Логотип
Тормыш кыйммәтләре

Гореф-гадәтләр нигә сакланмый?

Кызганыч, хәзерге заман яшьләре татар халкының гореф-гадәтләре белән таныш түгел. Сабантуйдан кала, башкасын белмиләр дә. Ни өчен ничәмә дистә еллар буе яшәп килгән матур-матур гореф-гадәтләр үткәрелми? Нәрсә аларны онытырга мәҗбүр итә? Шушы сорауларга җавап эзлибез.

Әлфия Шаһиева 

Кызганыч, хәзерге заман яшьләре татар халкының гореф-гадәтләре белән таныш түгел. Сабантуйдан кала, башкасын белмиләр дә. Ни өчен ничәмә дистә еллар буе яшәп килгән матур-матур гореф-гадәтләр үткәрелми? Нәрсә аларны онытырга мәҗбүр итә? 
Шушы сорауларга җавап эзлибез. 

Гөлшат Таҗетдинова:
      – Хәзер яшьләрнең күбесе Ислам белән тыгыз бәйләнештә. Дини кануннар буенча яшиләр һәм шул җитә дип уйлыйлар. Тик татар булуларын оныталар.  Шулай ук бүген җыелып сөйләшеп утыруларны гаджетлар алыштырды. Барысы да шуларга кереп чумган. Элегрәк безгә әбиләрнең  аулак өйгә килеп йөрүләре истә. Алар чигү чигеп, йон эрләп, ямау ямап утыралар иде. Кайберләре йә бәлеш, йә кабартмалар пешереп керәләр. Ә хәзер кешенең капкасы көндез дә бикле... Каз өмәсе вакыты җитсә, ел да хатыннарны өмәгә чакырам, әмма килүче генә юк. Бәхеткә, кайсыбер авылларда бу күркәм йола әле дә яшәп килә, ләкин кызганыч, анда яшьләр катнашмый. Бу эш белән клуб мөдире шөгыльләнсә иде. Ул яшьләрне төрле уеннар, чаралар үткәреп кызыктыра алыр иде дип уйлыйм.

 Энҗе Закирова:
      – Татарлар бүтән гореф-гадәтләрнең мәгънәсен күрмидер. Әмма безнең гаиләдә йолалар әле һаман яши. Мәсәлән, «Килен токмачы»н ашатмыйча, «Кияү мунчасы» кермичә, кияүгә чыкмадым. Кунакка дәшүчеләр – туйны ашка алучылар да күп булды. 
      Каз өмәсенә килгәндә, хәзер каз үрчетүчеләр бармак белән санарлык кына бит. Күбесе кибеттән эшкәртелгәнне генә сатып ала.

Регина Шаһиева:
      –  Әти-әни балаларына боларның барысын да сөйләргә, өйрәтергә һәм күрсәтергә тиеш. Кайчандыр әти-әниемне эшкә чып-чын урыс авылына җибәргәннәр. Аларны анда «татар» дип еш кына кимсеткәннәр, гореф-гадәтләреннән көлгәннәр, хәтта үз исемнәреннән оялыр дәрәҗәгә җиткезгәннәр. Авызларын вата-вата русча сөйләшергә өйрәнгән алар. Шулай итеп, безнең гаиләдә йолалар да беткән, онытылган…

 Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, «Гаилә» мәчетенең имам-хатыйбы:
      – Яшьләрнең монда гаебе юк. Аларның күп очракта көннәре социаль челтәрләрдә үтә һәм алар анда татар халкының гореф-гадәтләрен күрми. Без үзебез йолаларны популярлаштырырга, күрсәтергә тиеш. Нинди генә социаль челтәргә кермә, чит илдән килгән яңа гадәтләргә (тәнгә тату ясату, япон мультфильмнарында японнар кебек киенеп йөрергә өйрәтү) тап буласың. Чөнки алар шушы контентны популярлаштыра. Шулай ук гаилә дә зур роль уйный. Бүген әти-әнинең күбесе, баласы тугач, туганнарын җыеп бәби чәе дә  уздырмый. Сөннәт туеның нәрсә икәнне дә белми. Шунысы бик аяныч...
     Халкыбызның гореф-гадәтләрен саклап калыйк. Татарлыгыбызның асылын югалтмыйк. Шушы кыйммәтле, бай мирасыбызны киләсе буынга да җиткерсәк иде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар