Логотип
Бала

Балалар неврологы Ксения ЯГУНОВАга өч сорау

Балалар неврологы Ксения ЯГУНОВАга өч сорау

Балабызга унбер ай, башындагы лепкәсе – 15 мм. «Озаграк ябыла бу сезнең», – диде табиб. Бу хакта борчылу, тизрәк ябылсын өчен нәрсәдер эшләү кирәкме? 

Баланың бу яшендә лепкәсе ябылмаганга борчыласы юк. Шулай да берничә тикшеренү узарга киңәш итәм. Д витаминына анализ бирегез һәм эндокринолог белән киңәшләшегез. Нинди дә булса тайпылышлар табылган очракта аларны коррекцияләү кирәк булырга мөмкин. 

2 яшьлек кызыбыз йоклап киткәндә сискәнеп куя. Хәзер бу төнлә дә еш кабатлана. Сискәнеп куюдан хәтта үзе куркып уянырга да мөмкин. Сәбәбе нидә икән? 

Нерв системасы көн дәвамында кабул иткән мәгълүматны төнлә эшкәртә. Йоклап киткәндә яисә уянганда сискәнеп китү, йоклаганда хәрәкәтләнү, сикереп куюлар сәламәт балага да, олыларга да хас. Бу нерв системасының артык ярсуыннан килә. Хисле балаларда ул ешрак та күзәтелә. Ләкин әлеге билгеләр тартышу, көзән җыеру да булырга мөмкин, моны истә тотарга кирәк. Шуңа күрә әлеге проблема белән неврологка мөрәҗәгать итегез. Тикшеренүләрдән соң, табиб төнлә сискәнеп уянуның сәбәбен ачыклар.

Улыбызга сигез ай. Алга китеше бик тиз бара, диван, карават кырына тотынып йөри дә башлады. Ләкин гәүдәсен тотарга авыррак әле. Еш кына авып, егылып китә. Шуның аркасында берничә тапкыр башы белән егылды, хәтта караваттан баштүбән егылып төште. Күгәргән урыны күренмәде, кызарып кына чыкты. Бу егылулар бала өчен куркынычмы? Зыяны булмады микән? 

Башны бәрүләр, егылулар баш мие үсеше һәм аның эшләве өчен зыянлы булырга мөмкин. Башны җәрәхәтләүдән һәрвакыт сакларга кирәк. Шулай ук массаж, дәвалау физкультурасы ярдәмендә баланың аяк-кул мускулларын, гәүдә мускулларын ныгытыгыз. Сенсорлы паласлар ярдәмендә табандагы тоемлауны арттыру, сыйракны (голеностоп) тотып торучы профилактик аяк киеме куллану да файдага булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар