Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Югалткан мәхәббәт

Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды.

Фәгыйлә ШАКИРОВА

Фәридә Казандагы сәүдә йортында йөргәндә үзенең яшьлек мәхәбәтен очратып, имәнеп китте. «Айрат!» – дигән cүз әйтерсең хатынның теленнән кош кебек чыгып атылды. Икенче мизгелдә үк: «Нигә эндәштем, ул мине танымас та... Ничә еллар узган бит...» – дигән уй узды аның башыннан. 
 Айрат кызу барган җирдән кисәк тукталып, тавыш килгән якка башын борды. Карашында кызыксыну катыш аптырау сизелде аның. 
 – Бу мин, Фәридә... 
 Айратның аптыраулы карашы гаҗәпләнү катыш сөенечкә, соклануга алмашынды. 
 – О-о, Фәридә! Еллар узу белән тагын да чибәрләнгәнсең бит! – диде ул  шатлыгын яшермичә. 
 Студент вакытларда чибәрлеге, шаянлыгы белән башкалардан аерылып торган Айрат кына нык үзгәргән. Спорт ярышларында алдынгы урыннарны алып килүче егет икәненә ышанмассың да. 10 килограммлы герләрне кулында уйнаткан нык мускуллы егет ябык, җилкәләре салыныбрак торган 45 яшьлек иргә әверелгән. Кап-кара чәчләре чаларган, иякләренә сакал җибәргән. Шомырт кара күзләре генә һаман да упкын кебек үзенә чакырып тора. Ләкин Айратның карашы бик моңсу тоелды хатынга. 
 Ә бит кайчандыр Фәридә Айратны өзелеп ярата иде. Тормышын аннан башка күз алдына да китерми идее. Яшьлек мәхәббәте! Ике ел очрашып йөрсәләр дә, бергә гаилә корырга насыйп булмады шул аларга. Юктан гына үпкәләшеп киттеләр дә... Айрат дуслашырга дип, беренче адым ясады-ясавын, ләкин Фәридә ялындырасы килеп: «Башка минем янга килмә!» – дип әйтеп салды. Горур Айрат шул ук көнне Фәридәнең курсташы Энҗене кинога чакырган... Энҗе – чая кыз, группаларында комсорг иде, ул Айратка чат ябышты. 
 «Айрат Энҗе белән очраша», дигән сүзне ишетү бик авыр булды Фәридәгә. Тулай торак бүлмәсенең тимер караватында күзенә йокы кермичә, шашар дәрәҗәгә җитеп аунап яткан чаклары булды аның. Әнисе җибәргән мендәрнең ак тышлыгы Фәридәнең күз яшьләреннән сап-сарыга әйләнде. 
 Бишенче курста укыганда Айрат белән Энҗенең туйлары булды. Энҗенең әтисе – райпо җитәкчесе, туйны да бик купшы уздырган. Бәйрәмгә популяр эстрада йолдызларын да чакырганнар, алай гынамы, ата кеше яшь парга бер бүлмәле фатир ачкычы тапшырган... 
 Уйлары белән яшьлегендә йөргән Фәридәне Айратның соравы бүгенгегә кайтарды.  
– Ничек хәлләрең, Фәридә? Мин сине еш искә төшерәм... 
 – Аллага шөкер, Айрат, булганына канәгать булып яшибез. 
 Фәридә нәрсә әйтсен инде... Әйе, Айратны ул да озак оныта алмады. Университетны тәмамлап диплом алгач, Казан мәктәпләренең берсенә татар телен укытырга керде. 
 Бөтен күңел җылысын, энергиясен балаларга бирде. Дәфтәрләр тикшереп, төнге берләрдә генә йокларга яткач та, күз алдына Айраты килә иде. Урамда узган-барган кешеләр арасыннан гел аны эзләде ул. Мәңге онытылмаслык кебек иде. Ләкин тормышның сценариесе башка... Бер елны мәктәпләренә физика-математика укытырга яшь белгеч – Ринат Сабирович килде. Утызга  җитеп тә өйләнмәгән буйдак егет. Сабыр холыклы. Мәктәп коллективы хатын-кызлардан гына торганлыктан, ир-ат укытучының килүе укытучыларны җанландырып җибәрде. 
 Беркөнне дәресләр тәмамлангач, Ринат Сабирович Фәридәнең өстәле янында тукталды. 
– Фәридә Рәисовна, бүген Камал театрында «Зәңгәр шәл»нең премьерасы. Үземнең генә барасым килми. Бәлки иптәшкә барырсыз? – диде ул елмаеп. 
 Фәридә ни дип әйтергә дә белмәде. Каршы килсәм коллеганы үпкәләтермен дигән уй узды аның башыннан. 
 – Ринат Сабирович, бик кыстагач, риза булырмын инде, – дип җавап кайтарды ул. 
 Фәридә бик барасы килмәсә дә, театрга әзерләнде. Шкафта күптән эленеп торган зәңгәр күлмәген алып киде, озын чәчләрен бөдрәләтте. 
 Тулай торак ишеге төбендә аны Ринат Сабирович көтә иде. Фәридәне, гадәттәгечә, костюмнан түгел, озын күлмәктән күргәч, егет югалып калды, битләренә кызыллык йөгерде. 
 – Бигрәк чибәр син, Фәридә! – диде ул барсеткасын кулында әйләндереп. 
 Шул көннән соң Ринат Фәридәдән калмады. Эштән соң озатып куя, кино-спектакльләргә чакыра... Күңелендә шашкын хисләр кабынмаса да, аңа Ринат  янында тыныч иде. Ярты елдан соң егет Фәридәгә тәкъдим ясады. Кыз ризалашты. 
 Фәридәнең кияүгә чыгуына инде 20 ел узган. Ике кызлары да үсеп җитте, укытучы hөнәрен сайладылар. Ай, гомер дигәннәрең бигрәк тиз уза икән... 
 Фәридә үзен бәхетле санаса да, иренә карата өзелеп ярату хисләре кичереп яшәмәде. Ринатка ияләште ул – язмышына буйсынды. Кайвакытта Ринат үпкәндә Фәридә күзләрен йомып Айратны күз алдына китерә иде. Җанының бер кылы өзелгән кебек була иде андый чакларда... Үзе дә сизмәстән, кулы белән ирен читкә этәрә...  Ринат бу халәтне «минем хатын үбешергә яратмый» дип аңлый иде. Хатын күңелендәге сер Җир шарыннан да авыр иде шул. Бик авыр иде... 
 Менә хәзер Айраты аңа карап елмаеп басып тора. Әйтерсең, араларында вакыт җиле исмәгән, аерылышу газаплары булмаган... 
 Бер минутлык иләслек узды бугай, Фәридә тиз генә үзен-үзе кулга алды. 
 – Айрат, үзеңнең хәлләрең ничек соң? Гаиләң ничек? – дип сорады ул. 
 – Их, Фәридә... Сине югалтып ялгышканмын мин, ялгышканмын... 
 Айрат белән Энҗе өйләнешкәч, хатынының әтисе бүләк иткән фатирга күченәләр. Тормышлары матур гына башланып китә. Кызлары дөньяга килә. Айрат дипломы белән укытучы булса да, бу өлкәдә эшләми. «Тиеннәрең белән гаиләне туендыра алмассың», – ди аңа хатыны. Ринат тәрәзә кую белән шөгыльләнүче фирмага эшкә керә. Энҗе дә мәктәптә озак эшләми: челтәрле бизнес белән шөгыльләнә башлый. Командировкалары ешая. Шулай тыныч кына яшәп ятканда, Ринат хатынының холкы үзгәрүен сизә. «Сөяркәсе бар» дигән имеш-мимеш ир колагына да килеп ирешә. Бу хакта аңа әнисе җиткерә: «Хатыныңа күз-колак бул әле. Командировка дигән булып чит ир куенында ятмасын! Сөяркәсе бар дип тә сөйлиләр», – ди ул. 
 Ринат, әлбәттә, бу сүзләргә ышанмый. Ләкин ир күңеленә шик оялый. Бервакыт җаен туры китереп, хатыны артыннан күзәтү оештыра. Дустының машинасында хатыны утырган автобус артыннан ияреп баралар. Хатыны көяз-көяз атлап биш катлы йортның подъездына кереп китә. Бер-ике сәгатьтән соң, таныш булмаган ирне култыклап, ишектә Энҗе пәйда була. Сөяркәсе аны таксига утырта, ирененнән үбә... Айрат үз-үзен тыеп кала алмый, машинадан төшеп, тәмәке тартып торучы иргә ташлана. Ике ир арасында тукмаклашу китә – урамда шау-шу кузгала, кемдер полиция чакырырга өлгерә... Хулиганлык өчен 15 тәүлек утырып чыккан Айрат яшәргә әнисенә күчә. Бер ара хәмергә бирелә, айный алмый эчә ул. Соңрак суд ир белән хатынны аера. 
 – Мин алимент түләп торган буйдак ир, Фәридә. Хатын белән аерылышканга 7 ел, башка өйләнмәдем... Сине югалтып бәхетемне урлаттым ахры мин... 
 Елмаеп сөйләшсә дә, Айратның күзләре сагышлы шул, сагышлы... 
 Фәридә аңа әйтер сүз таба алмады. Шул мизгелдә хатынның телефоны шалтырады. 
– Фәридә, чык, мин сине машинада көтәм, – дип эндәште телефоннан ире. 
 – Сау бул, Айрат... Мине көтәләр... 
 Фәридә халык ташкынын ерып, кабалана-кабалана алга атлады. Суларга hава җитми иде аңа. Йөрәгендә сакланган үпкәсе бер мизгелдә кызгану хисенә алмашынды. 
 – Син дә бәхетеңне табарсың әле, Айрат, табарсың, – дип пышылдады ул... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мэхэббэтегезне саклагыз!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Мин дэ яшьлек мэхэббэтемне оныта алмыйм

      • аватар Без имени

        0

        0

        монда фэридэнен гаебе бар

        Хәзер укыйлар