Логотип
Бала

Пычрак куллар чире

Бу йогышлы авыруны икенче төрле әнә шулай дип тә атарга була. Балалар арасында аеруча күп таралуының сере дә нәниләрнең гигиена таләпләрен тиешенчә үтәп җиткермәүләрендә. Республика балалар клиник хастаханәсенең Сәламәтлек үзәге мөдире, югары категорияле балалар табибы Гүзәл ЯРУЛЛИНА белән сүзебез балаларда лямблиоз турында булыр. 

Бу йогышлы авыруны икенче төрле әнә шулай дип тә атарга була. Балалар арасында аеруча күп таралуының сере дә нәниләрнең гигиена таләпләрен тиешенчә үтәп җиткермәүләрендә. Республика балалар клиник хастаханәсенең Сәламәтлек үзәге мөдире, югары категорияле балалар табибы Гүзәл ЯРУЛЛИНА белән сүзебез балаларда лямблиоз турында булыр. 

Лямблиоз – киң таралган чирләрнең берсе. Аның белән балалар гына түгел, олы кешеләр, этләр, мәчеләр дә авырый. Лямблиозны патоген микроорганизмнар китереп чыгара. Алар ике төрле формада яши – вегетатив һәм циста формасында. Беренче очракта лямблияләр нечкә эчәкнең өске өлешләрен зарарлый, һәм алар әйләнә-тирәлек факторларына бик сизгер. Цисталар исә юан эчәктә була һәм тәрәт белән бүленеп чыгып, тирә-юньгә тарала.
Еш кына лямблиозның билгеләре күренмәскә дә мөмкин. Бала дискомфорт кичерми, әмма лямблияләрне таратучы булып тора. 
Организмда патоген микроорганизм булуын баланың тәрәт анализыннан ачыклыйлар. Шулай специфик иммуноглобулинны ачыклар өчен кан анализы һәм стандарт лаборатор анализлар ясала. Соңгысы баланың гомуми сәламәтлеген бәяләр өчен кирәк. 
Органнарның функциональ халәтен билгеләр өчен, балага гастроэнтеролог, кардиолог, невролог консультациясе кирәк булуы да ихтимал. 
Лямблиоздан дәвалауның максаты икәү. Берсе – организмны лямблияләрдән арындыру, икенчесе – пациентның гомуми халәтен
яхшырту.

Билгеләре:

  • еш эч авырту. Күп очракта ул өянәк рәвешендә була;
  • тәрәт бозылу (эч китәргә яисә эч кибәргә мөмкин);
  • тәрәтнең күбекләнүе;
  • аппетит начарлану, авырлык кимү;
  • чәчләр, тырнаклар, тиренең зәгыйфьләнүе (эчәклектәге микроэлементларның үзләштерелүе бозылу аркасында);
  • кикертү, күңел болгану;
  • аллергия (тән чабыру, кычытыну).

Белә идегезме:
Кабак төше һәм кабак мае – организмда яшәүче паразитлардан бик яхшы дәва чарасы. Аның ярдәмендә баланың организмын лямблияләрдән дә арындырырга мөмкин. 
300 г вакланган кабак төшен коры чиста банкага салып, 50 г чиста су һәм 50 г бал өстәгез. Шуны балага бер сәгать дәвамында аз-азлап кына биреп бетерегез. Соңыннан эчне йомшарта торган дару эчертелә һәм төнгелеккә клизма ясала. Әлеге процедураны 7 көн дәвамында кабатларга кирәк. Ләкин башта табиб белән киңәшегез, чөнки үсемлек препаратлары даруларның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин. 
Бу мөһим: балада лямблияләр ачыкланган очракта дәва курсын аның белән контактта булган һәркем бер үк вакытта алырга тиеш. Дәваланган вакытта кыздырылган һәм ысланган ризыклардан тыелырга, порцияләрне киметергә кирәк.

Лямблиозны йоктыру сәбәпләре:

  • авыру кеше белән бер өйдә яшәү;
  • шәхси гигиена таләпләрен үтәмәү;
  • өйдә эт һәм мәче асрау;
  • чит балаларның уенчыгы белән уйнау;
  • яшелчә, җиләк-җимешләрне юмыйча ашау;
  • цисталар булган суда коену;
  • балага кайнамаган су эчертү;
  • әнисе авырган очракта, бала туганда ук лямблиоз йоктырырга мөмкин. 

Табиб киңәш итә:

  • дәвалау табиб күзәтүендә комплекслы уздырыла;
  • организмны микроорганизмнар бүлеп чыгарган токсиннардан арындыру өчен энтеросорбентлар билгеләнә;
  • пробиотиклар һәм пребиотиклар эчәклекнең нормаль микрофлорасын үстерә;
  • микроорганизмнарның үзләрен юк итү өчен микробларга каршы дәва чаралары кулланыла;
  • ашказаны асты бизе һәм үт куыгы функцияләре бозылганда өстәмә рәвештә ферментлар кабул ителә. 

Теги: Лямблиоз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар