Логотип
Белмәсәң бел

Яратмаган эштән китәргә телисезме? Берничә киңәш

Дөньяда сәер бәйрәмнәр шактый. Бүген – шуларның берсе. 31 март көнне «яратмаган эштән китү көне» билгеләп үтелә.

Дөньяда сәер бәйрәмнәр шактый. Бүген – шуларның берсе. 31 март көнне «яратмаган эштән китү көне» билгеләп үтелә. Яратмаган, аягың тартмаган эштән китәргә тәвәккәлләгән көн, чыннан да, бәйрәмдер инде ул... 
Гомеребезнең бик күп вакыты эштә уза. Шуңа күрә, аның безгә акча гына түгел, шатлык та китерүе бик мөһим. Әгәр эшегездән тәм, ямь тапмыйсыз икән, нәрсәнедер үзгәртергә вакыт җитте дигән сүз. Әмма бу адымга бару бик җиңел түгел шул... 
Күңелегездә каршылыклы уйлар бар икән, бер карарга килергә, бәлки, менә бу киңәшләр ярдәм итәр.


«Яратмаган эш белән шөгыльләнү – гомерне исраф итү ул»
Ә гомер – һәркайсыбызда бер генә. Безгә бирелгән вакыт та чикле. Һәм аны үзеңә канәгатьлек китермәгән эшкә багышлау дөресме икән? Сез аның бер кызыгын да тапмыйсыз, мәгънәсен дә күрмисез икән – бигрәк тә. Эшегез турында уйлауга күңелдә ачу, ярсу кабара башлый, кәеф төшә икән, бәлки, тәвәккәлләргә вакыттыр? Үзеңә туры килгән эшне табу бик җиңел түгел, әлбәттә, әмма бит эзләп карарга була. Һичьюгы – беренче адымны ясарга. 

«Максат куелмаган план – ул хыял гына». 
Эшең турында ишетәсең дә килми. Ташлап чыгып китсәң, аннан да зур бәхет булмас төсле тоела... Шулаен, бәлки, шулайдыр да, тик ишекне ябып чыгып китү өчен тәвәккәллек кирәк шул. Аннан бигрәк башта конкрет план кирәк әле. Ә нинди эшкә күчәргә телисез? Яңа эштән нәрсә көтәсез? Менә бу сорауларга җавап табу сезне хыялыгызга күпкә якынайтачак. 

«Мөмкинлекләр үзләреннән-үзе тумый – аларны барлыкка китерегез»
Бер җай чыгуга эшегезне алыштырырга телисезме? Бәлки берәр танышыгыз, дустыгыз тәкъдим итәр аны, бәлки, берәр фирма үзе сезне эзләп табар... Болай итеп бик озак көтеп утырырга була. Телефон гына һаман да дәшмәячәк... Әгәр яңа эш эзләргә вакыт җитте дип саныйсыз икән, инициативаны үз кулыгызга алыгыз – резюме әзерләп җибәрергә авыр түгел бит. 

«Йә килешегез дә, кабул итегез, кабул итә алмыйсыз икән – үзгәртегез»
Эшегез кызыксыз, җитәкчегез мәгънәсез, эш урыны ерак, бернинди үсеш юк... Боларның барысы белән килешеп йә аны кабул итегез, йә, ниһаять, алардан котылу өчен нидер эшләгез. Креатив җитәкче, яңа кызык эш табыгыз. Эш урыны өегезгә дә якын булсын. Барысы да үз кулыгызда лабаса! Эзләгән, теләге булган кеше тапмый калмый! 

«Идеаль вакыт беркайчан булмаячак»
Әйтик, яңа эшне Яңа елдан эзли башларга ниятләдегез ди. Ул арада чаңгы сезонын ачасы бар, аннары авырып киттегез, шуның артыннан ук катлаулы проектка тотындыгыз. Аннан инде 8 Март – бәйрәмнәр җитә. Шуңа 1 Май бәйрәмнәре кушылып китә. Июньдә диңгезгә барырга планлаштыргач, язын яңа эш эзләүдән ни мәгънә инде дип уйлыйсыз. Җәйге яллар башлана – бу чорда беркайда да яңа хезмәткәрләр алмыйлар инде. Сентябрьдә резюмены кабат яңартырмын дип тынычланасыз. Тик бит олы улыгыз мәктәпкә керәсе ел, аннан өйдә ремонт та башлаган чак... Октябрьдә резюмега тагын бер тотынып карыйсыз, тик ниндидер эшкә бүленеп, ахырга кадәр эшләргә кабат кул җитми кала... Ул арада декабрь килеп җитә – алда Яңа ел бәйрәмнәре көтә. Бәйрәм алдыннан кем синең резюмены карап тора инде? Кыскасы, аңладыгыз – идеаль вакыт беркайчан булмаячак. Сузарга сәбәп гел табылып торачак. 

«Бүген эшләп булганны, иртәгәгә калдырмагыз»
Тормышында нидер үзгәртергә теләгән кешеләр, бик еш кына аны шулай «иртәгә тотынам» дип күчерәләр, аннан «берсекөнгә» диләр, аннан «киләсе атнага»... «72 сәгать» дигән кагыйдә бар. Әгәр ниндидер бер идеяне тормышка ашырырга телисез икән, аны якындагы 72 сәгать эчендә башлагыз. Шушы вакыт эчендә тотынмыйсыз икән, аның уңышлы башкарып чыгу шансы 100 процентка кими. Ягъни, сез аңа тотынмаячаксыз гына. Шулай булгач, нигә сузарга? Бүген резюмены җибәрәсез икән, иртәгә үк инде сезгә берәр тәкъдим белән шалтырату ихтималы да бар бит.   

«Бөтен нәрсә дә мөмкин. Мөмкин түгел кебек тоелганы күбрәк вакыт кына таләп итә»
Эшкә бөтенләй башка өлкәгә күчәргә телисез, әмма бу артык катлаулы кебек тоеламы? Яки башка шәһәргә китеп эшләргә хыялланасыз, әмма үзгәрешләр артык зур булыр дигән курку тотамы? Күптән инде берәр халыкара оешмада үзегезне сынап карарга телисез, тик инглиз телегез аксыймы? Чынлыкта, профессия белән бәйле кайбер хыялларны чынбарлык итү башта гына артык катлаулы тоела. Күз курка, кул эшли, диләрме әле? Моның өчен бары тик күбрәк вакыт һәм тырышып эшләү генә таләп ителә. 


«А» планы эшләми икән, онытмагыз – Әлифбада хәрефләр байтак әле»
Хыялга бару юлында җиңелүләр, чигенүләр булып тора – уңышка ирешкән кешеләр барысы да бу хакта әйтә. Шуңа күрә бер планыгыз барып чыкмаган икән, борынны салындырмагыз. Димәк, башка юлдан китәргә кирәк. Димәк, максатка ирешү өчен вакыт күбрәк сорала... Яңа эш эзләгәндә үҗәт булу кирәк. Уңышлар сезгә!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар