Логотип
Десерт

Каклар кояр чак

Карлыганнан как ясауның әлеге ысулын Башкортстанда яшәүче даими авторыбыз Зәлия Ахунова тәкъдим итә. «Җәй көннәрен көтеп алабыз – язның гына түгел, җәйнең дә бер көне ел туйдырырлык. Башкортстан җирендә нинди җиләк-җимеш үсә – барысыннан да компот, кайнатма ясап калырга тырышам. Безнекеләр аеруча какны ярата. Аны кунакка алып барырга да, күчтәнәч  итеп биреп җибәрергә дә күңелле», – ди ул.

Карлыганнан как ясауның әлеге ысулын Башкортстанда яшәүче даими авторыбыз Зәлия Ахунова тәкъдим итә. «Җәй көннәрен көтеп алабыз – язның гына түгел, җәйнең дә бер көне ел туйдырырлык. Башкортстан җирендә нинди җиләк-җимеш үсә – барысыннан да компот, кайнатма ясап калырга тырышам. Безнекеләр аеруча какны ярата. Аны кунакка алып барырга да, күчтәнәч  итеп биреп җибәрергә дә күңелле.
    

Какны кура җиләгеннән, карлыган, чия, кара бөрлегән, крыжовник, алмадан ясыйм. Алмадан кала, барысына да бал кушам. Алмадан ясарга уйласагыз, аны башта телемләп турап пешерергә, аннары вак иләк аша чыгарырга кирәк. Алма белән крыжовникка дарчин салып җибәрергә була. Ә менә кара карлыган кагы бөтнек белән бик тәмле. Какны эссе көнне тышта, кояш астында киптерәләр. Шәһәр фатирында исә электр белән эшли торган махсус киптергеч (электросушилка) кулай», – ди ул.

Эш барышы:
Юган кара карлыган белән бөтнек яфрагын иттарткычтан чыгарып, тәменчә бал кушабыз.

Киптергечнең тәлинкәләрен көнбагыш мае белән аз гына майлап җибәрәбез. 

Изелгән җиләкне юка гына итеп (5 мм) майлаган тәлинкәләргә ягабыз.  

Какларны киптерергә куябыз. 

Бер тәүлек кипкәннән соң, тәлинкәдән кубарып, тәгәрәтеп төрәбез. (Ничә сәгать кибүе җәймәнең санына бәйле. Җәймәләр 5-6 гына булса, 10 сәгатьтән дә кибә.)

Әгәр дә андый аппаратыгыз булмаса, какны гадәти куна тактасына җәеп, кояшта да киптерергә мөмкин. Кунаны да алдан майларга кирәк, югыйсә как ябышачак. Кояшлы көннәр булмаса, каклы такталарны кайнар мунчада яки майлаган калайга җәеп, сүрән мичтә (газ мичендә дә була, ләкин ишеген гел ачык тотарга кирәк) киптерәләр. Үтәли җил йөри торган җирдә дә киптереп  була. 
                                                                                        

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар