Сорау бирелгән – җавап бар! Хәзер инде хыялдагы туйга әзерләнер вакыт җитте. Яз, җәй – туйлар чоры. Ләкин аңа әзерләнгәндә ничек кенә ачуланышып бетмәскә дә, туйны үпкәсез итмәскә соң?
Купшы туй уздырырга телисезме, әллә гаиләгез туган көнне иң якыннар белән генә билгеләп үтәргә уйлыйсызмы, барыбер әзерлек кирәк. Хәзер инде кулга кәгазь белән каләм тотып, вак-төяк сорауларны язып хәл итә торган заманнар артта калды. Телисез икән инде, аерым дәфтәр башласагыз да хәерле булыр. Иң кулае – онлайн-планерлар. Аларның ниндие генә юк. Әзер сорауларга җавап итеп язып кына чыгасы. Бюджетны да шунда ук саный, кунаклар исемлеген дә төзи, башка киңәшләр дә таба аласыз. Кемнәрдер туйны башыннан ахырына кадәр оештырып чыгучы белгечләргә дә мөрәҗәгать итәр. Һәркемнең үз кесә калынлыгы...
Дата сайлауга килгәндә, ЗАГСка гаризаны, гадәттә, бер ай алдан бирәләр. Әгәр сезгә матур дата кирәк икән, бу мәсьәләне берничә ай алдан хәл итәргә кирәк.
Стиль һәм локация сайлауга да җитди карарга кирәк. Әлбәттә, һәр әзерлек этабы финанс яктан да уңайлы булырга тиеш. Сезгә нинди стиль ошауга карап, туйның һәм язылышу тантанасының кайда узачагын да уйларга кирәк булачак. Ресторанмы, банкет залымы, әллә яхтамы, кайсын гына сайласагыз да, тизрәк хәл итегез. Туй сезонында популяр мәйданчыкларда урын табу бик авыр.
Тормышыгызның иң мөһим көненә әле вакыт бар. Эшлисе эшләрегез дә шактый: фотосессия оештыру, әти-әниләр белән сөйләшү, туй киемнәрен сайлау, чакырулар әзерләү, аларны тарату, төп машинаны сайлау һәм башка күптөрле күңелле мәшәкатьләр... Шулар арасында туй балдагын сайлау да бик мөһим эш булып тора. Моңа да җаваплы карагыз. Гомумән, һәр эшне күңелегезне тыңлап башкарыгыз. Кеше тормышында бер тапкыр гына булырга тиешле туй көнегез бары тик матур мизгелләре белән онытылмаслык булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк