Логотип
Белмәсәң бел

Үз бәяңне ничек күтәреп, теләкләрне чын итәргә?

Үз көченә, үз матурлыгына һәм үзенең талантына ышанган хатыннан уңай энергия агыла. Барыбызның да әнә шундый үз бәясен яхшы белгән, үзенә ышанган хатын-кыз буласы килә дә бит... Тик ничек итеп ирешергә соң моңа?

Үз көченә, үз матурлыгына һәм үзенең талантына ышанган хатыннан уңай энергия агыла. Андый хатын-кызлар әллә каян аерылып, күзгә ташланып торалар. Алар белән үзеннән-үзе дуслашасы, аралашасы килә. Барыбызның да әнә шундый үз бәясен яхшы белгән, үзенә ышанган хатын-кыз буласы килә дә бит... Тик ничек итеп ирешергә соң моңа? Әйдәгез, шул хакта сөйләшәбез!

Үз бәяңне күтәрү өчен иң беренче һәм иң гади адым – тышкы кыяфәтеңне үзгәртү, ди психологлар. Хатын-кызның бәясен комплиментлардан да яхшырак күтәрүче нәрсә юк. Әгәр дә урамнан узганда ир-егетләрнең яшерен карашын, хатын-кызларның көнләшүен сизәсез икән, димәк, нәтиҗәгә ирешкәнсез. 

Акча юк бит, диячәк хәзер кайберәүләр. Кемнеңдер вакыты, кемнеңдер көче булмаска мөмкин. Тышкы кыяфәтне үзгәртү, үз-үзеңне тәрбияләүне өйдә дә башкарып була бит. Тырнакларны өйдә буйый алмыйсызмы? Каш-керфекләрне тәртипкә китерү дә кулдан килмәслек эш түгел. Чәчләргә, биткә маскалар ясый аласыз. Бәлки, бер-ике тапкырдан сез көткән нәтиҗә булмас та, тик ышаныгыз: үз-үзеңне тәрбияләү хатын-кызга канәгатьлек хисе бирә. Ул хис тыштан ук күренеп тора. 

Физкультура, төрле күнегүләр, бию белән шөгыльләнү дә үзбәяңне арттырырга ярдәм итә. Моның өчен спортзалга бару мәҗбүри түгел. Андый күнегүләр белән интернет тулы. Зифалык, сәламәтлек, яхшы кәеф кемгә дә килешә бит ул. «Мин моны булдыра алам икән», дигән уй сезгә үз бәягезне күтәрергә бик нык ярдәм итәчәк. 

Үз-үзеңә ышанычны арттыру өчен җанга рәхәтлек бирүче шөгылең булу да кирәк. Андый шөгылегез булмаса, бәлки, менә болар кызыклы тоелыр. Әйтик, рәсем ясау. Рәсем ясарга өйрәнергә кызыксагыз, хәзер андый курслар бар. Теләге булган һәркемне өйрәтәләр. 
Фотога төшерергә өйрәнергә мөмкин. 
Төрле милли кухняларны өйрәнергә, әллә нинди әкәмәт рецептларны сынап карарга. Вәйт идея бу! 
Театрга йөрергә. Анда-санда бер түгел, ә һәр яңа премьераны карап барып, чып-чын театр белгече булырга мөмкин. Бу да сезне башкалар алдында кызыклы итә, үзбәягезне күтәрергә булыша. Соң, сөйләп җибәрәсез берәр артистның сәхнәдәге үзенчәлекләрен, теге спектакльдә алай иде, монысында болай... Кайлардан барысын да белә, дип, авызларын ачып торачаклар.
Сәяхәтләр. Әйе, сәяхәт итү өчен вакыт та, акча да кирәк. Ә сез үз тирәгездән башлагыз. Интернеттан якын-тирәдәге шәһәрләрнең кызыклы урыннары, тарихи вакыйгалары, атаклы шәхесләре белән танышыгыз.  
Хәзер күпләр социаль челтәрләрдә блог алып бара. Бу да үзбәяңне күтәрү өчен менә дигән шөгыль. Сез үзегез турында сөйләүдән, үз тормышыгызны күрсәтүдән тартынмый башлыйсыз. Сезне дә күбрәк кеше беләчәк. Язылучылар саны арткан саен, бәягез дә калышмас... 

Үзегезне башкалар белән чагыштырмагыз. Һәркемнең үз язмышы, үз юлы. Менә ул эшли ала, мин – юк. Менә ул уңышка ирешкән, мин – юк, дип, үз-үзегезне «ашамагыз». Бу дөньяда һәркем уникаль. Сезнең үз үзенчәлекләрегез бар. 

Үзегезне гел тәнкыйтьләп кенә тормагыз. Ешрак мактагыз да. Кешене мактаганда аның уңай шәхси сыйфатлары активлаша. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Тэпле акыл Һэрбер кешенеңдэ бэясен күтэрэ ала...

    Хәзер укыйлар