Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Салих Сәйдәшев турында без белгән һәм белмәгән кызыклы 27 факт

Бүген татар халкының күренекле композиторы Салих Сәйдәшевне искә алу көне (1900–1954). Сәйдәш җырларын халык хәзер дә яратып тыңлый һәм әле дә рәхәтләнеп җырлый. Юкка гына аны «татарның күңеле, җаны» димиләр...

Салих Сәйдәшев җырларын халык хәзер дә яратып тыңлый һәм әле дә рәхәтләнеп җырлый. Юкка гына аны «татарның күңеле, җаны» димиләр... 

 

1. Салих Җамалетдин улы Сәйдәшев 1900 елның 20 ноябрендә (яңа стиль белән 3 декабрьдә) Казан шәһәрендә Зур мещан урамындагы (хәзер Нариманов урамы) 101 нче йортта дөньяга килә. Аның әтисе Җамалетдин Сәйдәшев Казан байларының берсендә кучер булып эшли. 

2. Гаиләдә ир бала туу шатлыгы авыр кайгы белән бергә килә: бала туарга ике атналап кына вакыт калгач, Җамалетдин ага газаплы, озак авырудан соң үлеп китә. 

3. Салихның әнисе — Мәхүбҗамал Миңлебай кызы Сәйдәшева Казанның Пороховой бистәсендә үсә. Аның әтисе читекче була, әнисе кәләпүшләр чигә. Мәхүбҗамал ун бала таба. Сигезе нәни чакта ук үлә. Ун баладан бары тик икесе: Әминә белән Салих кына исән-сау үсәләр. 

4. Салих күңелендә музыкага зур мәхәббәт уяна, ишеткән көйләрен тиз хәтердә калдырып, ул гармоньда уйнарга өйрәнү теләге белән яна. Кечкенә улына  әнисе  гармун сатып ала, күп тә үтми өйдә рояль тавышы яңгырый башлый. 

5. Салихның бәхетенә каршы, танылган халык музыканты Заһидулла Яруллин яңа рояльне уйнап карарга чакырыла. Бу көн – малай өчен хәлиткеч, аның бөтен тормыш юлын билгеләгән истәлекле көн булып кала. Тәҗрибәле музыкант кечкенә Салихның искиткеч талантлы булуын, музыка белән бик кызыксынуын күрә. 

6. Бермәл Салих күгәрчен очырту белән дә мавыгып алга. Әмма аны бу шөгыленнән бик тиз арындырганнар. Шулай да кош-корт, җанварларга мәхәббәте гомергә саклана. 

7. Унбиш-уналты яшендә инде Салих рояльдә гаҗәп оста уйный, хәтта татар драма труппасы «Сәйяр»ның музыкаль ансамблендә эшли, татар халык көйләрен оста башкаручы пианист буларак, концертларда еш катнаша. Аның исеме шул заманның алдынгы карашлы яшьләре оештырган концерт программаларында еш кына күренә башлый. 

Salikh Saydashev (Салих Сайдашев): Биография композитора - Salve Music

 

8. 1918–1921 елларда Салих Сәйдәшевнең беренче иҗади адымнары башлана. 

9. 1920 елларда Салих Сәйдәшевнең иҗатында театраль музыка төп урынны ала. 

10. Композитор Сәйдәшев тарафыннан 20 нче елларда иҗат ителгән иң күренекле инструменталь әсәрләрнең берсе – «Совет Армиясе маршы». Бу маршның яңгыравы киң җәмәгатьчелек тарафыннан искиткеч зур шатлык, тирән дулкынлану, чын күңелдән соклану белән каршы алына. Салих Сәйдәшев бу маршын совет армиясенең унбер еллыгына багышлап, 1929 елның 25 февралендә Татар дәүләт драма театрының бер спектакле вакытында, бөтен халык алдында ... нче полкның командирына тапшыра. 

11. К. Е. Ворошилов, Совет Армиясе командованиесе исеменнән, композиторның бу маршына югары бәя бирә. Салих Сәйдәшев кыйммәтле бүләк белән, үз исеме язылган алтын сәгать белән бүләкләнә.  
1929 елны ул татар әдәбияты һәм сәнгате эшлеклеләренең зур гына группасы белән Советлар Союзының күп кенә шәһәрләре һәм республикалары буенча сәяхәт итә. Советлар Союзындагы милләтләр арасында туганнарча иҗади дуслыкны үстерү максатын күздә тоткан бу сәяхәтнең маршруты Әстерхан шәһәреннән башлана, аннары Махачкала–Баку–Тбилиси–Батуми–Сочи–Симферополь–Харьков аша үтеп, Мәскәүдә тәмамлана.

