Логотип
Белмәсәң бел

Йокының да үз кагыйдәләре була

Япониядә моңа аеруча игътибар итәләр. Аларның махсус кагыйдәләр җыелмасы бар хәтта. Тынычлап йоклыйсыгыз килсә, сез дә ул кагыйдәләрне үти аласыз.


Япониядә моңа аеруча игътибар итәләр. Аларның махсус кагыйдәләр җыелмасы бар хәтта. Тынычлап йоклыйсыгыз килсә, сез дә ул кагыйдәләрне үти аласыз.

1 нче кагыйдә. Йоклап китәр өчен 20 минут вакыт җитә!
Бу – максималь вакыт исәпләнә. Әгәр 20 минуттан соң да йокының беренче стадиясенә керә алмасагыз, китап укыгыз, иртәгәсе көн планын башыгызда төзегез. Иң яхшысы – бүленә-бүленә 8 сәгать йоклаганчы, уянмыйча 5 сәгать йоклау. 
2 нче кагыйдә. Йоклар алдыннан берәр «ритуал» уйлап табыгыз!
Гәүдәне йокларга әзерләү өчен, ятар алдыннан көн саен кич кабатлана торган эш-хәрәкәтләрне билгеле бер эзлеклелеккә көйләгез. Теш чистарту, китап уку, телевизордан яңалыклар карау, җиңелчә гимнастика ясау һ. б. Кайбер гадәтләрегезне төшереп калдырсагыз да, гәүдәгез инде күнегелгән гадәтләргә җайлашкан була – тиз йоклап китәрсез.
3 нче кагыйдә. Йокы бүлмәсендә уртача температура саклансын! 
18–20 градус йокы өчен идеаль температура санала. Аннары бүлмәнең җилләтелгән булуы да бик мөһим! 
4 нче кагыйдә. Йокы алдыннан кайнар ваннада юынмаска!
Йоклар алдыннан кайнар ванна яки кайнар душ тән температурасын күтәрә, йоклап китүне кыенлаштыра.
5 нче кагыйдә. Яктылыктан, тавыштан качыгыз!
Алар йоклап китәргә комачаулый. Көчле музыка тыңламагыз, электрон җайланмалардан файдаланмагыз. Тәрәзәләрне калын пәрдәләр белән каплагыз.
6 нчы кагыйдә. Кичтән артыгын ашамагыз!
Йокы алдыннан ашасагыз, озак кына ярсыган хәлдә йөрисез. Ә сезгә, киресенчә, тынычланырга кирәк. 1 чынаяк җылы чәй яки сөт эчегез – яхшырак йокларсыз.
7 нче кагыйдә. Көне буе актив булыгыз!
Күзәтүләрдән күренгәнчә, көн дәвамындагы физик активлык төнге йокыны җиңеләйтә. Тренировкалар авыр булса, йокларга 4 сәгать кала шөгыльләнегез.
8 нче кагыйдә. Даими йокы графигын саклагыз!
Көн саен билгеле бер вакытта ятып, билгеле бер вакытта торыгыз. Мәсәлән, иртәнге 6 да торыр өчен, 20.45 тә, 22.15 тә ятарга, 7 дә торыр өчен, 21.45 тә, 23.15 тә ятарга кирәк.
9 нчы кагыйдә. Көн яктысында уяныгыз!
Яңа көн туып, кояш төшә башлаганда торыгыз. Бүлмәгә ут кабызганчы, калын пәрдәләрне тартып куегыз.
10 нчы кагыйдә. Йокыдан торуга ук тәнегезне җылытыгыз!
Төн дәвамында эчке температура төшә – ул әйбәтрәк йоклар өчен. Тору белән душта – җылы су астында торыгыз, тизрәк уянырга булышыр.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар