Логотип
Белмәсәң бел

Төргәгендә сакларга кирәк булмаган 10 әйбер

Өйне тәртиптә тоту, урынны экономияләү һәм интерьерны матуррак итү өчен эшләргә кирәк моны


Коры продуктлар  
Шикәр комы, он, макарон, он, тоз кебек әйберләрне һәрвакыт күпләп сатып алабыз. Аларны герметик савытларга салып саклау бик уңайлы. Бу, бердән, продуктларның сыйфатын сакларга ярдәм итә; икенчедән, аларның бетүен вакытында күреп алырга мөмкинлек бирә.


Чәй һәм каһвә  
Чәйне һәм каһвәне  төргәгеннән алып салу авыр. Чумырып алганда кашыкка күпме кергәнен чамалау кыен. Шуңа күрә чәй, каһвә бөртекләрен йә тарттырылганын махсус банкаларга салу яхшырак. Бу сезнең иртәнге чәй яки каһвә әзерләвегезне җиңеләйтер.


Уксус, үсемлек майлары, тәмләткечләр  
Уксус, үсемлек майлары яки тәмләткечләрне даими кулланырга уйлыйсыз икән, аларны дозаторлы савытларга салыгыз. Бу куллануны күпкә җиңеләйтер.


Йорт хайваннары ризыклары 
Алар өчен азык һәм башка кирәк-яракларны герметик савытларда саклагыз. Азыкның сыйфаты начарланмас, бөҗәкләрдән дә сакланырга ярдәм итәчәк.


Кухня һәм ванна кирәк-яраклары  
Кухня губкалары, табак-савыт юу машинасы таблеткалары, мамык  дисклар һәм башка көнкүреш әйберләрне уңайлы контейнерларда саклагыз. Шулай ук туалет кәгазьләрен дә  контейнерларда тотыгыз. Урынны да аз салыр, ванна бүлмәгез дә җыйнак күренер.


Душ өчен  кирәк-яраклар   
Шампунь, душ  өчен гельләр һәм гигиена өчен кирәкле әйберләрне махсус матур контейнерларда саклау уңайлы. Шул ук вакытта ванна бүлмәсендә тәртип булдырырга ярдәм итәчәк. Эстетика ягыннан да матур. Махсус бертөрле төстәге шешәләр сатып алырга мөмкин. 


Өй кирәк-яраклары  
Өйдә төрле кирәкле әйберләр бар, мәсәлән, батарейкалар, лампочкалар һәм башка вак-төякләр. Бу әйберләрне контейнерларга урнаштырып, һәрберсен аерым саклау уңайлы да, куркынычсыз да булыр.


Кул эшләре өчен әйберләр  
Кул эшләре белән шөгыльләнәсез икән, барлык кирәкле әйберләрне саклау өчен махсус контейнерлар кулланыгыз. Эшегезне дә җиңеләйтер, әйберләр дә таралып йөрмәс. 


Офис әйберләре  
Ручкалар, карандашлар, резинкалар һәм башка офис әйберләрен бер урында саклау өчен органайзерлар кулланыгыз. Кирәкле әйберләрне бик тиз табарга да ярдәм итәчәк.


Пазллар, өстәл уеннары, кечкенә уенчыклар  
Пазллар һәм уеннарның зур төргәкләре өйдә урынны бик күп ала. Уенчыкларны кечкенә пакетларга йә контейнерларга саклау яхшырак. Өйдә дә тәртип булыр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар