Логотип
Белмәсәң бел

Тиз картаерга булышучы җиде гадәт

Беркемнең дә тиз генә картаясы килми. Барыбызның да мөмкин кадәр яшьрәк күренәсе килә. Ә менә гадәтләр безнең картаясы килмәүгә карамый, үзләренең мәкерле эшләрен эшли тора.

Беркемнең дә тиз генә картаясы килми. Барыбызның да мөмкин кадәр яшьрәк күренәсе килә. Ә менә гадәтләр безнең картаясы килмәүгә карамый, үзләренең мәкерле эшләрен эшли тора. 40–45–50 яшендә үк карт күренмәс өчен, безгә алардан тизрәк котылырга кирәк. Әйдәгез әле, яшьлегебезне «урлаучы» шул яман гадәтләрне барлап чыгыйк.

Бер якта гына йоклау
Гадәттә кеше бер ягында гына йокларга өйрәнә. Ләкин бу бик зарарлы гадәт. Яткан якта биттә тирән җыерчыклар озак көттермәячәк. Иң яхшысы чалкан ятып йоклау. Тик кайбер кеше өчен бу уңайсыз поза. Әгәр чалкан йоклый алмасагыз, һичьюгында ортопедик мендәр сатып алыгыз. Кырын ятып йокларга яратучылар өчен махсус эшләнгәннәре дә бар. Мондый мендәр биттә, муенда җыерчыклар барлыкка килүне кисәтә.

Тәмәке тарту
Әлбәттә, безнең татар хатын-кызлары өчен ят гадәт бу. Шулай да әйтеп үтик: тәмәкедәге зыянлы матдәләр организмда хатын-кыз гормоны – эстрогенның ясалышын тоткарлый. Ә бу гормон тиренең торышы өчен дә җаваплы. Менә шуңа күрә дә тәмәке тарткан хатын-кызлар бик иртә картая. 

Актив мимика
Безнең йөзебез көн дәвамында нинди генә хисләрне белдерми. Әле ачуланабыз, әле елмаябыз. Бит тиресе әле тартыла, әле җыерыла... Мондый мимика, билгеле, эзсез калмый – бик тиз җыерчыклар барлыкка килә.
Үзеңне көн дәвамында контрольдә тотып бетереп булмаса да, күзне кысып, маңгайны җыерып, иреннәрне бөрештерү гадәтеннән арынырга мөмкин. Күп очракта без тик торганнан да бит мускулларын киеренкелектә тотабыз. Җиңелчә генә елмаю ул киеренкелекне бушатырга ярдәм итә. 

Битне кичтән чистартмау
Иртән битне юмау хәзер гадәти күренеш. Аеруча коры, сизгер тиреләр өчен файдалы бу. Ә менә кичтән бит тиресен чистартмый гына йокларга ятарга ярамый. Көн дәвамында тирегә тузан, корым, төрле микроорганизмнар утыра, өстәвенә, макияж тагын... Юынмый гына йокларга ятсагыз, бит тиресе суламаячак, ял итмәячәк.
Юыну өчен үз тирегезгә туры килгән чараны сайларга кирәк. Бит тирегез коры, нәфис булса, «молочко», «сливки» ише йомшаграк чаралар сайлагыз. Мицеляр су белән юынасыз икән, соңыннан аның үзен дә чиста су белән юып төшерергә онытмагыз. 

Битне дымландырмау
Бит тиресен чистарту гына түгел, аны көн дә дымландырып тору да бик мөһим. Көндезге кремнарның дымландыру үзлеге булганына игътибар итегез. Дымландыра торган тониклар, сывороткалар да кул астында гына торсын. 
«Дөрес» крем елның төрле фасылына һәм хатын-кызның яшенә карап сайлана.

«Компьютер муены»
Мондый күренеш күп вакытын телефонга яки компьютерга текәлеп утырып уздырган кешеләрдә күзәтелә. Моны «бухгалтер бөкресе» белән бутамагыз. «Компьютер муены» – муенның, дөя муены шикелле, алга таба сөрлегеп торуы ул. Бу исә муен тиресенең алдан шәлперәеп төшүенә китерә. Нәтиҗәдә, ике ияк барлыкка килә, җилкәләр һәм муен, иңбашлары сызлый. Әлеге гадәт аркасында барлыкка килгән үзгәрешләрдән тиз генә арынуы кыен. Компьютер белән эшләгәндә гәүдәгезнең торышына әледән-әле игътибар итегез, ә телефонны кулыгызга сирәгрәк, бик кирәк булганда гына алырга тырышыгыз. Пилатес яки йога белән шөгыльләнүнең дә шифасы зур. 

Кояштан саклаучы кремнар кулланмау
Кояшның ультрашәмәхә нурларыннан саклаучы кремнарны диңгез буенда яки пляжда гына кулланырга кирәк дип уйлаучылар ялгыша. Әлеге кремны язын-җәен көн дә кулланырга кирәк. Кояш нурлары тирегә кайда гына булсагыз да – бакчадамы, урамдамы, пляждамы – бик зыянлы. 
Тональ крем, пудра яки кершән (румяна) куллансагыз, аның да кояштан саклаучы функция башкара торганнары бар, шуларны сайлагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар