Хатын-кызлар өчен татар телендә
бердәнбер әдәби-нәфис журнал
1913 елда чыга башлады
1926–1991 елларда «Азат хатын»
Баш битЯшәешТормыш кыйммәтләре → Уйлыйм да көрсенәм. № 2.

Уйлыйм да көрсенәм. № 2.

Рөстәм Кутуй
Рөстәм Кутуй
15 мая 2017
752 карау

Башы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=5051

Күпер өстендә, авыл янындагы калкулыкта бер генә кыз да күзгә чалынмады. Якындагы авылдан юл тузанын туздырып килүче дә шәйләнмәде.

Суны тәмам болганчыкланып-болгатып бетереп, балык куарга тотындылдар. Агым уңаена куалар. Шау-гөр киләләр, кулларын ишкән шикелле иттереп, су өстенә шапы-шопы сугалар. Бу кадәр гарасаттан куркып, балык үзе үк ярга сикереп чыгар шикелле.

Санаторий урнашкан калкулык өстендә ак халатлар гөлт итеп пәйда булалар да, тагын юкка чыгалар. Сагаеп тырналган колакка охшап тора бу калкулык. Балыкчылар исә үзләренең кемнәр икәнен дә онытып, тәмам тилемсәгә әверелеп киттеләр. Алар һай-һаулап кычкыра, чәчрәгән суда салават күпере кабына.

Балыкларны су эчендә килеш кенә җәтмәдән ычкындыралар һәм өс-башын чишенмичә генә ярда чиләк тотып торган Петрга ыргыталар. Петр исә култык таягына таянып, сәер бер кош шикелле сикеренә, балыкны ялт иттереп эләктереп ала. Шул таягы белән яр комын тәмам тишкәлән бетерде ул. Тегеләр шау-гөр килеп, балык куган чакта бер аягын тездән бөкләп күтәргән килеш, тып-тын гьна, һич сүз әйтмичә көтеп торды. Кушкан кушаматы — Әнә Петруша. Аның контузияле икәнен белә идем. Һаман кайсы тарафкадыр атлыйсы килгәндәй итеп, шомлана-шомлана туктаусыз иңбашларын кашның тик тора ул. Сүзгә катнашмый.

Һәм без — дустым Володя белән икәү — гөнаһ эш кылып ташладык. Җәтмәгә тагын балык куганнарын көтеп, Петр култык таягын чиләккә сөяп куйды да, тәмәке кабызып җибәрде. Без ике кәлтә шикелле шуышып килдек тә, икебез ике балыкны чәлдереп, күлмәк изүенә шудырдык. Шулкадәр шома эшләдек без моны — тәгәрәп китеп көләрлек, билләһи. Балыкның да теләсә ниндиен алмадык бит әле! Бик ашыгыч булса да, ике зур бәртәсне сайларга өлгердек.

Бу вакытта бүтән абзыйлар кояшта рәхәтләнеп кызына иде. Тагын кайчан эләгер мондый бәхет? Ә Петрга исә пышылдап эндәштең ни, чаң суктың ни — барыбер.

Барысы да беразга тынып торган арада куаклыктан еламсыраган тавыш ишетелде:
— Сезнең өчен миңа эләгәчәк бит, каһәр суккан Алла бәндәләре! Йөгереп кенә чыгар идем дә, сез шәрә җир битләргә карыйсым килми. Ярар, кемнәр икәнен белдем, барыгызны да хәтерләп калдым! Алдап-йолдап котыла алмассыз!
— Бәй, син мени әле бу, Маруся - никого не боюся? И балакай, без хәзер, хәзер...

Һәм яралылар, кемдер әмер биргәндәй, дәррәү кубып кальсоннары-күлмәкләре тирәсендә чуала башладылар.
Иптәшләренең куркышын ыгы-зыгы килгәннәрен Петр бик тиз сизеп алды һәм кулына чиләк тоткан килеш алга-арткачайкала-чайкала, кайсы тирәгә качарга икәнен чамаларга тотынды.

Күңелем әллә нишләп китте. Гөр килешеп уйнаган абыйлар күз алдымда янәдән карт инвалидларга әверелделәр. Җәтмәне ничек кирәк алай җыеп төрделәр, ташлаган култык таякларын эзләп алдылар һәм казлар шикелле тезелешеп кайтырга чыктылар. Әле генә шау килеп күңел ачканнарын оныткан иде бугай инде алар...

Аш-су йорты артында, чуарланып утырган ромашкалар, симез сабаклы әрекмәннәр арасында, кызарган җимешләреннән сыгылып, камырлык агачы утыра. Ботакларын тирә-юньгә сузып, капшанып нидер эзли сыман ул. Җимешләре татлы да, тәмле дә түгел. Ә барыбер кичкә табатын безнең аяклар үзләреннән-үзләре шушы тирәгә атлый. Монда камыр ашларының исе аңкып тора, елгыр песиләр арлы-бирле иснәнеп йөри.

Утыргычка утырып, гәп корып җибәрдек.
— Их, арбага чүмәшәсе иде дә, каядыр китеп олагасы иде, — дип көрсенде Володя.
— Тәгәрмәчләр таралып төшсә нишләрсең?
— Һаман кирегә сукалыйсың, - дип, күңеле төшеп әйтте Володя. - Ничек тә барыр идек әле... Теләсәң рәхәтләнеп берәр көй сызгырын бар, арбадагы печәнгә сузылып ят...
— Ә бүреләр куа чыкса? Беләсеңме, алар бу тирәдә күпме? Качып котыла торган түгел!..
— Бабай үз мылтыгын миңа бирмәкче. Вәгъдә итте. Корал була анысы!
— Сиңа мылтык бирәме? Бүре ата торганынмы?
— Миңа булмыйча, кемгә булсын тагын?!
— Шыттырма, бүре кара төндә килеп улый ул.

Арба безнең янда гьша тора, ат исә ара-тирә үзенең эре «алмаларын» койгалал куя.
Шушы арбаның хуҗасы Манюня, мич алдында янын-пешеп, һава суларга атылып чыкты.
Күзләре — зур, үткер-пәке. Көн буена күпме йөгереп тә арымаган әле.
— Килеп җиткәннәр! Көтәләр! Әле генә кайда олагып йөрдегез? Күмәч бетте. Мәклесе дә булды, повидло якканы да.
— Тамак тук ла безнең...
— Ярар, кыланып тормагыз. Сезгә берәрне яшереп калдырдым, кетердәтегез. Хәзер сөт алып чыгам.

Елгыр да соң бу Манюня — җил белән узышып йөри мени! Итәгенең тезләренә бәрелгәне генә ишетелеп кала. Кара бөдрә чәчләре яулык астына сыймыйча, маңгаена төшеп тора. Манюня шул бөдрәләрен «уф!» дип өскә чөя дә, йөгереп китеп тә бара.

Ашыга-кабалана әйткән сүзләре исә колакта яңгырап та бетмәде әле. Ул  булмагач, атка күңелсез. Аны чебеннәр сырып ала. Ә Манюня килеп җитә башлауга ук, бахбай башын чайкал җибәрә, пошкырып куя, сырт тирәсен дерелдәтеп ала. Чебеннәрнең эзе дә калмый, һәм ат тагын юыртырга әзер - тоякларының шәплеген сынап карагандай итә.

Аш-су йорты тирәсендә Манюня бик кирәкле кеше — сөт, бүтән кирәк яракны да ташый, ыгы-зыгы килә, таң-иртәдән башлап утырып та тормый. Арбага сикереп менеп, утыра да, җилдертә генә!

Аяксыз яткан Григорийга көн саен кайнаган сөт кирәк. Балконлы палатада тәмам күңелсезләнеп ята ул.

Өстендә симез элпә җыерчыкланып, селкенгәләп торган хуш исле сөтне, чүлмәге белән күтәреп, аның янына керәбез.
— Ай-яй егет икәнсез! — дип безне мактал ала ул һәм бер күтәрүдә сөтне эчеп бетереп, учы белән иреннәрен сөртеп куя.

Барлыкка бар аның аяклары, карап торуга берни дә булмаган кебек. Әнә, одеал астында ял итеп яталар. Әмма алар җирдә атлап йөрерлек хәлдә түгел. Буйсынмыйлар, тоймыйлар. Григорий үзе болай ди: «Казыкны сындырдылар минем, казыкны!». Кайчакларда ул үзенең зур аягын идәнгә тартып төшерә, дәү куллары белән интегә-интегә уа. Дәшми.

Чеметкәләп тә карый — тоя башладылар микән?
Тоймый аяклар, алар бөтенләй җансыз, әрдәнәләр шикелле салынып торалар.
Манюня монда да кешене бәладән йолырга тырыша.
— Сөтне түгә күрмәгез берүк, — ди ул безгә. — Япкан марляны ачасы булмагыз! Сөткә нәфесегезне сузмагыз!
—Үзең барып килер идең, — ди аш пешерүче Жадена түти һәм безгә ниндидер җылы сый төртә. — Бүтән чакта «айт»ка «тайт» итеп тормагыз, үзе йөгерсен. Аяклары бик күп Манюняның!
— Барыгыз, бар, малайлар, — дип Манюня безне төрткәли. — Бераз сулыш алыйм әле.
Ул утыргычта юньләп оерга да өлгерми, буш чүлмәк күтәреп, без әйләнеп кайтабыз.
— Нәрсә, эчтеме Григорий Васильевич?
— Рәхмәт әйтергә кушты.
— Бичаракаем, окопта гына утырган булса соң...

Григорийны мондагы бар халык җыелып озатты. Барысы да гаҗәпләнеп, исәнгерәп калган иде. Сугыш имгәтеп бетергән абзыйлар, бу хушлашу җыеныннан оялган шикелле, йә кычкырын сөйләшергә тотыналар, яки чыш-пыш килеп алалар. Шаккатырлыгы да бар шул: Манюня, гашыйк булып, Григорийны үзенең авылдагы йортына алын китәргә булган! Кайда кавышып, кайда бер-берсенә авышканнардыр? Әрәмәгә кереп йөрмәделәр ләбаса. Бу серле хәлгә күпләр бик озак гаҗәпләнде: кара син аны - бөдрә чәчле чикерткә сыйракны!

Ә Манюня арбага чиста урын-җирне кабартып түшәде. Печәннән хуш ис бөркеп тора- кипкән җир җиләге исе мендәргә сеңә, шунда менеп ятарга кызыктырып тора. Атның түгәрәк көзгедәй тирән күзләрендә мондагы һәр ым-хәрәкәт чагыла.

Григорийны әллә ничә кеше бергә күтәреп чыгарды. Аның битләре бераз алланып киткән, муенын катырып тота. Пинжәгендә медаль селкенгәли. Күңеле тулышынгандыр инде, сыкрангалап куя:
— Сез алай-болай... Җиңел бит мин... Тирләгәч тагы да җиңеләеп киттем.

Бормалы-сырмалы итеп, бизәкләп бәйләнгән йон оекбашлары күз алдымда калды.
— Картлар түгел бит әле без, ничек тә яшәрбез, — диде Манюня. — Нәрсә, кәефегез кырылдымы әллә?!

Җыелып торган халыкны ток суккандай булды, сабыйлар, чыршы тирәсенә ябырылгандай кыланып, Маня ягына ябырылдылар. Кайсы коча, кайсы үбә...

Кай, ул ерак елларда... Күрәм, барысын да күрәм.

Көтмәгәндә генә тавыш ишетелә. Шашынып кычкырумы бу яки бик көчле кыштыр даумы — күпме еллардан соң мин моны ачык кына әйтә алмыйм. Ул еллардан күптөрле шыпырт авазлар ишетелә, анда — аңлаешсыз тынлык. Ишетелгән тавыш сәер иде:
— Изге ана! Изге ана!

Без шул якка — аңлаешсыз тавышлар ишетелгән күпер тирәсенә йөгердек.


дәвамы: http://syuyumbike.ru/yashaesh/cennosti/?id=5078

Сезнең фикер

Загрузка..
Загрузка..
ТР кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил
Россия Федерациясе Пенсия фондының Казан шәһәре Совет районы буенча матбугат чаралары белән элемтәләр урнаштыру бүлеге баш белгече
Кукмара районы Камышлы авылы имам-хатыйбы
Татарстан Республикасының Этил спирты һәм алкогольле продукция җитештерүне, әйләнештә йөртүне, сыйфатын дәүләт тикшерүен тәэмин итү һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча дәүләт инспекциясенең Казан бүлеге җитәкчесе.
Врач-кардиолог, терапевт, кандидат медицинских наук
Intertat
Татар-информ
Татмедиа
16+
Сделано в iCC Design Group
www.icc-otk.com
Orgy