«Кечкенәдән гармунга һәвәс булдым. Берәрсенең уйнаганын күрсәм, яныннан китә алмыйм, күзләремә яшь килә. Гармун ясап бир, дип сорагач, әти кәгазьдән гармун ясап бирә. Шуны күтәреп, «пәрәрәм-пәрәрәм» дип «уйнап» кына йөргәнгә дә күңелем була. 8 нче класста укыганда Сабира әбием үзенең 8 сум пенсиясеннән җыеп, 50 сумга гармун сатып алып бирде. Яшьлегемнең тугры юлдашы булды ул. Аның белән биеттек тә без, җырлаттык та, ничәмә-ничә егетне армиягә озаттык... Уйнамый башлаганына әле кайчан гына». Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, 37 ел Арча районының Ташкичү авылы мәдәният йортын җитәкләгән Гөлфия МӘГЪСҮМОВА белән танышуыбыз әнә шулай, гармун турындагы истәлектән башланды.
Уйна тальян гармуныңны безнең авыл көенә
Ташкичүдән ерак булмаган Ашытбаш авылында, унбер балалы гаиләдә җиде кызның берсе булып, гармунда уйнарга хыялланып үсә Гөлфия апа. Хыялланмыйча! Әйләнәсендә барысы да гармунчылар бит! Әниләре Суфия да гармунда уйный. Әтиләре Нурисламның да туганнары гармунчылар.
– Бөтен туганнары уйный, бер әтинең генә гармунга исе китми иде, – дип уртаклаша күңелдәге хатирәләрен Гөлфия апа. – Мин әле кечкенә идем, абыйларга дип, әни тальян сатып алды. Ул эшкә киткәч, «эчендә кемдер булырга тиеш», дип, абыйлар гармунны ярып карарга булды. Эштән кайткач, әни бирде кирәкне! «Алырмын мин сезгә моннан соң гармун!» – дигән иде, сүзендә торды. Ә минем шулкадәр уйныйсым килә, чыдый торган түгел. Мендәрне гармун итеп күтәреп йөрим. Төшләремдә күрәм. Уянам да, төш кенә икәнен аңлап, елыйм. Аннары, болай булмый инде, дип, әби бая әйткән хромка гармунны алып бирде. «Уйныйсың икән, ул йә кешене елатырлык, йә җырлатырлык булсын», – диде.
Гармун уйнарга мунчада өйрәндем. Иртәнгә кадәр утыра идем. Тәки шул елны капка төбенә гармун күтәреп чыгарлык булдым. Хәзер Гөлфия апаның гармуннары берничә. Тальяны да, хромкасы да, баяны да, хәтта кыңгыраулы Саратский яшел гармуны да бар. Анысын ире Зәкәрия 1988 елны 49 сумга Яңа Кенәр кибетеннән алып кайткан булган.
Күмәк көч кузгата тауларны кубарып
Клуб мөдирләренең эшләре рәхәт, җырлап-биеп кенә йөриләр, дип уйлаучылар да бардыр. Читтән караганда шулай җайлы күренә шул. Бәйрәм саен концерт кую, спектакль әзерләү өчен нинди көчләр кирәген, кемнәргә барып ялынганын клуб мөдире үзе генә белә. Аңа өстәп, атна уртасында көндез дә клубның ишеге ябылып тормаслык итеп эшләргә кирәк. Кайда ничектер, ә Ташкичүдә клуб һәрчак ачык. Иртән «Өммегөлсем»некеләр килсә, көндез «Һөнәрчеләр» түгәрәгенә чигүчеләр җыела. Кичен исә сәхнә театр түгәрәгенә йөрүчеләр карамагында. Шушы бер клубта тугыз (!) берләшмә. Өммегөлсемнекеләр дигәнем – халык фольклор ансамбленә йөрүчеләр. Биисе килгәннәр өчен – «Наз» һәм «Умырзая», җырлыйсы килгәннәргә – «Сәйлән» һәм «Рәйхан», театр яратучыларга «Ялкын» һәм «Яшьлек» дигән түгәрәкләр бар. Туган як тарихы белән кызыксынсаң, «Мирас»ка рәхим ит!
– Ташкичү клубына эшкә урнашканда олы улыма алты ай иде. Клубның ул вакыттагы директоры Ләлә апа Камалиева үзе янына сәнгать җитәкчесе итеп чакырды. Декретка чыкканчы бер ел Кысна клубында эшләгәнгә, бу эшне бераз күзаллый идем инде. «Синнән була ул, үзең җырлыйсың, үзең уйныйсың – кешегә ялынасың юк», – дигән иде шул чакта Ләлә апа. Үзе пенсиягә киткәч, аның урынына мәдәният йорты җитәкчесе булып калдым. Менә шуннан бирле һәр көнем шушы клубта уза инде минем, – дип елмая әңгәмәдәшем. Ире Зәкәрия дә, кайнанасы Разия дә каршы килми. Алабуга мәдәният училищесында белем алырга китүенә дә сүз әйтмиләр.
– Ул елларда авыл гөр килеп тора иде. Төнлә белән яшьләрне клубтан чыгарып җибәреп булмый, – дип, эшли генә башлаган беренче елларын искә ала
Гөлфия апа. – Безнең хәтта инструменталь ансамбльгә кадәр булды. Клуб тирәсендәге менә бу агачларны да яшьләр белән урманнан алып төшеп үзебез утырттык. 98 төп агач! Авыл яшьләре бер көн калмый су сибеп үстергән агачлар. «Нәрсә эшлик?» – дип торган яшьләр белән эшләве дә күңелле иде.
Бас әйдә, Өммегөлсем, идәннәре бөгелсен
– Хәзер инде барысына да үзебез, – дип дәвам итә гомерен мәдәнияткә багышлаган Гөлфия апа. – Әнә китапханәче Венера Мостафина, сәнгать җитәкчесе Тәнзилә Вәлиева, әнә «Өммегөлсем» фольклор ансамбль кызлары. Ташкичү клубында фольклор ансамбле гомергә булган ул. Аның элеккеге җитәкчесе – Мәмсә авылыннан Рузалия апа Насыйбуллина. Рузалия апа укытучы булып эшләгән кеше, китаплар авторы. Анда идеяләр күп. «Әйдә, шуны эшләп карыйк», – дип берәр идея «ыргытуы» була, дәррәү күтәреп алабыз. «Сөлге агарту», «Су буенда кер чайкау», «Кодалар каршылау» ише фольклор күренешләребез бар. Барысы да җырлы-биюле, халык авыз иҗатына нигез-ләнгән. Бездә халык биюләрен, халык көйләрен яраталар. Яшьлекләрне искә төшереп, шул вакытта уйнаган уеннарны, җырлаган җырлар-ны тансыклый халык. 2016 елдан халык фольклор ансамбле исемен йөрткән коллективны хәзер Тәнзилә Вәлиева җитәкли.
Ансамбль белән кайларга гына бармадык. Тәнзилә дә, мин дә рульдә. Ике машинага төялеп чыгып китәбез дә... Татарстан районнарыннан кайтып та кергәнебез юк. Самарага кадәр барып, икенче дәрәҗә диплом белән кайттык.
Берсендә Болгарга фестивальгә – туйда каз бүлү йоласын күрсәтергә киттек. Бөтен кирәкле әйберләрне алганбыз, ә казыбыз утырып калган. Килеп җитәрәк кенә искә төште. Безнең чыгышка кадәр әле шактый вакыт бар. Кызлар кибеткә йөгерде: казны куярга поднос, бизәргә чәчәк-ләр кирәк. Болгарда чәчәк кибете юк, ритуаль хезмәтләр күрсәтү кибетеннән ясалма букет сатып алдык. Казны каян табарга? Тәнзиләнең сары кофтасы бар иде. Шуның җиңенә буш шешәләр тыгып, каз ботлары ясап, ясалма чәчәк белән бизәп, тәки чын каз ясадык. Шундый да хәлләр була ул!
Сезнең дә авыл, безнең авыл, аралары алтмыш чакрым
– Яшел Үзәннән, «Куш капка» фольклор фестиваленнән кайтып барабыз. Шундый ошады инде, күңелдә илһам кайный. «Нишләп мондый фестивальне үзебездә дә уздырмыйбыз соң без?» – дигән сорауны беренче булып кайсыбыз биргәндер. Юл буе бер-беребезне куәтләп кайттык та, икенче көнне районга, җитәкчеләрдән фатиха алырга чыгып киттек. Безнең якларда берәр бәйрәм булса, капкага чигүле сөлге эләләр иде элек. Шуңа да үзебезнең фестивальне «Сөлгеле капка» дип атарга булдык. Беренче фестиваль 2022 елның июль аенда узды. Ул елны фәкать үз көчебез, үзебез тапкан спонсорлар ярдәме белән генә оештырдык. Ерак түгел, Хәтнәдә генә су чыгаралар. «Зинһар өчен, кунакларыбызга эчерергә су бирмәссезме?» – дип ялынып, алардан су алып кайттык. Кем –
ипи, кемдер бәлеш пешереп бирде. «Аллаһ ризалыгы өчен булыр», – дип, үзбәкләрдән корбан итләреннән ике казан пылау пешерттек.
Беренче елны 44 коллектив килде. Ачык фестиваль ул, кем катнашырга тели, барысы да катнаша ала. Үзебезнең ансамбльдән Нурфия, Фирая, Фәния апалар өйләреннән чиләге белән коймак пешереп алып килде. Кызлар коймакларны җылытып, чәйләр ясап, килүчеләрне сыйлый тора, ә без милли киемнәребезне киеп, ишегалдында җырлап-биеп кунакларны каршы ала торабыз. Бөтенесе дә килеп беткәч, һәр коллектив төркем-төркем булып, гармуннар уйнап, һәркем үз милли киеменнән, үз телендә җырлап, Сабан туе уза торган мәйданга төшеп киттек. Алгы сафлар мәйданга кергәндә, арттагылар клубтан чыгып та бетмәгән иде әле. Кичкә кадәр, көтүләр кайтканчыга кадәр барды ул көнне фестиваль.
Икенче елны 84 коллектив килде. Анысында район да булышты. Һәркемгә бүләккә Арча күчтәнәче – чәкчәк әзерләдек. «Элек бәйрәмгә бизәп ат җигәләр иде. Кунакларга шуны да күрсәтик әле», – дип, Шекә авылына җигә торган ат эзләп киттек. Кыңгыраулы атлар да булгач, ул фестиваль бигрәк тә матур узды.
Өченче елны чыгышлар тагын да күбрәк буласы иде, кыскарттык, бер коллектив бары бер генә номер күрсәтте. Сарманнар, Актанышлар, Азнакайлар, хәтта Чиләбедән үк килделәр. Монысының яңалыгы чигү буенча мастер-класс булды. Күргәзмәгә дип әзерләгән бөтен кулъяулыкларыбызны чүпләп алып бетерделәр. «Әбием шундыйны чигә иде, сатыгыз инде», – дип ялынган кешегә ничек каршы киләсең? Ташкичү кызлары чигәргә оста. Мәүҗидә Камалиева клубта чигү түгәрәге алып бара. «Безнең өйдә бөтен нәрсә чигелгән иде, – ди ул. – Әнием Рауза чигүче. Хәзер, һай, Рауза апаның теге өенә кайтасы килә, диләр». Түгәрәккә 12 кыз бала йөри, шома чигү төрен дә, ыргак белән читен челтәрләргә дә өйрәтә Мәүҗидә апалары.
«Өммегөлсем» кызларының өстендәге чигүле алъяпкычларны да үзләре чигеп, бала итәкле күлмәкләрне дә үзләре теккән. Ә чигүле читекләр – Арча осталарыннан.
Кызганма, дустым, җан җылың – изгелеккә шул җитә
Сәнгать белән генә чикләнмиләр мәдәният йортында. Ул хәзер игелекле эшләр штабы да: бөтен авыл бер булып, клубта маскировка җәтмәләре үрә, окоп шәмнәре ясый, җылы оекбашлар бәйли.
– Без монда гуманитар ярдәмне җыйдык та җыюын, ул аларга барып җитми икән, дигән хәбәр таралды, –
дип сөйли Гөлфия апа. – Тәнзилә белән икебез, ничек кенә үз кулларына тапшырып кайтырга икән, дибез. Шулай баш ватканда, «Ценим жизнь» дигән җәмгыять барлыгын белдек. Аларга үзебезнең ниятне җиткердек. «Максатыгыз нинди?» – диләр. Мин Коръән хәтем кылган идем. Шуны егетләребез янында багышлыйсым килде. Алар госпитальләргә медицина әйберләре илтә икән. Луганск, Донецк, Светлодарскидагы госпитальләрдә булып, бик тетрәнеп кайттык.
Икенче тапкыр барганда инде ныклап әзерләндек. Авылдашлар да бердәм булып күтәреп алды, кем нәрсә булдыра ала – бозылмый торган өй ризыклары әзерләп алып килделәр. Анда ашарларына бар аларның, ләкин гел консерва гына да ашап торасылары килми бит. Әниләрен күргән шикелле, күтәреп кенә йөртмәделәр инде бәгырькәйләрем. Азовстальгә дә кердек. «Монда кадәр килгәч, Азов диңгезен дә күрсәтик әле», – дип, диңгезгә дә алып бардылар. Халыктан җыеп алып килгән бөтен әйберләрне үз кулларына тапшырдык. Гармун да алып барган идем. Донбасс урамнарында «Авыл көе» бигрәк моңлы яңгырый икән. Соңгы баруыбызда Арча, Әтнә, Балтач егетләре очрады. Безне күреп, еламыйлар гына. «Артыгыздан яланаяк йөгереп кайтыр идек, апалар, бик сагындык», – диләр. Үзәкләр өзелде дә соң...
Күңел ача торган сәфәр түгел ул. Булды инде, төрле вакытлар булды... Бик куркыныч мизгелләрнең дә шаһиты булырга туры килде. Гөлфия һәм Тәнзилә апалар хәрби операция барган җирдән инде бишенче тапкыр урап кайткан.
Оста гармунчы гына түгел, оста мичче дә әле Гөлфия апа.
– Килен булып килгәч, өй салдык. Мич чыгаручы таба алмыйбыз. Ашытбашның мулласы чыгара чыгаруын, ләкин аны тотармын димә. Газ кергән вакытлар, барысына да газ миче кирәк. Артыннан бер атна йөреп карадым да, аннары, мөгезле кеше чыгармый инде аны, үзебез чыгарыйк, дип, дүрт табалык, турыдан гына менә торган итеп, кырыена газ мичен дә өеп, бер атна дигәндә мич чыгарып куйдым. Иске Ашыттан тагын берәү килгән. Балалар туңа, дигәч, аларда да өч көн мич чыгардым. Шуннан Алан авылыннан иптәш кызым кайткан, аның да йомышы шул. Бер барудан анда 27 мич чыгарып кайттым.
Чигү чигәргә яратам. Аны да, гармун уйнаган кебек, яратып чигәм, чөнки ул арттан матур булып бара. Буш вакытым булганда хәзер дә чигәм. Мөхәммәдия мәдрәсәсен тәмамладым. Коръәнне ике айга бер тулысынча укып чыгам.
37 ел 37 көн кебек кенә үткән дә киткән. Җырны яраткач, кешеләрне, авылымны яраткач, эшләдем дә эшләдем...
...Авыл клублары гомер-гомергә мәдәният учаклары булган. Шушы тирәлекне яктыртып, җылытып, балкытып торган учаклар. Мәдәният йорты хезмәткәрләре исә шул учакларны дөрләтүчеләр. Димәк, авылга ямь, кешеләргә яктылык һәм матурлык бирүчеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарийлар
0
0
Искиткеч уңган кешеләр бар. Ерак та түгел, якында гына. Сокланып, шаккатып укыдым
0
0