Без мәктәптә укыганда Илһам Шакировка үлеп гашыйк идек! Аның турында кайда, нәрсә язалар – барысын җыеп барабыз, унберәр җыр язылган пластинкаларын кат-кат тыңлыйбыз, «Илһам» – дөньяда иң матур исем тоела. Яраткан җырчыбыз турында дөньяларны онытып сөйләшәбез.