12. Иң яратмаган эшем хат язу һәм... чыгыш ясау дисә дә, дуслары һәм танышлары арасында ул иң кызыклы гәптәш һәм искиткеч әңгәмәче була.

13. Заказ буенча язарга яратмый. Күп вакыт шагыйрьләр аңа җыр язуны үтенеп, үзләренең шигырьләрен алып киләләр яки почта аркылы җибәрәләр,  әмма ул аларга тотынып та карамый. 

14. Тормышта ул йомшак, иркен күңелле, һәркемнең күңелен күрә белүче кеше була.

15. Салихның беренче хатыны – Валентина Мухина. Ул Казан дәүләт университетының медицина факультетында  укый. Салих белән Валя 1925 елда өйләнешәләр.
Валя Салихны тирән аңлый, һәрвакыт аның иҗади эшчәнлегенә ярдәм итәргә әзер тора. 1926 елны Валя бала тапканда үлә. Баласы исән кала. Аңа Альфред дип исем кушалар. 5-6 яшькә кадәр баланы Салихның әнисе карый, аннары малай Валяның әнисе тәрбиясенә күчә. 

16. Икенче хатыны – Сафия. Ул берничә ир бала таба. Әмма алар нәни чакта ук үлә. Сафиянең бер улы – 1930 елда туган Нәүфәле генә исән кала. 

 

Для большого человека деньги, вероятно, имели мало значения…»

 

17. Бөек Ватан сугышы алдыннан Салих ага театрда үзенең бөтен иҗат көчен биреп хезмәт куйган яраткан эшеннән китәргә мәҗбүр була – театр җитәкчелеге берничә кешене штат кыскартуы исемлегенә кертә, шулар арасында С. Сәйдәшев тә була. 

18. Документлардан күренгәнчә, ул чакта Т. Гыйззәтнең рольләре, ә С. Сәйдәшевнең музыкаль спектакльләре аз булу төп сәбәп итеп куела. Композитор «ирекле иҗатчы»га әверелергә мәҗбүр була: аның кереме дә шактый кими. Бервакыт радиокомитеттан бер ел өчен 44 сум акча алуы һәм шул вакытта: «Бу акчага ничек көн күрмәк кирәк», – дип сызланып әйткәнлеге мәгълүм. 

19. Сугыш тәмамлану белән бергә матур өметләр дә терелә. С. Сәйдәшев Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына әйләнеп кайта. Аңа үзе ияләшкән коллективта эшләү һәм даими эш хакы алу мөмкинлеге бирелә. 

 

Фотоархив

 

20. С. Сәйдәшев театрда янә өч ел эшли. Бу вакытта ул драматург Б. Лавреневның «Диңгезчеләр өчен», Н. Погодинның «Мылтыклы кеше» спектакльләренә музыкаль бизәлеш ясый, оркестр белән дирижерлык итә. 

21. Композиторның «Әдрән диңгез», «Динар тавы», «Кошчык» дигән җырлары халык арасына – бөтен илгә тарала. 

22. «Әдрән диңгез» җыры күренекле эстон җырчысы Георг Отсның репертуарыннан күп еллар буена төшми. 

23. Салих Сәйдәшев декабрьнең 3 ендә туган, ә 1954 елның 16 декабрендә бакыйлыкка күчкән. 

24. 2005 елда Казанда бөек Сәйдәшкә күптән көтелгән һәйкәл куелды. Аның авторы – милләттәшебез М. Гасыймов. Шәһәребез кешеләре һәм Казанга килгән кунаклар Г. Камал театрына карап торган композитор һәйкәленә сокланып үтәләр.

25. XXI гасыр башында бөек Сәйдәшебезгә барып баш ия торган тагын бер урын пәйда булды, ул – Идел буенда урнашкан Кызыл Байрак авылында төзелгән мемориаль комплекс. Аны ачуда башлап йөрүчеләр – Г. Камал театры җитәкчелеге, аерып әйткәндә, театрның директоры, милләтпәрвәр ил агасы Шамил Закиров булды. 

26. Аңа багышлап куелган таш ансамбль урынында Сәйдәшев күп еллар дәвамында Кызыл Байракка ял итәргә килгәндә туктала торган йорт булган. 

27. Салих Сәйдәшевнең тууына 100 ел тулуга багышланган тантаналы зур кичә 2000 елның декабрендә композитор исемен йөртүче Зур концерт залында үткәрелде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар