Логотип
Десерт

Ландыш Нигъмәтҗановадан абрикос кайнатмасы

Җырчы Ландыш Нигъмәтҗанова абрикос белән әфлисуннан кайнатма рецепты тәкъдим итә. Ясап карагыз әле.

Бигрәк уңган ханым инде Ландыш Нигъмәтҗанова. Бу юлы абрикос белән әфлисуннан бик тә тәмле кайнатма рецепты белән бүлешә.

Кирәк:

2 кг абрикос;

750 г әфлисун (апельсин);

1 лимон;

1 кг шикәр комы (баллырак яратучылар күбрәк тә сала ала).

Җимешләрне юып, барысын да кабыгы белән иттарткычтан чыгарырга. Әфлисун белән лимонның орлыклары керергә тиеш түгел, алар керсә, кайнатма әче була.

Шикәр комын кушып, шикәре эреп беткәнче гел болгатып торырга.

Пластик савытларга тутырып, туңдыргычта сакларга.

 

фото: Ландыш Нигъмәтҗанованың инстаграм битеннән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар