Гадәт дигәч, кемдер шунда ук аның начарларын гына күз алдына китерер. Әйтик, аракы эчүне, тәмәке тартуны. Югыйсә, гадәтләр һәркайсыбызда бихисап. Без аларның кайберләренең барлыгын сизмибез генә. Әйтик, иртән торгач бит юу, теш чистарту, урын-җирне җыештырып кую – болар да гадәт бит. Һәм алар безгә кечкенәдән салына. Шулай булгач, бездәге гадәтләрне икегә бүләргә кирәктер: файдалыга һәм начарларга. Файдалысы аңлашыла инде: иртән йөгерү, зарядка ясау, өйне тәртиптә тоту...