Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Рәсемгә сыймаган ярату

Ире, биш яшьлек кызы Сылу, кайнанасы белән бергәләп тыныч кына яши иде, көннәрдән беркөнне кисәк кенә килеп чыккан бер хәл тормышларын үзгәртеп куя язды. Ул көнне аңа балалар бакчасыннан шалтыраттылар.

 

– Нәзирә, бүген кызыгызны алырга үзегез килә аласызмы? Иртәрәк тә килсәгез иде.

– Нәрсә булды? – Нәзирәнең йөрәге тота язды. – Сылу белән бар да яхшымы?

– Әйе, бар да яхшы, безнең белгечнең сезнең белән очрашып сөйләшәсе килә, – диде тәрбияче сорашуга урын калдырмый.

Нәзирәнең күңеленә борчу керде. Әле әбәт вакыты гына, ничек кичне җиткерәсе?! Әллә эштән сорап китим микән дигән уйлар да керде. Әмма аңа тиз арада хисап тапшырырга кушканнар иде. Хисапны ничек кирәк, шулай әзерләде, күңелен бары бер уй боргычлады: нәрсә булды икән? Сылу проблема тудыра торган бала түгел, тыңлаучан, дөньяларны яңгыратып елау гадәте дә юк. Кызын әле болай, әле тегеләй күзаллады. Әмма ул аның өчен идеаль бала иде. Көтеп алган балалары бит. 10 ел көттеләр бәхет йомганын. Күпме табибка йөрделәр, әмма сәбәбен таба алмдылар. Аптырагач, ЭКО ясатырга йөри башлаганнар иде, инде процедурага барыр көн җитәрәк, Нәзирә авырлы икәнен аңлады. И ул чактагы шатланулары... Кайнанасы зур итеп Коръән ашы уздырды хәтта. Бик яраткан бала ул Сылу. Бердәнбер булса да, иркәләп бозып та бетермәделәр сабыйны. Үзендә олылар акылы бар. Әти-әнисе, әбиләре өчен шулай, бакчадагы тәрбиячеләр өчен башкача булып чыга...

Бакчага килеп керүгә, Сылудан алда, тәрбияче каршы чыкты. Ул Нәзирәгә сәеррәк карый кебек тоелды.

– Сезгә безнең психолог бүлмәсенә барырга кирәк. Ул икенче катта, менә бу баскычтан менегез.

– Әни килде!!!

Сылу йөгереп чыгып әнисе куенына керде.

– Кызым, мин хәзер бер апа белән сөйләшеп алам. Син бераз гына уйнап тор, алтыным, яме. Аннан кочаклашып утырырбыз, яме. Шундый сагындым үзеңне...

– Миндә сагындым, әнием.

Нәзирә эшкә иртә китә, соң кайта. Сылуны бакчадан алырга өлгерми. Кайнанасына рәхмәт, ул йөртә. «Бала бераз булса да йокласын, сез эшкә киткәч үзем уятып, җайлап кына җыеп алып барам бакчага, тинтерәтмәгез таңнан торгызып, миңа бер авырлыгы да юк», – дип кайнанасы Сылуны бакчага йөртүне үз кулына алды. Нәзирә рәхмәтле генә. Тәрбияче аптырабрак бала белән анага карап торды да, Сылуны җитәкләп төркемгә алып кереп китте.

Нәзирә психолог бүлмәсен шакыды. Яшь кенә кыз утыра. Йөзе җитди, Нәзирәнең исәнлеген дә салкын гына алды.

– Исәнмесез. Сез Сылуның әнисе, шулаймы? Утырыгыз!

– Әйе, әнисе. Тик мин нәрсә булганын аңламыйм.

– Без балалар арасында тест үткәрдек, – дип сөйли башлады психолог, өстәлдә яткан рәсемнәрне кулына алып. – Һәр бала үз гаиләсенең рәсемен ясады. Кемнәрдер хәтта мәчеләрен дә ясаган. Ә Сылуның рәсеме менә нинди...

Нәзирә рәсемне кулына алгач, елмаеп куйды. Сылу бер дә рәсем ясарга яратмый. Балалар бакчасында чит апалар янында ясарга туры килгән инде менә. Тәгәрәк баш, түгәрәк гәүдә, дүрт таяк... Бу аның кеше рәсеме инде. Танымаслар дип уйлагандыр инде, рәсем астына язып та куйган. Хәрефләрне өйрәнгәч, төрле сүзләр язарга ярата башлады кызы. «Әти», «Мин», «Нәнәй»... Нәзирә психологка карады

– Рәсемгә карап нинди нәтиҗә ясыйбыз инде? – дип, психолог сораулы карашын төбәде. Нәзирә эндәшмәде.

– Психологик алымнар буенча баланың эчке кичерешләрен рәсемнәр буенча өйрәнәләр. Бу шул бер алым. Балага гаиләсенең рәсемен ясарга кушабыз. Ул тормышындагы кешеләрнең урынын ничек күрә шулай ясый. Җиткәләшкән дә булалар, әти кеше ерактарак торган рәсемнәр дә бар. Ә менә рәсемдә әни кешенең булмавы... Сез Сылу рәсемендә юк. Димәк, сез аның тормышында да юк, ул сезне анда күрми. Димәк, сез балагыз белән кирәк кадәр аралашмыйсыз. Ә балага әни кирәк...

Нәзирәнең өстенә салкын су койдылармыни! Психолог сүзләреннән битәр, ул баласының рәсеме турында уйланды. Кабат рәсемгә карады. Чынлап та нишләп мин анда юк? Кичләрен, ялларын алар һәрвакыт бергә. Баласын калдырып, беркая да киткәне дә юк. Бергәләп китаплар укыйлар, урамда йөриләр, курчак театрлары ясыйлар, хәрефләр өйрәнәләр, уйныйлар... Нәзирә бу яшь кызга нидер аңлатырга, акланырга да теләмәде. «Ярар, мин өйдә Сылу белән сөйләшермен. Сез нәрсә уйлагансыздыр, белмим, әмма без гел бергә», – диде ул. Психолог кыз тагын ниндидер киңәшләрен бирде. Әмма хатын аны тыңламады да.

Сылу белән кайтырга чыктылар. Бала шатлана, ниләрдер сөйли, ә Нәзирәнең уенда һаман теге рәсем. «Бәлки, мин ялгышамдыр, бәлки, чынлап та бала белән аз вакыт буламдыр», – дип, ул үзен гаепли үк башлады.

–        Алтыным, сез бүген рәсем ясагансыз икән.

–        Әйе, әни. Гаиләдә кемнәр бар шуларны ясарга куштылар. Мин әтине, әбине һәм үземне ясадым.

–        Кызым, ә ник мине ясамадың?

Сылу барган җиреннән туктап калып, әнисенә күтәрелеп карады:

–        Әни, син бит шундый матур! Ә минем кеше рәсемнәрем матур чыкмый. Рәсемне матур итеп ясарга өйрәнгәч, сине зур итеп ясыйм, ярыймы, әнием, – дип, Сылу әнисен кочаклап ук алды.

Нәзирәнең күзләреннән яшь бәреп чыкты. Ул Сылуын күтәреп алды да, аның белән бергә бөтерелә башлады.

–        Кызым, бик яратам сине!

–        Мин дә, әнием. Әни, әйдә, анда атынгычка барабыз....

–        Әйдә, кызым...

Нәзирәгә дөнья тагын да матур булып тоелды. Бала белән ананың мәхәббәте бернинди рәсемгә дә, сүзләргә дә сыймый. Аны сыйдырырга, психологик алымнар кысаларына кертергә ярамый шул. Ярамый...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар