Логотип
Көзге

«Мини» юбка дошманы – эпиляция корбаны!

Сүз электроэпиляция һәм лазер эпиляциясе турында бара. Ләкин аларның кайсысы зыянсыз, күпкә арзан һәм сыйфатлы соң? Җавап ике чыганактан табылды.

Кызлар, җәйге көннәрнең кайтавазын тоя башладыгызмы инде? Бу сорауга «Әйе!» дип җавап кайтарылса, димәк, кыска итәкле җиңел күлмәкләрне, сарафаннарны, шортыларны чыгарыр вакыт җиткән. Әмма «мини» кияр өчен кызларга бер «макси» проблеманы хәл итәргә кирәк бит әле. Ул да булса – аяктагы төкләр. Алар хәзер кыенлык тудыра, һәм шул сәбәпле кызлар каршында «Ничек алардан арынырга?» дигән сорау туа. 
Кемдер классик чараларга тугры калса, кайберәүләр игътибарын яңа, уңайлы һәм эффекты озакка сузылырлык алымнар җәлеп итә. Сүз электроэпиляция һәм лазер эпиляциясе турында бара. Ләкин аларның кайсысы зыянсыз, күпкә арзан һәм сыйфатлы соң? Җавап ике чыганактан табылды.
Электроэпиляция өстенлекләре нәрсәдә?
Интернет: Электроэпиляция төкләрне озак вакытка яисә бөтенләйгә юк итә. Аның өчен аның төсе мөһим түгел, ул барлык очракта да яхшы нәтиҗә күрсәтә.
Эльмира ӘХМӘТГАЛИЕВА, эпиляция остасы: Электроэпиляция аяктагы төкләрне бөтенләйгә юк итәргә мөмкин дигән фаразлар бар. Әмма ни дәрәҗәдә бу дөрес сүзләр – билгесез.

Лазер эпиляциясенең өстенлекләре нинди?
Интернет: Лазер өчен төкләр никадәр кара һәм тән төсе никадәр ачык булса, шулкадәр яхшырак. Бу очракта процедура күпкә нәтиҗәле һәм тиз узачак. Ул артык авыртулар, җәрәхәтләр тудырмый.
Эпиляция остасы: Лазер эпиляциясеннән соң төкләр акрын үсә, шугаринг һәм башка депиляция төрләреннән аермалы буларак, эффекты озакка сузыла.

Кайсы вариант бәясе һәм сыйфаты ягыннан үзен аклый?
Интернет: Электроэпиляция – премиум-класс процедурасы рәтенә керә дип әйтеп була, әмма ул вакытны күп ала һәм тән җәрәхәтләрен китереп чыгара. Электроэпиляция аерым төкләргә генә тәэсир ясаса, лазер эпиляциясе тәннең зур мәйданын колачлый. Ләкин төкләрне тулаем юкка чыгарыр өчен лазер эпиляциясен 4–8 тапкыр кабатларга туры киләчәк. Шуңа күрә ул кыйммәткә төшә. 
Эпиляция остасы: Лазер эпиляциясе электроэпиляциядән арзанрак, чөнки электроэпиляциядә бәя минутларга карап җыела. Шулай ук яхшы мастерны табу мөһим, чөнки кайберәүләр махсус озак һәм сыйфатсыз итеп башкара эшен.

Клиентлар кайсы вариантны еш сайлый?
Интернет: Еш кына лазер эпиляциясен сайлыйлар, чөнки ул беренче ясаткан кеше өчен арзан, вакытны да күп алмый һәм җәрәхәтләр булдырмый торган процедура кебек тоела. 
Эпиляция остасы: Минем фикеремчә, кеше күбрәк лазер эпиляциясенә өстенлек бирә.

Яхшы нәтиҗә өчен процедурага ничә тапкыр килергә кирәк?
Интернет: Электроэпиляциядә төкләрне тулаем бетерер өчен 3–7 процедура кирәк, аларның арасындагы интервал якынча ике ай булырга тиеш. Лазер эпиляциясе курсы 6–10 сеанс тәшкил итә, арасында бер ай вакыт каралу киңәш ителә.
Эпиляция остасы: Бу сорауга төгәл җавап юк дип саныйм, чөнки процедура саны, иң беренче чиратта, хатын-кызның физиологик үзенчәлекләренә бәйле. Барысы да гормональ фоннан тора.  

Эпиляция ясар алдыннан нәрсә эшләргә кирәк?
Интернет: Лазер эпиляциясе алдыннан, бер ай кала, кояшта кызынудан, солярийдан, шугарингтан баш тартырга, ике атна кала, кайбер даруларны эчми торырга, 3өч көн кала кырыну пәкесен кулланырга һәм тиешле көнендә сабынламыйча душ керергә киңәш ителә.
Эпиляция остасы: Әлбәттә, бер көн кала кырыну пәкесен, ягъни бритва кулланырга. Лазер эпиляциясендә бу катгый шарт булса, электроэпиляциядә кырынмасаң да була, дип беләм.

Эпиляция турында көлдергеч яки ялган фикер бармы? Халык арасында нинди ялгышу популяр?
Интернет: Лазер эпиляциясе эчке органнарга йогынты ясый дигән фикер бар. Бу дөрес түгел. Электроэпиляцияне култык астында ясамыйлар, чөнки ул лимфотөеннәрне җәрәхәтләргә мөмкин. Бу ялгыш фикер, чөнки электро импульс ул төеннәргә хәтле барып җитми.
Эпиляция остасы: Электроэпиляция, лазер эпиляциясе төкләрне бөтенләйгә юкка чыгара дигән фикер – дөрес түгел. Төкләрне гомерлеккә бетерә торган чара әлегә уйлап табылмаган.

Эпиляция куркыныч авырулар тудыра аламы?
Интернет: Лазер эпиляциясе, шул ук электроэпиляция онкологик авырулар тудырмый. 
Эпиляция остасы: Юк, тудырмый. Барлык механизмнар төкнең үзендә генә башкарыла, аларның тирәнлеге эчке органнарга кадәр үтми. Эпиляцияне хроник авырулар, миомалар, молочница булган кызларга киңәш итмим. Иң мөһиме: гормоннар тәртиптә булырга тиеш. Бу шарт үтәлмәсә, теләгән нәтиҗәгә ирешеп булмаячак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар