Логотип
Бала

Бала сүгенә. Нишләргә?

Баланың кайбер сүзләреннән чәчләр үрә тора. Таныш ситуацияме? Каян өйрәнгән, кемнән ишеткән дип, еш кына баш ватабыз. Әти-әни өйдә үзләре начар сүзләр кулланмаса, бигрәк тә.  Баланы бу гадәтеннән арындыру өчен берничә киңәш әзерләдек.


Баланың кайбер сүзләреннән чәчләр үрә тора. Таныш ситуацияме? Каян өйрәнгән, кемнән ишеткән дип, еш кына баш ватабыз. Әти-әни өйдә үзләре начар сүзләр кулланмаса, бигрәк тә. 

Баланы бу гадәтеннән арындыру өчен берничә киңәш әзерләдек.
1. Гаиләдә нинди сүзләрне куллану норма саналганын билгеләгез. Әлбәттә, бала начар сүзләрне теләсә каян ияртеп кайта ала. Ләкин ул: «Син шулай әйтәсең», – дисә, моны кабул итүе авыр була. Шуңа кайсы сүзләрне әйтергә ярый, ә кайсы сүзләр тыелганын алдан билгеләп куегыз. Чөнки балагыз һәрвакыт сезне кабатлаячак. Бу цензураны гаиләдә, туганнарыгыз арасында да билгеләгез. Шул рәвешле әшәке сүзләр эләктерү куркынычын киметерсез.

2. Драма ясамагыз! Баладан начар сүз ишетү рәхәт булмаса да, әле бу дөнья бетте дигән сүз түгел. Балаларга билгеле бер яшьтә «попа» дип әйтү дә бик кызык тыела. Ул аны әллә нинди интонацияләр белән әйтеп рәхәтләнә кайчак. Бу сүз сезне чыгырыгыздан чыгарса, реакциягез аңа кызык тоелса бигрәк тә. Тыныч булыгыз. Тынычлангач, сезгә бу сүзне ишетү бер дә күңелле булмавын аңлатыгыз. Вакытында дөрес реакция күрсәтсәгез, бу чор бик тиз узып китәр. 

3. Уңай мисаллар китерегез. Ярый/ярамый турында сөйләшүләрне һәрвакыт алып барырга кирәк. Моны бер уен итеп оештырыгыз. Уйный-уйный өйрәнгән кагыйдәләр шелтәләп өйрәтүгә караганда ныграк истә кала. Этикет, үзеңне яхшы тоту, тәрбия турында мультфильмнар, кино карагыз. Аннары тагын сөйләшегез, геройларның үз-үзләрен тотышы турында фикер алышыгыз, аларда үзегезне таныгыз. 

4. Катлаулы очракларда уртага салып сөйләшегез. Бала аеруча ямьсез сүзләр куллана, сүгенәме? Ул сезнең реакцияне көтә. Ачуланудан мәгънә юк. Чынлыкта ул сүзнең мәгънәсен дә аңламаска мөмкин. Тыныч һәм җитди итеп бу сүзнең бик ямьсез булуын аңлатыгыз. «Безнең гаиләдә мондый сүзләр кулланмыйлар, аларны хәтта шаярып кына әйтергә дә ярамый», – диегез. Бала туктамаса, кырысрак чаралар кулланыгыз. Мәсәлән, уйнарга рөхсәт итмәгез. 

Сабыр булыгыз. «Сүгенү» чорын дөрес узар өчен шул сыйфатыгыз аеруча мөһим. Тиздән балагыз барысын да үзе аңлый башлар. 

 

«Родителям о важном» телеграм каналыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар