Логотип
Сәхнә арты

Екатерина Зиновьева: «Муса Җәлилнең хатыны роле – иң якты ролем»

Үзенең татар булуы ихтимал тамырлары, проектның камера артында калган серләре һәм җиңел роле турында

 

Күптән түгел Казанда режиссер Радик Кудояровның «Кара урман» фильмының премьерасын тәкъдим итү булды. Фильм герой-шагыйрь Муса Җәлилнең һәм аның көрәштәшләренең батырлыгына багышланган. Эпизодик рольләрнең берсен – Әминә Җәлилова ролен Белоруссиянең опера һәм балет театры актрисасы, балерина Екатерина Зиновьева-Провалинская уйнады. Үзенең татар булуы ихтимал тамырлары, проектның камера артында калган серләре һәм җиңел роле турында Екатерина «Сөембикә» журналына биргән интервьюсында сөйләде.


Екатерина, фильм төшерүләре турында каян белдегез? Әминә Җәлилова роленә сезне ничек сайлап алдылар? Кастинг уздыгызмы?
– Проект турында кастинг-директордан белдем. Ул миңа шалтыратты да: «Катя, роль өчен героиня эзлиләр. Мин бу хакта артыгын сөйли алмыйм. Әмма Радик Кудояровның ике кыскаметражкасын күргәч, үзе белән сөйләшкәч, бу режиссерны гомерем буе көткәнемне аңладым», – диде. Бу сүзләр хәлиткеч булгандыр. Проектның никадәр үзенчәлекле, мәгънәле, чын булуын аңладым. Ә кастингка килгәндә барысы да гадәти узды. Мин үземнең фотоларны, видеоматериалларны җибәрдем. Расланганнан соң мине Радик Кудояров белән очрашуга чакырдылар. Шунда Зөлфәт (Муса Җәлил ролен К. Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Зөлфәт Закиров башкарды) һәм Ксения (Чулпан ролендә) белән таныштым. Фильмның съемкалары хакында сөйләргә, социаль челтәрләрдә күрсәтергә ярамый иде.

Әминә роленә кадәр, сез нацистлар тарафыннан җәзаланып үтерелгән татар шагыйренең язмышы һәм аның көрәштәшләре турында белә идегезме?
– Әлбәттә, шагыйрь Муса Җәлил турында ишеткән бар иде. Кызганыч, бу проектка кадәр аның шигырьләрен укыганым булмады, җәлилчеләрнең батырлыгы турында да белми идем. Бөек шагыйрьнең язмышы белән якыннанрак танышкач, шундый шәхескә багышланган фильмда төшү зур дәрәҗә булуын аңладым.

Зөлфәт Закиров һәм Радик Кудояров

Үзегез Белоруссиядән булсагыз да, беренче карашка ук сездә төрки тамырлар бар кебек тоела. Бәлки, сезне Татарстан белән бәйләүче җепләр дә бардыр?
– Үз тамырларым турындагы рәсми мәгълүмат буенча безнең нәселнең күпмилләтле булуын төгәл беләм: белоруслар да, руслар да, поляклар да бар. Бервакыт бабамның 20 яшьлек чактагы фотосын күреп, аптырап калдым. Киң яңак сөякләре, күз уемнары... Чын татар егете инде менә! (Көлә.) Әйе, мин белорус кызларына бик охшамаган шул.
Шунысы кызык: «Кара урман» проекты белән танышуга берничә атна кала, без Казанга, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына гастрольгә килдек. Туры килүен әйт…

Расланганнан соң рольгә ничек әзерләндегез? Фильм бик кыска вакыт эчендә төшерелгән бит – 21 көндә!
– Очрашудан соң күренешләрнең ничек төшереләсе, режиссер бу рольдән нәрсә көткәне турында сөйләштек. Мин фильмдагы тарихи вакыйгалар турында мәгълүмат табарга тырыштым, Муса Җәлилнең кызы Чулпанның истәлекләрен укыдым. Радик Кудояров минем балерина булуымны белгәч, бу үзенчәлекне фильмда да кулланырга теләде. Төштәге образларның җиңел, менә-менә очып китәргә әзер булуы Мусаның чынбарлыгына капма-каршы куелды. Шуны да әйтеп китәргә кирәк, Радик Кудояров, Рудольф Нуриев турында документаль фильм төшергән режиссер буларак, балет дөньясына якын кеше. Ул миңа Ксения белән алданрак очрашып бию әзерләргә тәкъдим итте. Әлбәттә, бию балет кануннары буенча түгел, сәхнә калыпларына гына туры килергә тиеш иде. Бу идея миңа бик ошады. Ксения белән уртак тел табуны да җиңеләйтте. 

Чулпан ролен башкаручы кыз ксения

Сәхнәдә яратып башкара торган рольләрегез нинди? «Кара урман»дагы ролегез алардан нәрсәсе белән аерыла? 
– Мин ачышлар ясарга яратам. Элек үземне лирик героиня дип саный идем. Күптән түгел бездә Ольга Костель куелышында «Ромео и Джульетта» спектакленең премьерасы узды. Мин анда кырыс һәм хакимлек итәргә яратучы леди Капулетти ролен башкардым. Аңа кадәр бөтенләй капма-каршы образда уйнадым – «Анна Каренина»дагы үз-үзеннән ваз кичү дәрәҗәсендә ярата белгән Долли Облонская роле. 
Ә Әминә Җәлилова роле якты образ булуы белән истә калды. Ул көнне бөтенесе гел уңай килеп торды: һава торышы да, кояш та, күңелдәге якты бер нур да... Чулпан ханым истәлекләрен укыганда, сугыш алды елларын тормышының иң бәхетле, якты, самими вакыт дип искә алуына игътибар иткән идем. Шуңа без Ксения белән Мусаның истәлекләрендә якты, җиңел, бәхетле образ тудырырга тырыштык. Безнең эпизод – шагыйрь чынбарлыгындагы вакыйгаларның капма-каршысы. 
«Кара урман»да шәхесләрнең язмышы, үзара мөнәсәбәте белән танышу шәхси тормышым өчен дә үрнәк булды. Кешеләр арасындагы һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләрне менә шулай төзергә кирәк – бер-береңә ярдәм итәргә, тулыландырырга, янәшәңдәгеләрне дә бәхетле итәргә, ахырга кадәр терәк булырга. Муса белән Әминә бер-берсе өчен менә шундый кеше булганнар. Чын мәхәббәт аларга ахырга кадәр нык булырга, сайлаган юлларыннан тайпылмаска ярдәм итә. Нибары бер генә көнгә булса да күпләрнең тормышында үрнәк булган шәхесләргә якынаюым белән бәхетле мин. Бу ролемнең кадере дә шунда. 

Фильмга төшкәндә кыенлыклар булмадымы? Сезгә кечкенә Чулпан ролендәге бала белән уйнарга туры килде бит... 
– Минем үземнең ике улым бар. Ксения белән уртак телне бик тиз таптык. Рольгә тулысынча кереп бетеп, площадкага эчке әзерлек белән килергә яратам. Мин башка сценаларны күрмәдем, фильмның тулы вариантын күзаллый да алмый идем. Шуңа да карамастан, авырлыклар тумады. Бар да яхшы булачагын белә идем. Радик Кудояров нык ихтыярлы, эчке дөньясы бик бай кеше. Мин аңа режиссер буларак та, кеше буларак та ышандым һәм таләп ителгәннәрнең барысын да эшләдем, ничек килеп чыгар дип борчылмадым. Шуңа хезмәтебезнең нәтиҗәсен күрү аеруча кызыклы булды. Фильм миндә бик зур тәэсир калдырды. «Кара урман» – кеше җаннарының нәфис чагылышы ул. Моны бөтен кеше дә булдыра алмый. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар