Логотип
Дөрес туклану

Кышка – тозлы кычыткан рецепты

Кычытканның файдалы булуын барыбыз да белә. Ул канны чистарта, организмдагы инфекцияләрне юк итә, ялкынсынуны дәвалый. Кыскасы, язгы-җәйге чорда кычытканны мөмкин кадәр күбрәк кулланып калырга кирәк. Бу файдалы үсемлекне кышка әзерләп куярга да мөмкин. Тозлы кычыткан ашларга салыр өчен бик тәмле була.

Моның өчен кычытканны чәчәк атканчы җыярга кирәк.

4 кг кычытканга 1 кг кузгалак алына.

Барысын да юып, артык вакламый гына турыйбыз.

Кычыткан әтәләмәсен өчен, кулыгызга ике кат перчатка кияргә онытмагыз. Тураган кычыткан белән кузгалакны зур табакка салып, 250 грамм эре бөртекле тоз кушабыз (1 кг үләнгән 50 г тоз кирәк), яхшылап катнаштырабыз.

Үләннәрне 3 литрлы стерильләштерелгән банкага тыгызлап тутырабыз да, өстен тастымал белән каплап, җылы урында өч көн әчетәбез (кәбестә тозлаган кебек). Әлеге күләмнән 5 литр чыга.

2-3 көннән кычытканлы банкаларны, капкач белән каплап, суыткычка урнаштырабыз. Ул кышка кадәр бик яхшы саклана.

Җылыда әчетмичә, банканы полиэтилен капкач белән каплап, шунда ук салкын базга төшереп куя аласыз. Бу очракта тозлы кычыткан 2 айдан әзер булачак.

фото: https://www.pexels.com/ru

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар