Логотип
Бала

Әни! Кемдер ишекне ача! (балагызны тикшерегез)

Тормышта төрле хәлләр була. Балагыз өйдә үзе генә калгач гадәттән тыш хәл килеп чыкса, үз-үзен ничек тотасын беләме? Балагызга бу сорауларны биреп, тикшереп карагыз – дөрес җавап бирер микән? Алар – баланың иминлек сакчылары. 


Тормышта төрле хәлләр була. Балагыз өйдә үзе генә калгач гадәттән тыш хәл килеп чыкса, үз-үзен ничек тотасын беләме? Балагызга бу сорауларны биреп, тикшереп карагыз – дөрес җавап бирер микән? Алар – баланың иминлек сакчылары. 


1. Әти-әни өйдә юк, ә кемдер ишекне ачарга тырыша. Нишлисең?

Дөрес җавап: иң беренче чиратта әти-әнигә шалтыратырга, аннары гына коткару хезмәте номерын җыярга кирәк. Белгеч белән сөйләшү сузылырга мөмкин, ә әти-әни күршеләргә шалтыратып, алардан тиз генә ярдәм сорый ала. 

2. Таныш булмаган апа сиңа конфет бирә. Нишлисең?

Дөрес җавап: таныш булмаган кешеләрдән бернәрсә дә алырга ярамый! Яхшы таныш булган күрше апасыннан кайвакыт конфет алырга ярый, ләкин шуннан артыгы – тыела!

3. Өйдә бер кеше дә булмаганда розеткадан төтен чыга башлады. Нәрсә эшлисең?

Дөрес җавап: тиз арада өйдән чыгарга һәм янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга кирәк. Алар килеп җиткәнче таныш күршеләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Янгынны үзеңә сүндерү тыела!

4. Таныш булмаган олы кеше ярдәм итүеңне сорый. Булышасыңмы?

Дөрес җавап: урамда таныш булмаган кеше ярдәм итүне сораса, шундук «юк» дияргә, тиз генә яныннан китәргә кирәк. Олы кешегә чыннан да ярдәм кирәк булса ул, беренче чиратта, олыларга мөрәҗәгать итәр иде. 

5. Этләр төркеме һөҗүм итә башлады ди. Нәрсә эшлисең?

Дөрес җавап: мондый очракта иң мөһиме – тынычлык саклау. Этләрне сиңа ташланырлык дәрәҗәгә җиткермә, күзләренә карама. Кул астындагы берәр әйбер белән игътибарын читкә юнәлтергә тырыш. Ул дәфтәр, баш киеме, кулчатыр булырга мөмкин. Аны җайлап кына читкә атырга һәм көтүгә арка белән борылмыйча гына әкренләп китәргә кирәк. 

6. Яңа гына танышкан яшьтәшеңә кунакка барасыңмы?

Дөрес җавап: яхшылап белмәгән кешеләргә кунакка барырга ярамый. Хәтта ул кеше үзен гаилә дусты дип таныштырса да. Олылар белән генә түгел, яшьтәшләрең белән дә кунакка йөрергә ярамый. Мине әни күзәтә дип, баш тартырга була. 

7. Өйдә газ исе чыкса, нишлисең?

Дөрес җавап: өйдән чыгып, күршеләргә мөрәҗәгать итәргә һәм янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратырга кирәк.

8. Лифт көткәндә яныңа таныш булмаган кешеләр килеп басса. Алар белән лифтка керәсеңме? 

Дөрес җавап: таныш булмаган кешеләр белән лифтка керү тыела! Алар сине үзләре белән чакырса: «Әни керергә тиеш, аны көтәм», – дип баш тартырга кирәк. 

9. Сине күзәткәннәрен сизәсең ди. Нишлисең?

Дөрес җавап: иң кулае – кибеткә, чәчтарашханәгә яисә башка кеше күп булган бинага кереп, әти-әнигә шалтыратырга. 

10. Өйдә үзең генә булганда кемгә ишек ачарга ярый?

Дөрес җавап: ишекне чит кешеләргә ачарга ярамый. Чит кеше ул ир-ат дигән сүз генә түгел. Хатын-кызларга, яшь кызларга, әбиләргә дә ишек ачарга ярамый.

11. Интернет аша берәр кеше сиңа яисә гаиләңә янаса, нишлисең?

Дөрес җавап: бу хакта әти-әнигә йә ышаныч телефоны белгечләренә сөйләргә кирәк. 

 

«Родителям о важном» телеграм каналыннан файдаланып, Алсу Шакирова әзерләде.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар