Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Уйлыйм да көрсенәм

Зөлфәт тәрҗемәсе.

Рөстәм Кутуй иҗаты шигъриятне, нәзакәтле әдәбиятне тоемлаган, аңлаган һәркем өчен дә кадерледер. Классигыбыз Гадел Кутуйның улы Рөстәм рус телендә яза. Әтисенең Ватан сугышындагы вафатыннан соң аңа рус теле даирәсендә яшәргә туры килә. Ләкин татар теленең тылсымлы бизәкләре аның рус теленә дә бөреп чыга - сүзләрне бөтенләй яңача балкыта.
Ул үзенең чәчмә әсәрләрендә дә катлаулы шагыйрь булып кала бирә. Чәчмә сүз белән шигъри сүз аерылгысыз булып укмаша. Күңел ачар өчен генә, җиңел генә укып үтелә торган әсәрләр түгел алар. Акырынача аңлар өчен күңелнең азмы-күпме шигъри әзерлеге, байлыгы кирәк. Рөстәм Кутуй ның бүген без сезнең игътибарга тәкъдим иткән әсәрен дә ашыкмыйча, уйланып укырга тырышыгыз.

Зөлфәт.



Күңелемә якты сагыш иңгәне булды микән? Хәер, гел әйбергә табынган, тизлеккә һәм нәтиҗәгә буйсынган, аулак уйларның һичбер кадере калмаган бу дөньяда бар микән соң ул якты сагыш дигән нәрсә? Миңа калса, гел файда өчен казганып яшәү аркасында күңел түреңдә генә булырга тиешле тойгы сафлыгын җуйды, нәҗесләнде.

Колагыма хатын-кыз тавышы кергәндәй була: «Кара син аны, якты сагыш кирәк икән берәүгә!.. Ә минем чиратларда сөрәеп тора-тора аякларым кәкрәеп бетте инде...» Югыйсә, чәчәк бәйләме килешер иде аның төс-битенә. Печән өстендә яту, кызыл чаган яфраклары арасына  кереп чуалу килешер иде аңа. Нарат урманында аның чәчләренә сарылган пәрәвезне алып ташлыйсы иде... Юк бит, юк, чиратларда сөрәю — аның бөтен кайгысы, бөтен сагышы шул. Һич тә якты сагыш түгел, бозык, изек сагыш бу.

Мин исә бүтән сагыш хакында сөйләмәкче булам. Бадәм чикләвегенең әчкелтем тәме шикелле күкрәккә мөлдерәмә тула торган, яшәешкә бөтенләй бүтән ят тәм өсти торган сагыш хакында. Ул тәмне гатыган кеше бөек шагыйрьнең «Сагышым якты минем» дигән үзләрен үзе ачкан бер ачыш итеп тоя башлый. Күз кабакларын бозлы ут көйдерә, кысылган йөрәк зарыктырып кына яңадан ачылып китә һәм яралы кош үзенең төркемдәшләренә сынган канатын болгап хушлашкан шикелле карасыздан иркен сулап куясың. Гаҗәпкә каласың.

Менә шундый сагыш хакында сөйлим мин. Күңелемә иңгәне булдымы соң шундый сагышның? Булды, әлбәттә. Булды. Һәм мин очып төшкән упкын буп-буш иде, иркен иде. Күкнең чиксезлеге эченә, яшел иркенлекнең түренә атылып төшәсең дә төшәсең... Юк, бушлык түгел бу. Болытлар да яныңда гына, абага яфраклары да сыгылып-сыгылып тора, агач кәүсәләре дә кул сузымында гына. Син очып төшә барасың, еллар берсе өстенә берсе өелә тора, тормыш бик тә күңелсез кыяфәтле утыртма читән шикелле авырая бара. Тагын да тирәнгәрәк очасың, үзгәлеге белән сине таң калдырып, өр-яңа дөнья ачыла, ул сине үзенә суырып ала. Гаҗәеп тойгы — туктаусыз очып төшү тойгысы. Менә шул инде ул синең якты сагышың. Ике урман арасын гел йөгереп үтәсең килеп, җаның туктаусыз алгысып тора. Бер йөгереп үтәсе дә, тагын йөгереп кайтасы килә...

...Шифаханәдә минем кыяфәтем ифрат та шөкатьсез булгандыр инде. Бөтенләй тугарылып төшкән гәүдә, соры халат, шап-шоп килеп торган чүәкләр, балтырга «күбәләкләп» бәйләп куелган эчке чалбар баулары... Дарулардан мием түнеп, рухым тәмам сүнгән хәлдә эңгер-меңгер коридорларда киләп сарыл йөрим, җанны иң изгәне — моннан беркая да чыгып булмас сыман тоела.
— Ниткән тиктормас бәндә булды бу?! Суык тидерергәме тагын?! Неврологиядәгеләр киләп сарып йөрми, мыштым гына үз урынында ята!

Чыдар әмәлем калмады: яныйлар да яныйлар, мәрхәмәт тә, ирек тә көтәсе юк миңа! Менә шуңа күрә г коридорлар буйлап йөри торган бульш киттем. Көтмәгәндә генә миңа кемдер эндәште:
— Җаным! Исән-сау гынамы син көтмәгәндә килеп чыккан җан иясе?

Киң гәүдәле хатын юлыма аркылы төште, йөземә текәлеп, озаклап карап торды. Күләгәрәк урынга чигенде Тәрәзә яктысы арт яктан иде. Аның җирән чәчләре генә кояшта балкып торды.
— Җаным! — дип тагый кабатлады ул. — Әйдә, киттек, минем апартаментларны да күреп чык. Син дә имгәнгәнсең икән! Безнең мондагы халыкка ияләшергә туры килер инде, болай булгач...
Шәхси архивка керердәй рөхсәт кәгазе күрсәткән шикелле генә иттереп, сүз башлауга ук «син» дип әйтеп, ул миңа күз ачып-йомганчы җан өрде. Култыклан алды, җилкәмә сыена төште. «Операция бүлмәсе» дип язылган ишек бераз ачык тора шунда алып керде. Бераз курка калдым. Ифрат та чиста, якты иде монда.
Кем соң син? — дип сорадым.
Бәй, Галя дигән кызыйны танымадыңмы әллә? Бәкердәге санаторий исеңдәме?
— Йа, Ходаем, Галка! — дип җиңел сулан куйдым. — Ачуым бер килмәгәе, йөз ел узгандыр инде!
— Җаным, култык таягы да таянып алсаң, теге яралы абзыкайларның тач үзе буласың да куясың инде, ә!
Үз-үземне читтән күргәндәй күз алдыма китердем дә, сугыш чакларының тузган киемле, аксак, яралы солдатларына охшаш булуыма хушланып куйдым.
— Галочка, — дидем. — Исемеңне әйтүе дә чәчәк иснәгән шикелле татлы...
— Камал исемдә тоттым мин сине, кайлардадыр исән-сау йөргәнеңне белеп-сизеп тордым. Шулай уйласам, җаным тынычланды. Нинди әкәмәт кешеләр булганбыз бит, әй! Уйласаң, исең китәр! Фоторәсемне алып килеп күрсәтермен әле, күзләрең шакмак булыр. Андый фоторәсем синдә юктыр. Улым яныма кайтып төшкәндәй булды бит әле бу... Әниең дә исән-иминме?
— Исән, исән.
— И жаным, менә рәхмәт ичмасам! Минеке дә исән-сау. Ярар, бар инде син, Ходай кушса, соңыннан туйганчы сөйләшербез әле. Беләсең килсә, операциядә өлкән шәфкать туташы бит мин!
— Сау бульш тор, — дидем мин. -Ял итәм әле менә. Курорт. Нервылар чыгырдан чыкты.
— Чикләвекнең катысы ла син, бирешмәссең. Үтәли күреп торам мин сине!

Соңыннан Галя миңа үзе әйткән фоторәсемне күрсәтте. Бәләкәч кенә ике эшлексез сабый. Кулларыбызда песи балалары. Фотога төшәр өчен бер мәлгә сулышларыбызны тыен, тын калганбыз. Гомерле мәл булып чыккан ул. Гомерне иңләп, тере килеш яшисе мәл.
Тиздән савыктым, мине шифаханәдән чыгардылар. Кайда, күпме йөрисең килә, шулкадәр йөри бир, диделәр.
Бүген исәпләп-санап карадым: ул чакта миңа сигез яшьләр тирәсе булгандыр. Әйе, сигездән артык түгел. Язмый да идем, китап тоткан чак та түгел. Һәркайда җәй хакимлек иткән чор бит — биткә кояш төшүгә үк уянам, тәмам хәлдән тайган килеш кенә йокларга ятам. Кәр төнем көне буена сузылган йөгерешнең дәвамына әверелә. Кемнәндер качам, кемнәндер котылырга тырышам. Күреп яткан төшләремне таң балкышы бүлдерә.

Бәкердә авыр яралыларны ләм белән дәвалыйлар иде. Мин сәгатьләр буена шушы шифаханә тирәсендә бөтерелеп йөрим. Әле бер аякка, әле икенчесенә аксап, яралы булып кыланам. Чиратта тәмәке тартып торган яугирләр өчен үзенә күрә бер кызык ясыйм, янәсе.

Кайсыберсе үзе титаклап килә, икенче берәүләрен носилкага салып алып киләләр. Әлбәттә, минем өчен чират дигән нәрсә юк.
Ишекләрдән пар бөркелеп тора - шифаханә тирләп-пешеп эшли. Ары-бире сугылып йөрим, уем бер генә — ничек тә булса эчкә эләгеп, ләмгә манчылып чыгу.

Кайчакларда, шулчаклы тырышканымны күреп, мине кызганалар - буланып торган ләм эчендә яткан инвалидлар янына сыенырга рөхсәт итәләр. Уен өчен, юри генә кызганалар, әлбәттә.

Һәркайда майлы ләм чупырдый, аһылдый, актарыла. Күпме телисең, шулкадәр сылан. Душ чыжлап тора ләбаса, юыласың да, танып анадан яңа тугандай буласың. Аннан да шәбрәк буласың әле — тәнең ап-ак булып, чистарып кала. Ләмдә аулап чыкканың бер карауда беленеп тора.
— Кара син бу малайны — күзенә ләм ябешеп каткан! Бетми инде ул хәзер!
— Ком белән ышкып юмыйча булмас...

Ниндидер бер таң вакытын күргәндәй булам. Бер кош тәрәзә пыяласын чукып вата язды.
Кысылган һава белән ата торган мылтык ишек янына кагылган кадакта эленеп тора. Кош минем шул тирәгә күз салганны сизеп алды, пырылдап очып китте. Миңа сызгырып та куйды бугай әле. Янәсе, күргән бар синең ишеләрне!    
Соңрак аксак Макар шушы мылтыкны күргәч, чирен дә, дәвасын да онытты — көпшәнең караңгы тишегенә миләш тыгып, бер чыпчыкны атын яралады. Чыпчык җиргә мәтәлде. Ә Макар көлә. Менә, энекәш, сугышта мин үзем шушы чыпчык хәлендә калдым, әмма анда яман да куркыныч булды миңа, ди.

Үзенең ни күргәнен миңа аңлату өчен ник чыпчыкны харап итте соң әле ул? Шуны һич кенә дә аңлый алмыйм.
Барысын да аерым-ачык күрәм. Әйтерсең лә, үзем тик торам, күз алдымда җанлы сурәтләр генә алмашына. Бер уйлаганда, инде бик күптән булып узган бу хәлләрне яңарту өчен аз гына да көч куярга кирәкми...
Нишләп ул сурәтләр күз алдыма килә    соң әле? Нишләп бер буйсындыргыч көч шикелле мине кызыктыра, үзләренә тарта соң алар? Үземнән рөхсәт тә сорап тормыйлар, алар гына.
Кайда ни торганын, бөтен әйләнә-тирәне мин кәгазьгә төшерә алыр идем, өебездән яралылар янына ничек барып йөргәннәремне, агач улактан су чылтыраган бик күңелле урынны ничек эзләп табуларымны, бозык йомырка исе килеп торса да, шул суны эчкәннәремне, санитар самолетына карап барып, турыдан гына болынга барып чыкканнарымны сөйли алыр идем. Ул самолет күрәннәр һәм камышлар үсеп утырган таллык янына төшеп куна торган иде. Су өстенә балык тәңкәсе сипкәннәр диярсең — күзләрне чагылдырып, көмештәй ялтырап ята инеш! Бер ярыннан икенче ярына җәтмә салганнар. Шау-гөр киләләр. Күңелле, кем ни тели, шуны кылана.
Тыеп торучылар булмагач, бу сырхау кешеләр бөтенләй саксызланып, ата-анасыз балалар сыман кылана, күрәсең?
Аякта йөри ала торган яралылар беразга гына булса да табиблардан ычкынып, үзләренчә кәсеп итмәкче булып, суга төшкәннәр. Әйтерсең лә, алар сау-сәламәт, элеккеге гайрәтле егетләр! Сикерешәләр, шаркылдашып көлешәләр. Эчке күлмәк-ыштаннан гына калгач, гел ак казлар шикелле үзләре. Култык таякларын атып бәрделәр. Кайгы-хәсрәтнең эзе дә калмады.

Киемнән арынган кешеләрнең шулкадәр сөенүен үз гомеремдә тагын күрерменме мин? Тәннәр иректән рәхәт чигә. Сырхаулыктан озынаеп калган куллары белән төрткәләшәләр. Хәер, моны чын мәгънәсендә үк йөгерешү- куышу дип әйтерлек түгел. Ике сикереп, бер атлыйлар, тыраклыйлар, тигезлекне югалтып, кулларын бутый-бутый мәтәлчек итәләр. Әмма шунда ук  сикереп торалар да, усалланып тирә-юньне күз белән айкыйлар.
— Их син, чирләшкә сөяк! Тотып алсам, иманыңны кыям!
— Макарушка чабынырга кычыткан җыйган әнә! Миңа тимә, Гришканы чәт-чәт иттер! Тиресе бик нәфис аның - әле генә йолкыган тавык диярсең!
Кагылма миңа, денсез! Бомбадан әфсенләнгән кеше мин!

Тәннәрен тимер тураклаган, имгәтелгән, яра эзләре белән сырланып беткән бу кешеләр гөрләп торган яшь егетләр икән бит! Югыйсә, әле  генә алар үзләренең сөякчел тәннәрен кешегә күрсәтүдән оялуны оныткан картлар кыяфәтендә иде. Кайгы--хәсрәт, кичергән газаплар бу кешеләрне бертуган итте. Җир һәм каршында онытылып алдылар. Яшәп алырга, күкрәк киереп һава суларга, су чәчрәтергә теләделәр. Чын мәгънәсендә яшәү уены иде бу. Югыйсә, тәндәге дәрт тәмам оеган, аны әрнү, газаплар томалаган. Ә монда — уйнакла бер иркенләп йөгән күрмәгән тай шикелле!

дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=5052

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар