Логотип
Белмәсәң бел

Әтиләр көне нинди бәйрәм ул?

Сез бүген бездә бәйрәм икәнен беләсезме әле? Әтиләр көне икәнен? Әйе, әйе, быелдан башлап, бездә дә шундый бәйрәм булачак хәзер.

Сез бүген бездә бәйрәм икәнен беләсезме әле? 
Әтиләр көне икәнен? Әйе, әйе, быелдан башлап бездә дә шундый бәйрәм булачак хәзер. Шушы хактагы Указга Россия Президенты Владимир Путин шушы елның көзендә – 4  октябрь көнне генә кул куйды әле.
Әтиләр көне ел саен октябрьнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтеләчәк. (Алдан ук әйтеп куябыз: эш көне календарена бу берничек тә тәэсир итмәячәк – аны дүшәмбегә күчереп, өстәмә ял итүләр булмаячак.) Әтиләр көнен билгеләп үтү турында инде 2008 елда – Гаилә елында ук уйланыла башлый. Без моңарчы менә шулай рәсми рәвештә ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Әниләр көнен генә бәйрәм итә идек бит. Ә әтиләргә рәхмәтләребезне ирештерә торган махсус көн юк иде. 

Бәйрәмнең тарихы
1910 ел. Американың Вашингтон штатында урнашкан Спокан дигән шәһәрендә яшәүче Сонора Луиза Смарт Додд (1882–1978) Әниләр көне уздырган вакытта: «Ә ни өчен әтиләр өчен дә нәкъ шундый бәйрәм юк соң?» – дип уйлый. Алар да бит зурлауга, хөрмәткә, кадерләүгә лаек. Миссис Доддның үз әтисе менә... Аның хатыны алтынчы баласын тапканда үлеп китә. Ә ир, яңа туган шушы сабыен да, калган биш баласын да үзе тәрбияләп үстерә. Кабат гаилә кормый: алты баласына кырыс ата гына түгел, йомшак күңелле ана да була белә. Гражданнар сугышы ветераны була ул, бөтен гомерен фермада үткәрә.

Шушыларны  уйлаганнан соң, аның кызы гаиләдә атаның роле нинди зур булуы турында петиция яза. Урындагы җитәкчеләр аның бу тәкъдимен хуплап каршы алалар. Алар бу көнне башта әлеге хөрмәтле атаның – Уильям Смартның туган көненә туры китереп, 5 июньдә уздырырга ниятлиләр. Әмма оештыру эшләре озагракка сузыла һәм бәйрәм 19 июньгә күчә. 

Аннан бу идеяне башка шәһәрләр күтәреп ала. АКШның ул чактагы президенты Калвин Кулидж күңеленә дә хуш килә: «Мондый бәйрәм берничек тә артык булмас, ул аталар белән балалар арасын ныгытыр гына», – ди. 1966 елда Әтиләр көне инде Америка Кушма Штатларының милли бәйрәменә әйләнә. Традиция буенча, бу көнне хөкүмәт балаларын ялгыз үстерүче аз керемле аталарга ярдәм күрсәтә.  

Аны кайда ничек бәйрәм итәләр?
Америка
Аңлаганыгызча, ул аларда июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтелә. Бу көнне балалар үзләренең яратуларын, хөрмәтләрен әтиләренә генә түгел, бабайларына, абыйларына һәм үги әтиләренә дә җиткерә. 

Бөекбритания
Әтиләр көне аларда Американыкына бик охшаган: беренчедән, июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп үтәләр. Икенчедән, бу көнне әтиләрне зурлап төрле кичәләр оештыралар.

Австралия
Аларда бәйрәм сентябрьнең беренче якшәмбесенә туры килә. Бу көнне күбрәк әтиләре янында булырга, аларга бүләкләр бирергә тырышалар. Әтиләр көне аларда табигатькә чыгу өчен бер сәбәп тә булып тора: мондый пикниклар гаиләне ныгыта, аңа бәхет китерә дигән караш яши. 

Канада
Әтиләр көнен алар бик зурлап июньнең өченче якшәмбесендә билгеләп узалар. Әтиләренә рәхмәт йөзеннән бу көнне аларга кызыл розалар бүләк итәләр. Кемнең әтисе мәрхүм булган, алар бу көнне аларның каберләрен зиярәт кылалар, кабер өстенә ак чәчәкләр салалар. 

Германия
Алар бу көнне Пасханың кырыгынчы көнендә бәйрәм итәләр. Ул тәмле ризыклы, эчемлекле табын артында узарга тиеш дип саныйлар. 

Бразилия
Аларда Әтиләр көне – иң популяр бәйрәмнәрнең берсе. Бу көнне урамнар әтиләрне бәйрәм белән котлап матур сүзләр язылган реклама щитлары белән тула. Бар да үз әтиләренә бүләк бирергә тырыша. Гадәттә, ул аның берәр яраткан эчемлеге һәм конфетлар була.

Финляндия
Алар да Әтиләр көнен бик зур итеп уздыралар. Көндез зиратка баралар – мәрхүм булганнарын искә алалар. Ә кичен һәр гаилә табын янына җыела: җырлашып утыралар, бииләр. 

Италия
Әтиләр көне алардагы ир-атлар өчен иң зур бәйрәм санала. 

Балтыйк илләре
Аларда балалар бакчасына йөрүче нәниләр үз куллары белән нинди дә булса бер бүләк ясыйлар һәм әтиләренә, бабайларына бүләк итәләр. Ә олыларның бүләкләре, гадәттә, затлы парфюм яки кыйммәтле эчемлек була.

Япония
Ә аларда бу бәйрәмне «Малайлар көне»нә үзгәрткәннәр. Ир-атларга хас булган сыйфатларны – батырлыкны, кыюлыкны, тәвәккәллекне кечкенәдән үк тәрбияләргә кирәк дип саный алар. Булачак самурайларга бәйрәм көнендә кылыч, пычак кебек кораллар бүләк итәләр. 

Без ничек бәйрәм итәчәкбез? 
Бәйрәм уңаеннан бернинди премия бирүләр дә каралмаган. Әлегә зур тантаналар да булмаячак – илдәге эпидемиологик вазгыятьнең нинди икәнен беләсез... Әмма бу көнне әтиләргә үзләренең безнең тормышта бик мөһим кешеләр икәнен күрсәтү кулыбыздан килер дип уйлыйбыз. Әтиләр көне, чынлап та, хөкүмәт күзаллаганча, гаилә институтын ныгыту, гаилә традицияләрен искә төшерү көненә әйләнсен иде. 

Әтиләрне ничек котларга?
* Иң зур бүләк, әлбәттә, җылы сүз! Башка вакытта әйтелмәгән, әйтергә тартынган сүзләрне җиткерү!
* Бу көнне әти-әни йортына кунакка бару (кайту). Әти кешегә эшләрендә булышу.
* Бару (кайту) мөмкинлеге юк икән, телефоннан шалтырату.
* Ул күптән алырга хыялланган берәр әйберне бүләк итү.


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар