Логотип
Бала

Мин үзем!

– Гүзәлләргә барган идем, 3 яшьлек малае үтмәс пычак белән өстәл аягын кисеп утыра. Тагын берәр атна тырышса, тәки кисеп чыгара ул аны, – ди әни бервакыт. – Гүзәлдән үрнәк алып, балаларыгызны да аныңча үстерегез, – дип нәсыйхәт бирә без – кызларына.

Үзенең беренче тапкыр әнисенә булышканын кемнәр хәтерли? Шул чакта үзегезне зур кеше итеп, әниегезнең ярдәмчесе итеп тойганыгыз исегездәме? Әле «р» авазын да дөрес әйтә белмәгән телегез белән: «Бил, үзем!» – дип, ботинкаларыгызны мышный-мышный үзегез киеп маташа идегезме? Һәркемнең дә әнә шундый – «мин үзем!» дигән чоры була. Үзем ашыйм, үзем киенәм, үзем юам... Бала күңелендә эшсөярлек орлыклары шыта торган чор икән ул. 

Хәзер инде, әти-әни буларак, үз балагызны искә төшерегез. «Мин үзем!» – дип үрелгәндә ирек бирә идегезме сез аңа? 
«Cавыт-сабаларны юып куй әле», – дим кызыма. Булышасына өметләнеп тә әйтмим, киреләнәсен белеп торам. Дөрестән дә, әнә бүлмәдән: «Мин арыдым! Өй эшен күп бирделәр, абый юсын!» – дигән тавышы ишетелә. Абыйсына кушсаң: «Малайлар эше түгел!» – диячәк. Эш кушкан саен бездә шушы хәл. Син эшлә дә, мин эшлә... 

Балаларны үзара чагыштырмаска кушалар кушуын да, бар бит ул андыйлар да: син әйткәнне ярты сүздән тыңлый, эш кушасы юк, үзе белеп эшли тор-ган. Бүлмәсендә, өстәлендә – тәртип. Урыны да җыелган, киемнәре дә үз урынында... Ничек шулай тәрбияли алган бу баланы әти-әнисе дип шаклар катарсың. Әллә соң берәр сере бар инде?!

Чәчсен, түксен – өйрәнсен
Утыз еллык педагогик стажы булган Гүзәл Галиева әнә шул серләрне белә булыр. Ире Рәдиф абый белән өч егет үстерде алар. Рәмис, Рәдис, Илгизне өйдәге бар эшне тәгәрәп эшли, әти-әниләренә булышудан тәм таба торган итеп тәрбияләделәр. «Кышкарның иң тырыш малайлары», – диләр алар турында безнең Арча ягында. 

– Гүзәлләргә барган идем, 3 яшьлек малае үтмәс пычак белән өстәл аягын кисеп утыра. Тагын берәр атна тырышса, тәки кисеп чыгара ул аны, – ди әни бервакыт. – Гүзәлдән үрнәк алып, балаларыгызны да аныңча үстерегез, – дип нәсыйхәт бирә без – кызларына.

Укытучыбыз Илсөя апа Батталова сөйли: «Өчесе дә идәнгә түгәрәкләнеп утырганнар. Урталарында бер табак бәрәңге. Берсе әрчи, берсе яра, берсе турый. Әниләре өчпочмак пешерә икән».

Бәләкәйдән эшләп үсте алар. Бер килүемдә табак-савыт юып ятышлары иде. Берсенә – 6, икенчесенә 4 яшьләрдер. Терсәк тиңентен җиңнәрен сызганып алганнар, әниләре ике табакка су салып биргән. Өстәлгә урындык терәп менеп басканнар. Идән – күл, өстәл өсте – күл... Күлмәк-ыштаннары инде сыгып алырлык.... «Һай, Гүзәл апа, бер эшеңне ун иткәннәр. Артларыннан тагын күпме җыештырасың була!» – дим, исем китеп. 
– Юсыннар, суны сөртәсең дә аласың аны, – ди әниләре. – Эшләп карамыйча гына өйрәнеп булмый бит.

Белеп торам, бу савыт-сабаны уллары артыннан тагын бер кат юачак әле ул. Алар түккән суны сөртеп, кухняны тәртипкә китерү өчен дә шактый вакыты үтәчәк. 

– Эшлим дигәндә тыймаска кирәк аларны. Кечкенә баланың һәрвакыт әнисе артыннан кабатлыйсы килә. Йөрсен шунда, эшләшкән булсын... Булдырасың, диген, мактап җибәр, – ди Гүзәл апа. 

Менә эшсөярләр үстерүнең беренче сере ачылды да. «Кагылма! Ватасың! Пычратасың!» димәскә кирәк икән! Артларыннан җыештырасы күп була дип, күбебез балаларга эшләп карарга, өйрәнергә ирек бирмибез шул.
 
– Монда әни кешенең балаларның тырышлыгын кабул итә алу-алмавы да бик мөһим, – ди «Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге» психологы Лилия Сафина. – Һәр әни дә моны кабул итә алмый. Әйтик, кызыбыз салатка яшелчәләр турыйм дип теләк белдерә икән, безгә ул җитәрлек вак турамый кебек тоела. Тәнкыйтьлибез, төзәтәбез, без теләгәнчә эшләвен таләп итәбез. Шул рәвешле хезмәтен кире кагабыз, иҗатын чиклибез. 

Һәрнәрсәнең үз вакыты, дибез. Мәктәпкәчә кадәрге өлкән яшьләрдә бала кагыйдәләрне тизрәк һәм җиңелрәк үзләштерә. Бу үткен, шуңа күрә аңа кагылмыйбыз, монысы – пешерә, ераккарак куябыз... Шул рәвешле без балага бер яктан ирек бирәбез, ә икенче яктан кагыйдәләргә дә өйрәтәбез. Хәзер исә әти-әниләрнең күп көче баланы мәктәпкә әзерләп үтә. Аннары карыйбыз: балабыз уйнап туймаган, эшләргә өйрәнмәгән. Өченче класста кулларына энә-җеп тоттырып, сәдәф тагарга өйрәтмәкче булабыз, алар өчен мәгънәсез бер эксперимент кына булып тоела. Чынлап та, бу эш балага кызыклы булган вакыт инде узып киткән... Ул вакытны без башка нәрсәгә сарыф иткәнбез.

Өч яшьтән соң инде соң
1950 нче еллар уртасында Масару Ибука исемле авторның «Өч яшьтән соң инде соң» дип аталган китабы дөнья күрә. Масару Ибука – «Талантлар укыту» оешмасының директоры һәм бөтен дөньяга билгеле Sony фирмасын барлыкка китерүче. Аның бу китабы япон педагогикасында чын-чынлап революция ясый. «Беренче өч елда баланың шәхесенә нигез салына. Шушы вакытта баланың сәлә-тен ачу өчен барлык мөмкинлекне тудырырга кирәк», – дип саный ул. Тәрбиядә өч принципка таянырга кирәген әйтә. Беренчесе – балада кызыксыну тудырып, аны танып-белүгә омтылдыру. Икенчесе – холкын тәрбияләү. Өченчесе – иҗади һәм башка төрле эшчәнлеген үстерү. Шул ук вакытта төп бурыч – баладан гений үстерү түгел, аның акылын һәм сәламәтлеген арттыру, кешелеклелек, тырышлык сыйфатларын тәрбияләү. 

Япон педагогикасында бала туганнан алып 5 яшенә кадәр – илаһи зат, 5 тән 15 яшенә кадәр – кол, 15 яшеннән башкалар белән тигез санала. Икудзи дип атала әлеге тәрбия алымы. Хәер, ул тәрбия алымы гына түгел, кешедә кечкенәдән социаль җаваплылык тәрбияләү фәлсәфәсе дә. 5 яшенә кадәр японнар баланы тыймый, ачуланмый, куркытмый... 

– Балага үзен яратуларын белү бик мөһим. Ләкин бу матур сүзләр, иркәләүләр генә түгел. Баланы ярату – аның кызыксынуларын кабул итү, аңа үз вакытыңны бүлү ул. Ирек биреп, без үзебез дә аның психикасын, үзүзен тотышын өйрәнәбез, балабызны ныграк аңлый башлыйбыз, – ди психолог Лилия Сафина. – Японча тәрбияләү алымы дигәндә, балага ни теләсә шуны эшләргә ирек бирүне күздә тоту түгел ул. Шәһәр фатиры шартларында бу мөмкин дә түгел. Кысаларны киңәйтү дип әйтсәк, дөресрәк булыр, мөгаен.

Уенчык эчендә ниләр бар?
Гүзәл апа сөйли: 
– Бишенче класста укыганда Рәдис аркалы урындык ясап куйган. Ныклыгы булмаса да, карап торышка чып-чын урындык. Әтисенең яхшы тактасын бозганын күрсәк тә, ачуланмадык. Файдалы эш эшлим дип, үзенчә тырышкан бит!

Әтиләре урынында башка берәү: «Яхшы тактаны бозгансың?» – дип, «пешереп» алырга да күп сорамас... Дөресен әйткәндә, урындыгы эшкә яраклы ук булып та бетмәгән бит.

– Алар үскәндә өйдә сүтелмәгән бер генә нәрсә дә калмагандыр безнең, – дип фикерен дәвам итә әниләре. – Мин мәктәптән кайтуыма үтүккә кадәр сүтеп куярлар иде. «Улым, ник сүттегез аны?» – дисәң, эчендә ни барын күрәсебез килде, диләр. Ничек ачуланасың инде? Өйрәним дип, яхшы нияттән сүткән бит ул. Яңа гына алган уенчык машиналарының да детален детальгә аерып куярга мөмкиннәр... Шулай өйрәнүләренең файдасыдыр – үсә төшкәч, ике иске велосипедтан бер яхшы велосипед, ике иске мотоциклдан берне җыеп, үзләренә йөрерлек хәлгә китерәләр иде. Хәзер әнә кер юу машинасы ватыламы, суыткычмы – беркемне дә көтеп тормыйлар, үзләре рәтли. 

Өч бертуганның балачагыннан тагын бер эпизод: бабайлары Фәрит абый ишегалдыннан кадак җыеп йөри. «Бер әрҗә кадакны җиргә кадак-лап бетергәннәр бит!» – дип сукрана. Верандадагы озын эскәмиягә дә, өйдәге урындыкларга да әллә ничәшәр кадак кадакланган. 

Тугызынчы, унынчы классларда укыганда шушы малайлар иске кар базларын сүтеп, яңасын ясап куйдылар. Төзи алмабыз, димәделәр. Әти-әниләре дә: «Тотынмагыз, булдырмассыз», – дип әйтмәде. Аннары өчесе бер бригада булып таштан абзар төзеделәр, өйләренең түбәсен яңарттылар. Нинди эшкә тотынсалар, кулларыннан шул эш килә. Белмибез, булдыра алмыйбыз дигән уй юк аларда. 

Лилия Сафина, психолог  Психолог Лилия Сафина

– Хезмәт бәяләнергә тиеш. Баланың менә шушы, хәзерге нәтиҗәсеннән ниндидер яхшы, уңай нәрсә күрү, аны бәяли белү бик мөһим, – ди Лилия Сафина. – Ни өчен балалар рәсем ясарга ярата? Матур ясагансың, дип, без бит аны мактыйбыз, ул рәсемне бер кадерле әйбер кебек күреп, стенага элеп куябыз. Эш белән дә шулай. Әгәр дә баланың тырышлыгы бәяләнми, аның тырышуына ихтыяҗ юк икән, ул бер тапкыр гына башкарыла торган акциягә әверелә, «комга сеңә». Уңышлы килеп чыккан эшен бала күңеленә салып куя. «Мин моны булдыра алам», – ди. «Әни, йомырка тәбәсе кыздырыйммы?» – дип сорый ул, бер тапкыр пешергәне яхшы килеп чыгып, үзен мактауларын ишеткәч. Бу хезмәт аның күңеленә рәхәтлек бирә.

Безнең һәркайсыбыз үзенчәлекле. Кемдер кул белән эшли торган эшләр-гә маһир, бу аның табигатеннән. Ул да интеллектның бер төре, практик интеллект дип йөртелә. Кемдер спортка, кемдер укуга хирыс. Бала кайсы эшне яхшырак башкара, нинди таланты бар – аңа ул эшләрне эшләп карарга ирек биреп кенә ачып була. 

5-6 яшьләрендә баланың өйдә үз вазыйфасы инде булырга тиеш. Әнинең тормышын җиңеләйтү, аңа булышу өчен түгел, ә бала үзен хөрмәткә лаеклы итеп тойсын өчен кирәк бу. Хәзер бит баланы хөрмәт итәргә кирәк, дип күп сөйләнелә. Ләкин хөрмәт буш урында гына барлыкка килә алмый, ул нәрсәгә дә булса нигезләнгән булырга тиеш. 

Күпчелек әти-әнинең төп хатасы – бала өчен үзләре эшләү. Без балабызны тискәре нәтиҗәдән сакларга омтылабыз. Велосипедын яки аяк киемен яңгыр астында калдыра икән, тизрәк барып алу ягын карыйбыз. Кайсы эшнең нәтиҗәсе нинди буласына ул үзе төшенергә, сабак алырга тиеш. Ул эшлисе эшне башкарып, без балабыз тормышының бер өлешен үзебез яшибез. 

Кич белән балагызны бакчадан алырга килгәч, игътибар иткәнегез бармы? Әти-әниләр ике төркемгә бүленә анда. Берәүләр баласын үзе киендерә, ә кемдер сабыр гына көтеп тора. Уйлап карагыз әле: сез кайсы төркемгә керәсез?

Әлбәттә инде, балабыз эшсөяр булып үссен дибез икән, мактау, бүләкләү турында да онытырга ярамый. Тырышкан икән, эшне ахырына кадәр җиткерә алган икән, бүләкләгез аны.

«Ышаныч» балаларга һәм яшьләргә психологик-педагогик ярдәм күрсәтү үзәге»нең «Сердәш» психологик хезмәте психологы Лилия САФИНА: «Баланың тырышлыгын әти-әнинең кабул итә алуы да бик мөһим. Бала өчен аның эшен хуплау гына түгел, ә шул эшнең кыйммәтен күрә белү әһәмиятлерәк».

Айсылу Галиәхмәтова Айсылу ГАЛИӘХМӘТОВА, «Татарстан» китап нәшрияты мөхәррире. Кызлары Алиягә – 17, уллары Айнурга – 14, Әмиргә 11 яшь.


Безне әти-әниләр, әйтеп эшләргә түгел, үзең белеп эшләргә тиеш дип өйрәттеләр. Башлангычта укыганда Юныс Әхмәтҗанов китабыннан карап «роза»лар пешердем. «Майны бетергәнсең», – дип сүкмәде әни. Өченче класста укыганда булды микән, дөгеле җимеш бәлеше пешердем. Бүрттереп салмагач, дөгесе каты иде. Ачуланмыйча гына ашадылар. Әни: «Дөгесен бүрттерергә кирәк башта», – дип кенә әйтеп куйды. Өйдә шкафларны, диваннарны тегендә-монда күчереп йөртү турында әйтмим дә инде, гел үзгәреш ясап тора идем. «Үзегез белеп эшләгез», дигән сүз кайвакыт минем авыздан да чыгып киткәли. Балалар инде үзләре белеп эшли, үз вазыйфалары бар. Алиябез без әйткәнне көтми, үзе ашарга әзерли. Аның яшь тә сигез айлык чагында минем белән мантый ясаганда төшергән фотосы бар. Чәчләренә кадәр онга батып беткән, үзенең кечкенә генә уклавы белән камыр җәеп утыра. Улларым Әмир дә, Айнур да 3-4 яшьләрендә миңа кыстыбый пешерергә булышалар иде инде. Кемдер тузаннарны сөртә, келәмнәрне чистарта, кемдер гөлләргә су сибә. Ләкин шулай да үзләре белеп эшләү әле җитенкери димим. 

 

Гүзәл ИДРИСОВА-БАҺ Гүзәл ИДРИСОВА-БАҺ, җырчы, педагог Уллары Камилгә – 11, Рамилгә – 8, Марсельгә 6 яшь.

Гаиләбездә төп мәкаль: кем эшләми – шул ашамый. Балаларның һәркемнең үз вазыйфасы һәм һәрберебезнең үз эш коралы бар. Бүген бу эшне эшлибез, иртәгә шуны, дип, көн дә план корабыз. Ә эшне эшләп бетергәч, балалар өчен берәр күңелле чара, үзенә күрә бүләк әзерлибез. Ул йә ишегалдында пикник ясау, учакта тәмлерәк ризык әзерләү була, йә кинога, кафега барабыз. Балаларны мактарга, канатландырып торырга кирәк. Бер тапкыр мактасаң, икенче юлы бу эшкә тагын да җаваплырак карый ул. Улларыбыз кечкенәдән үз яныбызда эшләп үсте. Өй җыештырганда аларның һәрберсенә эш кушам – үз өстәлләрен җыештыралар, тәрәзә төпләреннән тузан сөртәләр, урыннарын җыялар.

Тәмлерәк әйбер пешерсәм, балаларның булышуларын сорыйм. Өчпочмак, мантыйларга бәрәңгене Камил турый. Җәй җитсә, көн дә миннән окрошка сорыйлар. Ризыкларын үзегез турасагыз, әзерләп бирермен, дим. Турыйлар, тырышалар, ләкин идәннәр ризык валчыгы белән тула инде. Аның да җаен таптык – бакчада турыйлар, эткә дә бер бәйрәм була.

Фото: Анна Арахамия
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар