Логотип
Бала

Бәби ялында - эштә

Бәби ялына чыгар алдыннан яшь әни ни дип уйлый? «Ял» дигәч, ял итәрмен» диптер инде? «Тормышымны тәмам үзгәртәм» дигән акыллы сүзтезмәләр дә баш калкыта. Өйдә кечкенә бала белән бер-ике ел «ял» итеп алгач, үлеп берәр нәрсә эшлисе килә башлый. Ул эш, гадәттә, яраткан шөгыльдән борынлап чыга. Кемдер хоббие өчен күбрәк вакыт таба башлый, шуннан ләззәт кичерә. Ә кемдер, яраткан эшенең әҗерен күрә башлый (шулай ук ләззәтләнеп, әлбәттә).

Минем дә бер кулымда балам булса, икенче кулымда бәйләү энәләре яки ыргак иде. Сәйләннәр үреп, алка-муенсалар җыйдым, пледлар, йомшак уенчыклар бәйләдем. Әҗере булдымы? Анысын белми-сизми калдым. Саткалаган булдым инде шунда – анысы да ләззәт алыр өчен, чөнки ул акчага яңадан материаллар алып, бүләккә һәм кабат сатуга бизәнү әйберләре ясадым. Кыскасы, минем өчен процессы мөһимрәк булды. Башка яшь әниләрдә ничек икәнен белешер өчен журналыбызның социаль челтәрдәге бер төркемендә сөйләшү ачып җибәрдем. Тиктормас әниләр бихисап икән. Кемдер минем кебек яңа эшнең процессыннан да канәгать, ә кемдер өстә әйтелгән «перезагрузка» вакытында үз-үзен башка шөгыльдә табып, элеккеге эшеннән китеп тә барган.

Альбина Гыйззәтуллина: «Каш остасы мин. Юк, белгечлегем буенча мин – икътисадчы. Транспорт компаниясендә логист булып эшләдем. Декретка чыккач, башкалар кебек үк мин дә, туктап, үземә сорау бирдем: «Биш елдан соң үземне кем итеп күрәм соң мин?!» Бу сорауны мин үземнең, апамның, дус кызла­рымның кашларын рәткә китереп, барысыннан да чибәркәйләр ясаган мәлдә бирә идем. Яратам мин бу эшне. Яшүсмер вакытта абыемның кашларын йолкыганда чәчәк аткан мәхәббәт бу. Кешегә карап: «Кашла­рың синеке түгел. Килешми. Сиңа башка кашлар кирәк», – дип әйтә алам. (Кондукторлар кешегә күз ташлаган саен, 25 сум күрәдер, мин дә шулай ук, кешегә тыныч кына карый алмыйм – кашын тикше-рәм, төрлеләрен «тагып карыйм»). Әйе, мин косметолог булырга теләдем. Әмма моның өчен медик белеме булырга тиешлеге кикригемне шиңдерде…



Ә бер көнне иремнең: «Салонга бар да ясаттыр инде кашыңны, ник интегәсең?» – диюе мине сискәндереп җибәрде. Нишләп барыйм? Миңа килсеннәр! Ирем бу идеямне хуплады! Шуннан соң тормышым үзгәрде дә куйды. Семинарлар, лекцияләр, дәресләр… Әмма мин алган белемемнән һаман канәгать түгел идем. Юк! Бу – үзешчәнлек кенә! Профессионал булыр өчен Мәскәүдә укып кайттым. Менә хәзер мин канә-гать! Клиентларым да.

Баштагы авырлыклар онытыла бара. Хәзер минем карамакта өч мастерым һәм зур булмаган студиям бар. Кызлар! Егетләр дә! Онытмагыз! Тышкы матурлык – каштан башлана!



Элеккеге эшемә кайтумы? Ә мин моңарчы кайда эшли идем әле?..»


Эльмира Галләмова: «Алдан ук әйтеп куйыйм – өч бала белән декрет ялында утырганда, ике югары белем алдым. Әйе. Икенче балам белән декретта булганда ук бик күп фәнни хезмәтләр язарга булыштым, ул вакытта конкуренция юк иде – балалар бакчалары, мәктәпләр өчен бик күп татарча стендлар ясау, текстлар язу һәм башка хезмәтләр башкардым. Хәтта туйлар өчен плакатлар да ясадым! Миңа бик ошый иде!



Өченче балам белән берлектә икенче дипломны якладык! Ә аннары рәхәтләндереп, тәмләп открыткалар (скрапбукинг) ясауга күчтек (сатар өчен түгел, укытучыларга, туганнарга, дусларга бүләк итәр өчен).

Кул эшләрен яратуым әниемнән кучкәндер. Камыр ашларын бик яратып, оста пешерә. Бала чагымда әтием аңа станок ясап бирде дә, әнием шарфка кадәр сукты! 



Декретка кадәр мин нотариаль конторада, пенсия фондында эшләдем. Анда кайту турында уйларга иртә әле. Бәхетле декрет ялым дәвам итә!»


Руфина Галиева: «Бала белән өйдә утыру кемгә­дер җәза, кемгәдер бетмәс-төкәнмәс мөмкинлекләр чоры. Мин – икенчеләр рәтендә. Декрет ялына китүемә… алты ел булды быел. Аңа кадәр мәктәптә эшләдем, мин – инглиз теле укытучысы.



Бервакыт кибеттә балага кием карап йөргәндә кулдан ясалган чәчкә-брошкага күзем төште. Сатып алдым мин моны. Ул миңа шулкадәр ошады, шундыйрак бизәнү әйберен үзем дә ясый алмыйммы икән, дип, интернеттан мастер-класслар эзли башладым. Таптым да!



Шуннан башланып китте дә инде! Балалар, хатын-кызлар өчен бик күп чәч аксессуарлары ясадым. Сатып алдылар бит! Аннан соң интерьер агачлары- топиарийлар ясарга өйрәндем. Аларны сату өчен социаль челтәрдә төркем булдырдым. Кул эшләремә кызыксыну уяту өчен үземә үзем фотограф та, дизайнер да булырга туры килде.



Монысында да туктамадым. Тора-бара газетадан кәрзиннәр үрү белән мавыгып киттем. Моңа кирәкле материал тулып ята, әллә ни авырлыгы да юк. Газета битен берничәгә бүләсең дә, бәйләү энәсе ярдәмендә бөтереп, көпшәчекләр ясыйсың. Шул көпшәләрдән, талдан үргән кебек үк, савытлар үрәсен, аннан буяп, лаклагач, менә дигән эшләнмә килеп чыга. Белмәгән кеше күрсә, ул савытларның гап-гади газетадан ясалганын башына да китерми!

Хәзерге вакытта миңа буяулар ярдәмендә савыт-саба, киемнәр бизәү ошый. Милли орнаментлар төшереп буйыйм, бик матур килеп чыга. Иң мөһиме: көндәлек эштән ял иттерә, бертөрлелектән качарга ярдәм итә, җанга ләззәт бирә. Шуңа күрә үзебезнең татар кызларына әйтәсем килә: кул эшләренә өйрәнегез! Хәзер ничек өйрәним икән дип баш ватасы юк, интернетта нинди генә мастер-класслар очрамый. Материал кирәк булса, кибетләр күп. Анда барырга вакыт булмаса, өйгә үк китереп бирәләр. Аңа бит акча кирәк дисәгез, кул эшләренең күп чыгым сорамаганнары да шактый, мәсәлән, чигү, шул ук кәрзин үрү.



Миннән булмый ул, дип кул селтәмәгез. Йөзләгән төр хобби арасыннан үзегезгә туры килгәнен табарсыз. Үзем өчен хоббилы булуның бик күп уңай якларын ачтым: Кечкенә бала белән өйдә утыручы ананың сыйфатлы ял итәргә мөмкинлеге юк, аның бик тиз «аккумуляторы» утыра, менә шунда яраткан кул эше аңа «зарядка» ролен үти, өйдәге эшләрне башкарырга да, бала белән шөгыльләнер өчен дә үзенә энергия ала. Кем әйтмешли, «песиләр чигеп утырган әни кеше эшсезлектән интекми, бу – аның «нормаль» хатын булып калу омтылышы».

 Ире эштән кайтып кергәндә аны арыган, йончыган, чәчләре тузган хатын түгел, ә күзләре янып торган яшь ханым каршы ала.



 Эш белән мавыккан ана – балаларына менә дигән үрнәк. Кызыма 4 яшь булганда, «мин топиарий ясыйм» дип уйный иде, хәзер аңа 6 яшь, миннән күреп открыткалар ясый башлады.

 Яраткан кул эше үзе бер ләззәт булса, үз кулың белән, куңел җылыңны кушып ясаган әйберләрне якыннарыңа бүләк итү – үзе бер рәхәт.
 Ясаган әйберләрне сатып, кесәгә әз-мәз акча да тама. Анысына яңадан хобби өчен материал аласың инде.


Альбина Галиева: «Кечкенә вакыттан ук әни токмач кискәнен карап тора идем. Ул миңа: «Өйрән, тормышта кирәк була ул!» – дия иде. Мин елмаеп: «Әни, токмачны сатып алырмын әле, йә син безгә җибәреп торырсың», – дип әйтә идем. Чыннан да, әнинең сүзләре дөрес булган. Токмач баса белүемнең кирәге чыкты. Токмачлы аш шулкадәр тәмле бит ул! Шуннан башыма бер уй килде: туктале, мин әйтәм, татар милли ризыгын безнең Казан халкына да ясап ашатырга була бит. Су өстәмичә, авыл йомыркасыннан басып кискән сап-сары токмачларымны яратып алдылар. Мантый, пилмәннәр дә сорый башладылар.



Яңа рецептлар уйлап таба торам – шоколадлы озынча токмач дисеңме, төрле төсле токмачлар, төсле мантый һәм пилмәннәр. Бүген клиентны гаҗәпләндерә белергә кирәк!
Миңа бу хобби бик ошый, мин аны эш дип тә санамыйм. Эш бит ул авыр нәрсә – хәлне ала кайчак.



Ә хобби ул – күтәренке кәеф чыганагы!

Кеше белән аралашырга яратам, ә инде башкаларны тәмле ризык белән сыйлауга килгәндә – мин беренче! Бу эшемне бисмиләәһир-рахмәәнир-рахиим дип башлап җибәрәм.
Аллага шөкер, бу һөнәрем чәчәк ата – заказларым күп! Миңа рәхәт!



Мин тормыш иптәшем Илсурга бик рәхмәтлемен. Улым Ислам гел шатландырып тора. Алар мина көч өсти!
Әмма ни дисәң дә, декреттан соң да эшкә чыкмыйча булмый, чөнки социаль ипотекага фатир алырга телибез. Эшкә чыккач та бу хоббины ташламам кебек әле».

Гүзәл Хәсәнова: «Декрет ялына кадәр «Татфондбанк»та эшләдем. Икътисад магистры мин. Улыбыз Азамат тугач, аның беренче сүзләре «әти», «әни» булуын теләдек. Гаиләбездә ана телебездә сөйләштек. Азаматны беренче китаплар белән таныштырырга вакыт җиткәч… нәниләр өчен татар телендә катыргыдан ясалган бер генә китап та булмавы ачык-ланды. Нәкъ шул вакытта (2011 ел иде ул) Татар­станның Инвестицион үсеш агентлыгы социаль эшмәкәрләргә ярдәмгә грантлар өләште. Грантның күләме 300 мең сум иде. Шуны белдек тә, тәвәккәллә­дек. Бизнес-проект яздык, аны якладык һәм грант оттык!



Үз һөнәрләренең осталарын – мөхәррирләрне, рәссамнарны, дизайнерларны бер командага җыйдык, һәм алар ярдәме белән грант акчасына беренче ике катыргы китабыбызны чыгардык. Аларны Ростов шәһәрендәге «Проф-пресс» типографиясе бастырды. Ник дисәгез? Татарстанда мондый төр китапларны бастырырлык нәшрият юк.



Китапларны без 2012 елның маенда сата башла-дык, аларның татар телендә нәниләр өчен катыргыда бастырылган беренче китаплар булуына горурланабыз.

Бүгенге көндә яңа китапларыбызны инде нәшриятыбызның үз акчасына чыгарабыз. «Юлбасма» дип исемләнгән үзебезнең китап нәшриятының интернет-кибетен булдыру белән мәшгульмен. Быел ике телдә китаплар бастырып чыгардык – «Иске татар бистәсе» һәм «Кырлай әкиятләре». Планда тагын дүрт китабыбыз бар. Эш гөрли. Элеккеге эшемә чыгу турында уйларга вакыт та юк…»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар