң якын кешеләре генә белә ала. 50 нче елларда Мәскәү консерваториясенең Концертлар залында чыгыш ясаган егетне тыңлаган, заманында Лев Толстойга уйнаган пианист Гольденвейзер Нәҗип Җиһановка болай дигән булган: «Какое чудо вы сюда привезли».

***

2005 елда язылган иде.

***

2019 елның 16 гыйнвары аны бакыйлыкка алып китте. Елның гаҗәеп бер буранлы көне иде бу. Табигатьнең үзе кебек моңлы да, давыллы да бер көне. Җырчы Соңгы Сәфәре өчен бүтән көнне сайлый да алмас иде. Мәңгелеккә китеп барды. Җырларында яшәп калды.

Айлы көннәрдә (Илһам Шакиров турында Аяз Гыйләҗев уйланулары)

Илһам Шакировка гашыйк идек!

Илһам Шакиров турында 10 кызыклы факт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар