Логотип
Тормыш кыйммәтләре

«Хәятем...»

​​​​​​​Мин нигәдер бу тарихны алар яшәгән фатирның балконында тыңлармын дип уйлый идем. Әнкара күгендә ай йөзә, кайсыдыр күршенең ачык тәрәзәсеннән әкрен генә төрек көйләре яңгыраганы ишетелеп тора, ел әйләнәсе балконнарын яшеллеккә күмеп утырган гөлләренең берсе чәчәк аткан... Өстәлдә хуш исле үлән чәе. (Мәтрүшкә дә кушканнар түгелме?) Әйе, әйе, нәкъ менә шулай булырга тиеш иде.

Мин нигәдер бу тарихны алар яшәгән фатирның балконында тыңлармын дип уйлый идем. Әнкара күгендә ай йөзә, кайсыдыр күршенең ачык тәрәзәсеннән әкрен генә төрек көйләре яңгыраганы ишетелеп тора, ел әйләнәсе балконнарын яшеллеккә күмеп утырган гөлләренең берсе чәчәк аткан... Өстәлдә хуш исле үлән чәе. (Мәтрүшкә дә кушканнар түгелме?) Әйе, әйе, нәкъ менә шулай булырга тиеш иде. Әмма Казан белән Әнкара арасы алай ук якын түгел: бер сөйләшү өчен генә чыгып китеп булмый. Аннан вакыт та уза! Төркия башкаласына юлларым кайчан төшәр, анысын белмим, үз ярын көтеп яшәгән күпме җаннарда исә өметне бүген үк уята алам бит. Шуңа күрә башлыйм...

...Тормышта бернәрсә дә очраклы гына түгел. Бүген икесе беравыздан: «Гап-гади бер котлау иде ул», – дисәләр дә, иманым камил, алай булмаган. Күкләрдә сәгать суккан!

Фейсбукның, һәркем белән кайчан дуслашуыңны искә төшереп, елга бер котлап ала торган гадәте бар. Бигрәк тә, ул кеше белән ара-тирә аралашкаласаң да. Ә аларның моңарчы «сөйләшүләре» бәйрәмнәрдә Төркия ягыннан котлаулар килүе, ә Гөлнараның аларга кыска гына итеп: «Рәхмәт!» – диюеннән узмый. (Дөрес, озынрак бер-ике җөмлә була булуын. Наил үзенә дуслык тәкъдим иткәч, Гөлнара: «Мин чит кешеләрдән, гадәттә, дуслык кабул итмим. Тик исемегез җәлеп итте бугай, сез татар түгелме?» – дип сорый. Наил: «Юк», – дип җавап бирә. Гөлнара кызы Бануның туй фотосурәтләрен куйган көнне, Наил: «Бигрәк матурлар! Бәлки безгә дә берәр татар кызы насыйп булыр әле...» – дип яза. Гөлнара аның ни әйтергә теләгәнен аңламаганга сабыша. «Мин ун ел элек хатыным белән аерылыштым», – дип өсти Наил.) Фейсбук: «Дуслашуыгызга бүген бер ел!» – дигән көнне дә Наил аңа: «Котлыйм!» – дип яза. Җавап озак көттерми: «Һай, бигрәк зур бәйрәм икән!» Бер сүз, ничектер сиздермичә генә, икенчесенә ялгана... Башлана!

Гөлнараның Фейсбуктагы битендә Төркия фотосурәтләре бик күп иде. Иң элек шуңа игътибар иттем бугай. Нигә минем туган илемне бу кадәр ярата, якын итә икән дип уйлавым, сәбәбен беләсе килүем табигый бит...

Гөлнараның Төркиягә булган мәхәббәте безгә – аның дусларына беркайчан сер түгел иде, билгеле. Ул ел саен бер тапкыр булса да Истанбулга бара, көннәр буе аның урамнары буйлап йөри, Босфор ярында утыра, диңгез тавышын тыңлый, акчарлаклар ашата... Төрек телен дә ул үзлегеннән өйрәнде. «Сәфәремнең иң беренче көнендә үк төрекчә китап сатып алам. Кире кайтып киткәнче, шуны укып чыгарга тырышам. Булыша!» – дия иде ул. (Казан дәүләт педагогика институтының чит телләр бүлеген тәмамлаган кешенең яңа телләр өйрәнергә сәләте булы гаҗәп түгел инде анысы.)

«Фейсбукның мессенджерында аралашу минем өчен җайсызрак. Ватсап номерыгыз бардыр бит, бәлки шуны бирерсез?» – дип язды Гөлнара беркөнне миңа. Аптырап калдым. «Телефон номерымны сорый... Димәк, ул мине дөрес аңламаган. Аңа карата бернинди ниятем дә юк бит», – дип уйладым. Берничә көн язмый тордым. Ә ул үзе башлап беркайчан язмый иде. Шушы бушлык вакытында нидер булды... Эчтә күңелдә, җанда... Ике арага ничек күперләр салынганын – күңелләр тоташканын аңламый да калдык...

Бүгенге заманның ерак араларны якынайту мөмкинлекләре чиксез: башта Гөлнара белән Наил ватсап аша аралашалар, аннан телефоннан бер-берсенең тавышларын ишетәләр, скайп аша сөйләшүгә күчәләр...

Наил иртән эшкә кузгалганда: «Киттем», – дип яза, кич ишеген ачып керүгә: «Мин өйдә, кайттым», – дип хәбәр итә. Көндез эш белән кайда булган, кемнәр белән очрашкан, дуслары белән кая барганнар, туганнары гаиләсендә кайсысында нинди яңалык бар – барысын белеп торам. Кызык һәм сәер халәт иде бу... Без бит әле бар тапкыр да күрешмәгән!

Һәм болар барысы да нибары бер ай эчендә була!

Гөлнара ул елны да гадәттәгечә Истанбулга барырга җыена иде.

«Ә синең Әнкараны күргәнең бармы соң?» – дип ерактан сүз башлый Наил. «Юк», – дигәнне ишетүгә: «Ике кала арасы ерак түгел бит, бәлки, килерсең? Мин сиңа шәһәрне үзем күрсәтер идем», – дип дәвам итә.

Кемдер минем ул чакта барырга ризалашуымны башсызлык дип тә уйларга мөмкин, – дип елмая Гөлнара. – «Бу яшьтә», – диярләр. Чыннан да, читтән караганда, бәлки, җилбәзәк булып та күренәмдер. Әмма тормышта кайчак тәвәккәлләргә дә кирәк...

Наилнең ватсаптагы хәбәрләре рәсемнәр белән аралаша.

«Бу сөлгеләрнең сиңа кайсысы ошый? Нинди рәсемлесен алыйм?»

«Халат сайлый идем... Нинди төслесенә тукталыйм икән?»

«Люстра алырга чыккан идем... Менә монысы салонга матур булырмы?»

«Булыш әле... Блендерның менә бу зуррагы әйбәтме икән, әллә кечерәгеме?»

Без якыннан аралаша башлаган көннәрдә, яңа фатирына күченеп йөри иде ул. Кая, нинди җиһаз алырга җыенса да, башта минем белән киңәшләшә: «Кайсысын сайлыйм?» – ди. Дөресен әйтәм, бу гадәте шактый гаҗәпләндерде. Нигә миңа бөтен тормышын күрсәтергә җыена соң ул? Мактанчыграк кешеме әллә дип тә уйлап куйдым. Алай дисәң, башка вакытта бу нәрсәне сизмим. Фатирына барып кергәч кенә аңладым... Нәрсә сатып алган, барысы да тартмадан да чыкмыйча мине көтә иде. Тау кадәр! Кәстрүлләр, савыт-саба, сервизлар... «Үзеңә ничек кирәк, ничек җайлы, шулай барысын да урнаштыр инде...» – диде ул. Һәммәсен минем өчен алган! Мин кулланыр, мин тотар дип...

Без Гөлнара белән аз гына алга киттек. Алар очрашкан мизгел бар бит әле.

Мәскәүдән Истанбулга очтым, аннан Әнкарага. Иртүк килеп төштем. Мине каршылаучы күренми... Ун-унбиш минут көтеп басып тордым. Юк, күңелдә бернинди курку, «килмәс, каршы алмас» дигән шик юк. Соңга кала, ахрысы, дип уйлыйм. Аннан соң гына игътибар иттем: монда бит мине генә түгел, берәүне дә каршыламыйлар! Очкыч аланында андый хәл була алмый бит инде. Чыгу юлына таба киттем. Пыяла ишекнең теге ягында – халык! Димәк, каршылаучыларны нигәдер эчкә уздырмаганнар... Шул вакыт Наилне күреп алдым... Без ят кешеләр кебек очрашмадык. «Мин сине каядыр ялга озаткан булганмын да, хәзер сагынып каршы алганмын кебек», – диде ул миңа соңыннан. Мин дә шундый хисләр кичердем. Әйтерсең, каяндыр кайтып кына төштем...

Аэропорттан чыгуга, Наил кунагын... симит ашарга алып китә. (Өстенә күп итеп көнҗет сибелгән төрекләрнең бу күмәчен туристлар белә инде.) Онытмаган! Әле аралаша башлаганда ук Гөлнара аңа симит яратуын әйтә. «Әнкара симите Истанбулныкыннан аерыла. Безнеке юкарак, тәмлерәк, кетердәп тора. Һичшиксез яратырсың!» – ди аңа ир... Алар машинага утыруга, Наилгә абыйсының кызы шалтырата: «Гөлнара апаны каршы ала алдыңмы?» –ди. Тавышы борчулы! «Әйе! Ә нигә сорыйсың, ни булды?» – ди абыйсы гаҗәпләнеп. «Ишетмәдеңмени? Зур теракт булган бит. Бөтен аэропортларны япканнар. Интернет та эшләми. Бер-берегезне таба алмассыз дип курыктым...»

Телевизор карау, яңалыклар тыңлау уема да кермәде шул... Иртән телефонда интернетым булмаганга бик аптыраган идем. Сәбәбен белергә теләп, әллә ничә тапкыр операторны җыйдым – эләгә алмадым... Аэропортта аймыл булсак, дигән курку миндә дә бар иде. Эчкә уздырмагач, куркуны шом алыштырды: «Әгәр хәзер ул аннан чыкмаса?» – дип уйладым. Гөлнара искә төшергән саен көлә: «Мин бит аэропорт эчендә кала алмый идем инде», – ди...

Икенче көнне Каппадокиягә китәргә планлаштырылган – иртүк юлга кузгалырга тиешләр. «Кайбер эшләремне төгәллисем бар. Син өйдә калып тор инде», – ди Наил Гөлнарага. Җавап аны хәзергәчә шаккаттыра: «Комачауламасам, машинада яныңда гына утырып йөрер идем...» «Минем эшләр сиңа кызык булырмы соң?» – ди ул аптырап. (Наилнең үз бизнесы, ул кафе һәм рестораннар өчен униформа тегү белән шөгыльләнә. Хатынының бу эштә үзенең уң кулына, ярдәмчесенә әйләнүенә ул әле хәзер дә ышанып бетә алмый.) Берничә ательега сугылалар, ә аннан Наил, алдан әйтми-кисәтми генә Гөлнараны сеңлесе Нурсил янына алып керә. Телефондагы фотолар аша күргән бар – бер-берсен шунда ук таныйлар. «Минем абыйның кай җирен яраттың инде?!» – ди Нурсил уенын-чынын кушып.

Бу сорау шундый көтмәгәндә яңгырады... Башта берничә мизгелгә югалып калдым. Беренчедән, аны яратаммы-юкмы икәнен әле үзем дә аңламыйм. Икенчедән, телне белмим. Дөресрәге, әйбәт белмим... Әйтергә теләгәнемне җиткерергә сүз байлыгым җитәрме? Аннан безнең татар төрекләрдән бу мәсьәләдә тыйнаграк, «яратам» дип кычкырып әйтми. Ходай ярдәм итте бугай – кулымны күкрәгемә куйдым. Сүзсез дә аңладылар... Шул чакта: «Күңелен яраттым», диюемне туганнар җыелганда әле дә еш искә төшерәләр. Иң ихлас җавап иде ул...

Гөлнараны бу юлы Төркиядә нинди очрашу көткәнен белгән берничә якыны арасында мин дә бар идем. Юлга җыенганда: «Ә чынлап торып ошаса нишләрмен? Мин бит бөтенләйгә китә алмыйм. Әти белән әни бар», – дип өзгәләнде ул. «Бәхетеңә берәү дә каршы төшмәс, аңларлар», – дип тынычландырырга тырыштым. Ләкин барысы да шулай тиз хәл ителер дип беребез дә көтмәгән иде. Бигрәк тә ул үзе.

Баштагы ике-өч көндә бәхет эчендә яшәдем. Дүртенче көнгә уйлана башладым. Нишләргә? Иң авыры шул чакта булды... Ә ниндидер бер карарга килгәч, сине инде берни дә куркытмый икән. Бу хәбәрне балаларга ничек әйтермен дип түгел, әти белән әнигә ничек җиткерермен дип кенә борчылдым. Иң элек кызыма әйттем. Миңа берни сиздермәде, ә үзе: «Әни еракка китә», – дип елаган икән. Бу хакта бер елдан соң гына ире сөйләде. Рәшит аны: «Минем әниләргә өч сәгать машинада кайтабыз, синекенә өч сәгать очасы – бер үк килеп чыга», – дип юаткан. Улым исә: «Ниһаять!» – диде. Алар миңа икесе дә: «Кияүгә чык!» – дигән сүзне күптән әйтәләр иде.

«Минем урыным монда, Наил янында!» – дип ул миңа да Әнкарадан ук шалтыратты. Хәер, аңа кадәр бармагына кигән яңа йөзекнең фотосын җибәрде әле. Рәсем астына бер сүз язмаса да, барысы да аңлашыла иде: Наил аңа тәкъдим ясаган!

Без ул көнне гел бергә булдык. Озак кына кибетләрдә йөрдек. Шактый әйбер алдык. Соң гына кайттык. «Пакетларны үзең бушат инде», – диде ул миңа. Савыт-саба киптерә торган савытны зур гына тартмага салганнар, пакеты да зур. Бушата башлагач, ул пакет эченнән тагын бер кечкенә пакет килеп чыкты. Монысын бергә алганны хәтерләмим – үзенә суздым. «Анысын да ач», – диде Наил. Ачсам, эчендә бәрхет тартма, ә тартмада шушы йөзек! Язуы да бар: «Мин сине ун ел көттем, башка көттермә, миңа кияүгә чык», дигән... Мин машинада Бану белән телефоннан сөйләшкәндә, «шәфталу алам», дип кибеткә кереп киткән иде. Янәшәдә «алтын» кибете дә барына игътибар да итмәдем, ә ул өлгергән...

Гөлнара һәм Наил Шаһбазларның никахлары Казанда, ә туйлары Әнкарада узды. Абыйсы белән җиңгәсен, сеңлесен алып, Наил Татарстанга кыз сорарга килде. (Армиядә ул Искешәһәрдә хезмәт итә. Ә анда, белгәнебезчә, милләттәшләребез дә байтак. Димләп, чактан гына татар кызына өйләндермиләр аны ул чакта. Тик язмышыңнан кача аласыңмы?!)

Ике ялгыз язмыш шулай кавышты. Гөлнараның Мәскәүдәге менә дигән эшен ташлап читкә китеп барасына берәү дә ышанмаган иде. Ә ул ике дә уйламады! Хәер, Наилдән дә туганнары бу адымны көтүдән туктаган булган инде.

Беренче хатыным белән аерылышканыма ун ел иде. Безнекеләр мине өйләндерергә ничек кенә тырышып карамады. «Башка берәүне дә күрсәтмәгез», – дигәч, соңгы елларда гына туктадылар. «Акылыма, күңелемә, йөрәгемә күрә берсен бир», дип, гел Аллаһы Тәгаләгә дога кылсам да, инде үзем дә башка өйләнмәм дип уйлый башлаган идем. Болай ерактан аласын күз алдыма да китермәдем. Гөлнараның самимилеген күргәнче шулай булды... Мондый хисләрне беренче тапкыр өйләнгәндә дә кичермәдем. Минем хакта үземнән дә күбрәк уйлаган, борчылган башка кешене таба алмас идем. Туйга ул башта каршы булды. Мин: «Ясыйбыз!» – дидем. Кына кичәбез дә булды әле. Үземне, чыннан да, беренче тапкыр өйләнгән кебек тойдым. Тормышымның мәгънәсе барлыкка килде. Һәр көнем бертөсле иде – ялгыз кешенең шулай бит инде... Төннәрне бөтенләй яратмаска әйләнгән идем. Ә ул килде дә, көнемне дә, төнемне дә, өемне дә, рухымны да яктыртты...

Хатынымны беренче көннән үк әни дә, туганнарым да бик яратып кабул итте. Бу да бик мөһим... Беренче килгәндә үк аны улым белән дә, кызым белән дә таныштырдым. «Әни булмасаң да, син аларга апа булырсың, ә мин синекеләргә – абый», – дидем. Мәрвә туебызда булышып йөрде. Гөлнараның кызы белән кияве төрекчә белә – рәхәтләнеп аралашабыз, Казанга килгәч, Рәшит белән бергә мәчеткә, җомга намазына барабыз.

Ун ел ялсыз эшләдем. Ялгызың сәяхәт итү күңелле түгел бит, шуңадыр. Гөлнарага Төркиянең иң матур җирләрен күрсәтергә телим. Машинага утырабыз да, икәү чыгып китәбез. Юлда каядыр туктап, иртәнге ашны ашыйбыз... Бу сәяхәтләр безгә уртак хатирәләребезне баету өчен дә кирәк.

Икәү бергә хәсрәтләр кичерергә дә өлгердек. Башта көтмәгәндә Гөлнараның әтисе вафат булды, аннан, унбиш көннән соң, минем әни... Хатынымны әни күреп калды – шуңа сөенәм.

Икесе ике гаиләдә үскән кешеләр кушылганда да төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Ә монда ике ил, ике милләт... «Бер-береңне аңлаганда, проблемаларны чишәргә була. Яшебез дә бар, шуңа бер-беребезнең кадерен, кыйммәтен тагын да ныграк тоябыз», – ди алар.

«Хәятем...» Наилнең Гөлнарага бик еш шулай дәшкәнен беләм. Бер-берсе өчен зур бер дөнья булудан беркайчан туктамасын иде алар.

R. S. Наил дә Казанны инде яратырга өлгерде! «Татарстан, Казан турында белмәүчеләр Төркиядә байтак: җай чыккан саен сөйлим. Тыңлыйлар да, килергә, күрергә телиләр», – дип куана ул. Татар теле дә аңа инде ят түгел – тәрҗемәчесез аңлашырга да озак калмады!


 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик оста тасвирланган мәхәббәт кыйссасы. Монда акыл белән хисләрнең тәңгәл килүе мөһим рольне уйнаган. Хәббәтәл мәхәббәти дип күкләр фатихасын алган бәхетле парга хәерле, бәрәкәтле гомерләр телик!

    Хәзер укыйлар