Логотип
Шәхес

Айлы көннәрдә

 ​Илһам Шакировка 60 яшь тулу уңаеннан 
 
Аяз ГЫЙЛӘҖЕВ, Татарстан Республикасының халык язучысы. 

 

 

Шакировның моң диңгезенә кереп чумганнар. Сәхнәдән «Кара урман» агыла... «Әниемә хат» яңгырый... «Көзге ачы җилләр» уйнап ала... «Уел» башлануга күпләрнең күзләренә кайнар яшьләр килеп бөялә. 

 

Менә концерт тәмам... Халык ишелеп бәхет диңгезеннән караңгы, дымлы, суык һәм пычрак урамнарга тарала. Ләкин алар хәзер бөтенләй үзгә халык, лайның, баткакның күзенә чәчрәтеп басалар, күңелләр яп-якты, сүзләр түгәрәк, алар үзгәргәннәр. Көннәр буе ят телдә сөйләгән радио-телевизорларга күнеккән, эштә әдәп саклап сыңар урыс хакына вата-җимерә урысча сөйләшеп йөрергә мәҗбүр ителгән кешеләр хәзер үзгә – алар ТАТАРЛАР. Ах, татар булуларын нигә алар шулай сирәк тоялар? Әйе, алар бу кичтә бөтенләй бүтән кешеләр, алар баеп кайтып баралар, көчәеп. Әле өйләргә таралышкач та, алар дөнья мәшәкатьләрен онытып торалар, өйләрендә түрләрне яктыртып өстәл тирәли утырышалар да, рәхәтләнеп чәй эчәләр. Бер-берсенә ягымлы, кадерле сүзләр әйтәләр. Нигә алай? Ни булды? 

 

Кем уятты аларның җаннарын? Кем баетты боек татарны? Кем ул бөек тылсымчы? Ул – Илһам Шакиров. Табигатьнең серле баласы, тиңдәшсез олуг тылсымчы. Илһам хакында соңгы елларда күп язылды, аның хакында китаплар басылды. Әмма бөек җырчыбызның кылган гамәлләренең олылыгын без бүген – телебез татарча ачылырга торганда, караңгы офыклар артында якты офыгыбыз да җемелдәгәндә аермачык әйтергә тиешбез. Әгәр без бүген, егерменче гасыр ишеген ябарга җыенганда, татар җаны әзме-күпме исән калган, дип расларга телибез икән, без гасыр дәвамында татарны милләт итеп саклап калырга омтылган бөекләр турында тел яшермичә сөйлик инде. Булган алар, тарихта милләт эзен сакларга тырышучы олуг затлар булган. Минемчә, аларның иң олысы һәм иң бөеге – Илһам Шакиров. Әйе, иманны какшатканнар, үткән юлларыбызны бозып күрсәткәннәр, татар намусына пычрак ыргытканнар, ил талап түгел, җир тарап ашарына тапкан бөек бер милләтне явыз итеп күрсәтеп китапларда мәсхәрәләгәннәр. Киноларда аның барлыгын, күңелен каралтып күрсәткәннәр. Ләкин бер илбасарның да кулы җитмәслек бөек бер хәзинәсе калган татарның: ул – моң. Ил башына нинди тираннар менеп утырса да, хакимият сатлык чиновниклар, партиянең сатлык ялчылары кулына күчә торса да, тарихыбызда бер нәрсә үзгәрмәс калган: ул татарның милли моңы. «Карурман» шул ук, шаулаган да, моңланган да. «Зиләйлүк»не утыз жиденче елларда да төрмәләргә тыга алмаганнар. «Гөлҗамал»лар, «Сәгать чылбыры», «Чатырлар», тагын бик күп көй-җырлар, татарның сихри күңел түрләрендә туган изге догалар, ленинчы караңгы елларда кимсетелеп, түбәнсетеп килсәләр дә, сакланганнар. Табигать бушлыкны сөйми, нигә әле татар гына бу кагыйдәдән мәхрүм калырга тиеш?! Үлеп барган татар дөньясы милли кодрәт белән дөньяга моңлы улларны да чакырган. Һәм татар иле үзенең күңел пәйгамбәре итеп Илһамны тудырган. Безнең моң – ул безнең милли хәзинәбез, байлыгыбыз. Дөрес, алтын кисәкләре кебек ул банкларның җиргә сеңгән яшерен базларында сакланмый, әмма ул бар, һәм аның бәясе елдан-ел арта тора. Әнә шул моң байлыгын кайтарып биреп халкыбызны бәхетле, бай, горур, мәгърур һәм көчле иткән асыл зат ул Илһам Шакиров. Әнә шуңа да авыр эштән талган әлмәтлеләр йокыга китә алмыйлар, алар ирексездән үзләренә-үзләре бүтәнчә күз белән, татар булып, горур, бай татар булып карыйлар. Халкыбыз күңелендәге якты шәмне ничә еллар сүндерми саклады Җырчыбыз? Ерак чүл шәһәрләренә барып җитте, караңгы тайгаларны яктыртты, илне ташларга мәҗбүр ителгән илгәзәкләрне дә эзләп таба алды. Ни өчен сөймәделәр аны партократлар, милләтсатарлар? Чөнки Илһам аларның йоткылыгына ярамаган Милли моңыбыз сагында торды. Әгәр кайчан исә бер, татар җөмһүрияте ныгып, илебез башына батырлар килә калса, алар тәвәккәлләп татарның үз бүләкләре – орденнар булдырсалар, ул хөрмәткә беренче нәүбәттә озак еллар татар язмышы сагында торган бөекләребез – Илһам Шакиров, Әбрар Кәримуллин, Миркасыйм Госмановлар лаек. 

 

Илһам Шакиров татар өчен караңгы елларда халыкның күңел күгендә янган якты ай булды. 

 

Ни аяныч, без кадерсез һәм хәтерсез милләт шул! Үз кадеребезне дә, аерым шәхесләр кадерен дә саклый белмибез. Ә милли каһарманнардан тыш халык бербөтен булып яши алмый. Башкортлар Салаватларын бер чакта да онытмаганнар. Һәм башкортның батыр улы Салават аларга бербөтен булып оешып яшәргә бүген дә ярдәм итә. Галәмгә очкан Андриян Николаев чуваш халкьна җылы яшәү биреп, йөз елларгача көч өстәп торачак. Үткән гасыр батырларын без буыннан-буынга күчерә алмаганбыз. Татар җирендә исемсез батырлар гына чәчелеп калган. Нишлисең, терсәкне тешләр идең дә... булмый, барып чыкмый! 

 

Гасыр азагына таба мескен татарның да хәле яхшырыр сыман. Шушы караңгы дәвердә милләтнең күзен ачарга тырышкан, аңа терек суы өреп торган милли каһарманнарыбызга телдән генә булса да һәйкәл кою, хәзер җирдә яшәгән буыннарның да изге бурычы. Күгебезгә алтын аебыз менде. Без хәзер айлы төннәрдә генә түгел, айлы көннәрдә дә яшибез. Ләкин безнең барыр юлыбызга киртәләр коручылар, адаштыручылар әле әз булмас. Ходай сакласын! 

 

Илһам Шакиров, Гамил Афзал, Шәриф Хөсәенов, Әмирхан Еники, Мөхәммәт Мәһдиев кебек милли каһарманнарыбыз безгә – замандашларыбызга туры юлны балкытып торсыннар. Амин. 

 

«Сөембикә», №2, 1995 ел. 

Илһам Шакировка гашыйк идек!

Илһам Шакиров турында 10 кызыклы факт

Илдә Илһам җырлый

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар