Тиктомалдан гына мине хатын яратмый башлады.
Узган атнада туйга барган идек... Шунда кеше ирләренең биегәннәренә, җырлаганнарына сокланып карап утырган иде. Ә мин нәрсә... бии дә, җырлый да белмим. Мәҗлес иң кызу ноктасына җиткәч, биергә-җырларга чакырмасыннар дип, өстәл астына ук иңеп утырам...