Логотип
Матурлык

Яңа ел төнендә нәрсә кияргә

Якынлашып килүче Юлбарыс елын кайда һәм ничек  каршыларга уйласагыз да, киемегезгә игътибар бирергә онытмагыз. Ел хуҗасына нинди кием ошар икән? Күзәтүебез  – шул хакта.


Яңа ел  – гаилә белән каршы ала торган бәйрәм. Ничек каршы алсаң, шулай уздырырсың, диләрме әле? Кемдер кунакка бара, кемдер кунакларны үз өендә кабул итә, берәүләр затлы ресторанга бара, икенчеләр гадәти булмаган шартларда каршы алырга уйлап торадыр... Якынлашып килүче Юлбарыс елын кайда һәм ничек  каршыларга уйласагыз да, киемегезгә игътибар бирергә онытмагыз. Ел хуҗасына нинди кием ошар икән? Күзәтүебез  – шул хакта.

 Юлбарыс киемгә карата артык зур таләпләр куймый. Шулай да ел хуҗасына ярарга тырышып, төрле җәнлек тиресе бизәкләрен хәтерләткән кием кимәгез, ул моңа шатланмас. Кием өчен нейтраль төсләр – аксыл көрән төснең ком, алтын төсмерләре урынлы булыр. Яшел төснең нинди генә төсмерен кисәгез дә, килешле булачак. Суның төрле төсмерләрен хәтерләткән күк, зәңгәр, фирүзә дә отышлы күренәчәк. Юлбарыс өчен төснең төсмере генә түгел, ә аның ачыклыгы да мөһим. Кызылның көрәнрәге, ягъни терракот төсендәгесе кулай булачак. Янып торган кызыл Юлбарысның ачуын китерергә мөмкин.

Өйдә гаиләгез белән генә утырсагыз да, бәйрәм киеменнән баш тартмагыз. Киемегез Юлбарысның игътибарын җәлеп итәрлек матур да, шул ук вакытта уңайлы да булсын. Теләсә нинди киемдә дә сез үзегезне патшабикәдән дә ким хис итәргә тиеш түгел.

Бәйрәм өчен җиңел, рәхәт, табигый тукымадан тегелгән күлмәккә өстенлек бирегез. Синтетик тукымалар, тире һәм мехтан тегелгән киемнәр быелгы Яңа ел төне өчен түгел. Күп катлы итәк, бер җилкәсе ачык яисә кабарып тора торган җилкәле киемнәр Яңа ел төне өчен менә дигән!

Бәйрәм киче өчен аксессуарларның су стихиясе төсендәгеләрен сайлау киңәш ителә. Бер генә булса да алтын бизәнү әйберен тагарга онытмагыз. Өстегездә өр-яңа, әле беренче тапкыр гына киелә торган кием дә булса, Яңа ел рухы ныграк сизелер.

Бәйрәм образын зур беләзек, озын яисә каурыйлы алкалар, төрле каеш, ефәк шарфлар белән тулыландырырга мөмкин. Матур булам дип, төрле металлдан эшләнгән ювелир эшләнмәләр белән артык мавыкмагыз, бәйрәм образын боза күрмәгез.

Яңа ел төнендә күзләрне һәм иренне аермачык күренеп торырлык  итеп бизәнү дә килешә, тик артыкка китмәсен. Үзегезнең стильгә туры китереп, бераз ялтыравык алтын һәм көмеш өстәргә була.

Бәйрәм төнендә ирләр өчен иң отышлысы – гади классик костюм. Бәйрәмне дә өйдә генә каршыласагыз, рәсми булмаган күлмәк һәм чалбар – иң кулае. Джинсы чалбар белән йомшак тукымадан тегелгән футболка, свитер да ярый. Үзегезне иркен хис итә торган кием сайларга тырышыгыз.

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар