Логотип
Десерт

Карлыганлы зефир

Зилия БУДАЙЛОВА – Казан кызы. Һөнәре буенча архитектор-проектлаучы ул, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлаган. Бүген ул безне җәйге җиләкләрдән хуш исле зефир әзерләргә өйрәтә.

Зилия БУДАЙЛОВА – Казан кызы. Һөнәре буенча архитектор-проектлаучы ул, Казан дәүләт архитектура һәм төзелеш университетын тәмамлаган. Балачагыннан ук рәсем белән мавыгып, сәнгать мәктәбендә белем алган Зилияне нәкъ менә биналарны проектлаштыру шөгыле җәлеп итә. Уку дәверендә укытучыларыннан: «Ныклап уйладыгызмы, хатын-кыз эше түгел бу», – дигәнне бер генә ишетми. Шундый җитди һәм катлаулы эш белән шөгыльләнүче кызның десертлар әзерләү белән дә мавыгуына, бәлки, кемдер гаҗәпләнеп тә куяр. Кызыксынып кына башлаган бу эше хәзер аның яраткан хоббие. Төп эшеннән бушаган араларда тәмле тортлар, пирожныйлар, капкейк, зефирлар пешерә ул. Аш-суга тартылуы – әнисеннән. Ә менә татарча матур итеп сөйләшергә өйрәткәннәре өчен дәү әтисе белән дәү әнисенә рәхмәтле ул. 
Проектлаштырудагы кебек үк, катлаулы десертлар әзерләүдә дә зур төгәллек кирәк. Ә Зилиядә төгәллек җитәрлек. Карап торышка гади генә кебек тоелган зефирны әзерләүнең дә серләре шактый күп икән. Зилия безгә әнә шул серләрнең барысын да яшермичә ачты. Җиләк-җимешләр өлгергән чорда хуш исле алсу зефирларны аның белән бергәләп әзерлибезме?

Кирәк 
меренга өчен
123 г йомырка агы;
130 г шикәр комы.

ширбәт өчен
100 г су
400 г шикәр комы;
200 г алма пюресы;
100 г җиләк пюресы (карлыган, кура, җир җиләге, чия, бөрлегән булырга мөмкин);
16 г агар.

Болардан тыш, үлчәү, кондитер капчыгы, пергамент кәгазе, миксер, термометр, шикәр оны да кирәк булачак. Беренче тапкыр әзерләгәндә барлык ингредиентларны да яртылаш кына ала аласыз. 

Эш барышы
Йомырканың агын сарысыннан аерып, коры савытка (бу мөһим!) салабыз. Савытны үлчәүгә куеп, граммлап үлчәгез, чөнки ингредиентларның төгәл граммнарда булуы кирәк. 

Йомырка агын миксер белән агарганчы күпертәбез. Кашыклап кына 130 г шикәр комын сала барабыз. Шикәр комы эреп, күбек кашыктан төшмәслек булганчы күпертүне туктатмыйбыз. Меренга әзер. 

16 г агар порошогын стаканга салып, 100 г су өстибез, бик яхшылап туглыйбыз. 

Әзер алма пюресына (алманың кабыгын һәм төшен чистартып, йомшарганчы пешерергә һәм блендер белән издерергә кирәк) 100 г үзегез яраткан берәр төрле җиләкне салып, блендер белән бик яхшылап издерәбез. Аннары 400 г шикәр комын, суда җебеткән агар-агарны кушып, савытны утка куябыз. Җиләк пюресы савыт төбенә ябышмасын өчен, гел болгатып торырга кирәк. Пюрены 108–110 градуска кадәр җылытабыз. Термометр булмаса, ширбәтнең әзерлеген белер өчен, ике бармак арасында сузып карарга кирәк. Өзелмичә сузылса, әзер дигән сүз. 

Ширбәтне  нечкә генә агым белән меренга өстенә агыза барабыз, миксер белән туглый торабыз. Ширбәт белән йомырка агы тәмам кушылып бетәргә тиеш.

Зефирны салкынча бүлмәдә әзерләве җайлырак. Кондиционерыгыз яки җилләткечегез булса, аны алдан ук кабызып, бүлмәне суытыгыз. Зефирны тезәр өчен тактага пергамент кәгазе җәеп, әзерләп куегыз, чөнки меренга бик тиз куера. 

Әзер массаны кондитер капчыгына салып, пергамент өстенә 4 см чамасы зурлыгындагы «роза»лар сытып чыгарабыз. Салкынча бүлмәдә меренга җәелми, зефирлар кабарынкы, матур була. 

Зефирларны шул килеш биш-алты сәгатькә калдырабыз, алар кипшерсен.

Кипшергән зефирларга өстән нечкә иләк белән шикәр оны бөркеп чыгабыз. Сак кына кәгазеннән кубарып, ике «роза»ны бергә ябыштырабыз.  

Хуш исле, матур һәм гаҗәеп тәмле зефирлар әзер. Чәйләрегез тәмле булсын!

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар