Мин нигәдер бу тарихны алар яшәгән фатирның балконында тыңлармын дип уйлый идем. Әнкара күгендә ай йөзә, кайсыдыр күршенең ачык тәрәзәсеннән әкрен генә төрек көйләре яңгыраганы ишетелеп тора, ел әйләнәсе балконнарын яшеллеккә күмеп утырган гөлләренең берсе чәчәк аткан... Өстәлдә хуш исле үлән чәе. (Мәтрүшкә дә кушканнар түгелме?) Әйе, әйе, нәкъ менә шулай булырга тиеш иде.