Логотип
Дөрес туклану

Көзен туклану рационы

Көзен ничек дөрес тукланырга? Бу хакта сорауларны интегративлы медицина табибы, диетолог, нутрициолог, healt-коуч Айгөл ФАЗЛЫЕВАга бирдек. 

Сизәсездер, кояшлы эссе җәйдә без азрак ашыйбыз. Ит, чикләвек кебек энергия бирә торган ризыкларга да артык исебез китми. Күбрәк җиләк-җимеш кулланабыз. Ә инде көннәр суынып, көзге җилләр исә башлауга туклану рационыбыз да үзгәрә. Күбрәк һәм туклыклырак ашыйбыз. Салкын вакытта энергия күп китә чөнки. Ә көзен ничек дөрес тукланырга? Бу хакта сорауларны интегративлы медицина табибы, диетолог, нутрициолог, healt-коуч Айгөл ФАЗЛЫЕВАга бирдек. 

 Фото: Любовь Коваль

Көз көне организм нинди витаминнарга мохтаҗ? 
Кешенең җәй көне ничек туклануы белән бәйле. Әгәр дә ашау тәртипсез рәвештә булган булса (фастфудлар, иртәнге ашны ашамау), организмда җәйдән соң да витаминнар дефициты күзәтелергә мөмкин. Туклану рационы дөрес төзелгән булса, кирәгенчә йокланса, саф һавада күп йөрелсә, стресс кичерелмәсә, ашкайнату-эчәк тракты дөрес эшләсә, әлеге проблема булмаска да мөмкин. Җәй буе кеше үзендә күп энергия барын тоеп, кәефе яхшы булып, көз җитүгә хәле китә башласа, димәк, аңа кояштан алган Д витамины җитми дигән сүз.

Су балансын саклау көзен дә мөһимме? 
Су балансын саклау ел әйләнәсендә актуаль. Гади генә итеп аңлатканда, ул кан үзенчәлеген, терморегуляцияне яхшырта, кан басымын нормальләштерә. Ашкайнату системасы өчен дә файдалы. Онытмагыз: ашкайнату согы составында да су бар. Су – безнең организмны табигый чистартучы. Ул токсиннарны куа.

Көзен ит ише ризыкларны күбрәк ашарга кирәкме? 
Иттә организмдагы барлык процессларны булдыру өчен кирәкле аминокислоталар бар. Шуңа күрә дә рационда ит булырга тиеш, әмма һич тә кичке ашта түгел. Чөнки ул авыр эшкәртелә торган продукт. Идеаль вариант: итне яшелчәләр белән төшке аш вакытында ашау. 40 яшьтән соң ашказаны согы эшкәртелүе кими, бу исә ит продуктларын эшкәртүне авырлаштыра. Әмма безнең организмга аксым кирәк. Ә ул тавык, күркә итләрендә, балыкта, диңгез продуктларында, йомыркада, кузаклыларда бар. 

Көзен нинди витаминнар кабул итү мөһим? 
Ул һәр кеше өчен индивидуаль. Мин витаминнарны теләсә ничек куллануга каршы. Анализ нәтиҗәләре буенча белгеч белән киңәшләшкәннән соң гына билгеләнергә тиеш алар.

Депрессия вакытында сары төстәге җиләк-җимеш, яшелчәләрне ашарга киңәш итәләр. Көз көне дә мондый «сары» ризыклар ашау мөһимме? 
Әйе шул, сары, кызгылт-сары төстәге ризыклар кәефне күтәрә дигән фикер бар. Шулай да мин тәлинкәдә салават күперенең барлык төсләре булуы яклы. Ягъни ашау төрле булырга тиеш. Шунда гына баланс сакланачак. Ләкин бер шарт бар: ашкайнату системасы сәламәт булырга тиеш.

Көз көне ашау рационы ниндирәк булырга тиеш? 
Өстәлебездәге продуктлар сезонлы булса яхшы. Салкын вакытта майларга бай ризыклар: атланмай, майлы ит (бу, билгеле, артык авырлыктан, кан басымыннан интеккән, ашкайнату-эчәк трактында авырулары булган кешеләргә кагылмый), чикләвекләр (килешәсездер, без аларны җәй көне азрак ашыйбыз) ашарга киңәш итәм. Моннан тыш, ашаган ризык җылы йә кайнар булсын. Шулай ук бу вакытта тозлы кәбестә ашау файдалы. Ул пробиотик булып тора, С витаминына да бай.

Көзен көн кыскара. Кояш витаминын ничек җиткерергә? 
Д витамины диңгез продуктларында, йомырка сарысында, сыйфатлы атланмайда бар. Аларны актив рәвештә көндәлек рационга кертегез. Әлеге ризыклар башка витамин һәм минералларга да бай.

Изображение от master1305 на Freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар