Логотип
Бала

Укучы балагызга ничек ярдәм итәргә?

Беренче уку чиреге ахырына якынлашып килә. Гадәттә бу вакытта балаларның беренче киеренкелекләре барлыкка килә, стресс буларак та чагылырга мөмкин алар. Укучы балага ярдәм итәр өчен әти-әни нишли ала?


Беренче уку чиреге ахырына якынлашып килә. Гадәттә бу вакытта балаларның беренче киеренкелекләре барлыкка килә, стресс буларак та чагылырга мөмкин алар. Укучы балага ярдәм итәр өчен әти-әни нишли ала?


1. Баланы яратырга һәм тыныч булырга. 
Гаиләдәге тыныч һәм дустанә атмосфера – баланың беренче ярдәмчеләре. Әти-әни өчен укудагы уңышлары беренче урында булса, өй эшләре, соңа калулары, әйберләрен онытып калдырулары, өлгермәве өчен еш ачуланып торсалар, балага моннан бернинди дә файда булмаячак. Ул тагын да ныграк курка башлаячак һәм нәтиҗәдә уку теләге бөтенләй бетәргә мөмкин. 
Тыныч булырга тырышыгыз. Ачуланганчы баланы элек мактарга, күңелен күтәрергә тырышыгыз. Баладан көлүегез, критикага бирелүегез аңа канат үстерми. Бары тик үзенә ышанычын гына киметә. Баланы хөрмәт итегез, мәктәптәге билгеләренә карамастан аны һәрвакыт яратуыгыз хакында әйтегез, күбрәк кочаклагыз. Начар билге алган очракта да, көндәлектә укытучыдан кисәтү язылган булса да өйгә кайтырга курыкмасын. Анда аны һәрвакыт аңлаячакларын белеп торсын. 

2. Мөстәкыйльлеккә өйрәтергә. 
Мәктәп еллары – бала өчен үсеш чоры. Ул мөстәкыйльлеккә өйрәнә, тормышка мөнәсәбәте формалаша. Андый вакытта бала янында булу һәм кирәк чакта җайлап кына юнәлеш күрсәтү мөһим. Балагызга укуның нәтиҗәсе бары тик аның тырышлыгыннан гына торачагын аңлатыгыз. Мәктәптә авырлыклар да, хаталар да булырга мөмкин, алардан курыкмаска кирәклеген сөйләгез. Тырышсаң, һәр эшең дә торган саен тагын да яхшырак барып чыгачагын әйтегез. 
Әти-әнинең бурычы – баланы уңайлы эш урыны белән тәэмин итү. Нәрсә эшләргә кирәклеген яхшылап аңлатыгыз: киемне дөрес элеп куярга, эш өстәлендә тәртип тотарга, мәктәптән кайткач төшке аш ашарга, мәктәп букчасын дөрес җыярга. Үзе эшләгән һәр нәрсә өчен балагызны мактагыз. Бик яхшы килеп чыкмаса да, яңадан эшләтмәгез, икенче юлы ничек эшләргә кирәклеген тәфсилләп аңлатыгыз. 


3. Режимын көйләргә.
Көнне тыныч кына мәктәпкә җыенудан башлагыз. Моның өчен вакыт җитәрлек булырга тиеш. Өйгә бирелгән дәресләрне эшләп бетерергә кирәк булса да, начар билге белән куркытып баланы төн уртасына кадәр эшләтеп утырмагыз. Ашавына игътибар итегез. Дөрес туклану мәктәптә яхшы укуына бәйле булуын аңлатыгыз. 
Мәктәп  бала җаваплылыгында . Шуңа күрә һәрвакыт аның янында утырып, бөтен өй эшләрен дә тикшереп тормагыз. Аның өчен дәресен эшләмәгез. Өй эшен язып алмаган булса, аның өчен укытучыдан сорамагыз, борчылып, эзли башламагыз. Сыйныфташларыннан үзе сорап белсен. Уку өчен кирәк булачак өстәмә мәгълүматны каян алырга кирәклеген күрсәтегез – төрле белем бирү платформалары, сүзлекләр, сайтлар, энциклопедияләр барлыгын аңлатыгыз. 

4. Гаиләдә ешрак аралашырга
Укучы балагыз белән һәр кич саен узган көнгә анализ ясагыз. Баланы игътибар белән тыңлагыз, бүлдермәгез. Кәефендә үзгәрешләрне күрә белегез, балагызның хисләрен аңларга тырышыгыз. Олылар өчен гади генә тоелган әйберләр дә бала өчен катлаулы күренә әле ул. Балачакта үзегез дә авырлыклар белән очрашканыгызны исегезгә төшерегез: аларны ничек җиңә идегез, мәктәптә укыганда нәрсә ошый иде сезгә  бу хатирәләр белән балагыз белән бүлешегез.

Алсу ШАКИРОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар