Логотип
Белмәсәң бел

Сәламәтлекне ныгыту өчен үлән чәйләре: составлары, рецептлары, куллану буенча киңәшләре

Халык медицинасы үлән чәйләренең күптөрле сихәтен белә. Алар даруны алмаштырмыйлар, ләкин организм өчен шәп дәва булып торалар.

Халык медицинасы үлән чәйләренең күптөрле сихәтен белә. Алар даруны алмаштырмыйлар, ләкин организм өчен шәп дәва булып торалар.

Ромашка чәе
Аны салкын тигәндә, хәлсезләнгәндә, ашказаны системасы авырулары вакытында, бавыр белән проблемалар булганда, метеоризм вакытында эчәләр. Ул тән температурасын төшерә, тамак авыртулар вакытындагы ялкынсынуны бетерә, йокысызлыктан интеккәндә булыша.
Вируслы инфекция булганда 1 чәй калагы ромашка чәчәкләрен 1 стакан кайнар суга салып, бераз суытасыз. Җылы чәйгә бал салып болгатыгыз. Тынычландыру тәэсирен арттыру өчен төнгә каршы 0,5 чәй калагы валерьяна тамырын кушыгыз.
Панкреатит, көчле ашказаны авыртуы вакытында 1-2 чәй калагы ромашканы 1 стакан кайнар суга салып, 10 минут тотыгыз. Аннары сөзеп, көнгә 3 тапкыр җылы килеш эчегез. Ләкин кайнар булмасын!
Кан басымы югары булганда, диарея күзәтелгәндә, күрем көчле килгәндә, эчтән кан савулар очрагында ромашка чәен эчәргә ярамый.  

Гөлҗимеш чәе
Кан  тамырлары өчен файдалы, кан басымын төшерә. Ашказаны органнарына уңай тәэсир итә. 
Гөлҗимеш – витаминнар күплеге ягыннан чемпион. Аңарда аскорбин кислотасы лимонга караганда 50 тапкыр күбрәк! Авитаминоз вакытында, салкын тигәндә иммунитетны ныгытыр өчен менә дигән!
Гөлҗимеш белән витаминлы чәй өчен вакланган 5 җимешне җир җиләге һәм мята яфраклары белән кушып, өстенә кайнар су агызырга кирәк. 10 минут суыткач, эчәргә ярый. Бавыр белән проблемалар булганда 15–20 кипкән гөлҗимешне 1,5 л кайнар суда 1,5–2 сәгать тотарга кирәк. Гөлҗимешне термоста пешерү яхшы – җылы килеш озак саклана. Гөлҗимеш чәе бөтен организм өчен файдалы булса да, тешнең эмаленә зыяны бар.
Тромбофлебит, гастрит, эч күбү, йөрәк авырулары, начар кан йөреше вакытында мондый чәйне эчәргә ярамый! 

Чабыр үләне чәе 
Чабыр үләне чәе составына эфир майлары кергән. Ул чәйгә антисептик һәм дезинфикция үзлеге бирә. Кәефне күтәрә, нерв системасы эшчәнлеген нормага сала, депрессияне бетерә, аппетитны яхшырта, иммун системаны җайлый. Чабыр чәен ютәл вакытында эчәргә киңәш итәләр. 20 г чабыр үләнен, 10 г беренче чәчәкләрен, 10 г әнис орлыгын, 10 г бака яфрагын, 10 г чык үләнен кайнап торган суга салып, 10 минут тотарга, сөзәргә һәм бал кушып эчәргә кирәк. Көн саен 3 чынаяк эчәргә киңәш итәләр.
Йөкле хатыннарга, бөер, бавыр белән проблемалары булганнарга, эч катканда, ашказаны белән җәфаланучыларга, шикәр чире  авыруларына, астма, калкансыман биз белән интегүчеләргә бу чәйне эчмәвең хәерле.

Камырлык яки дүләнә чәе
Йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына бик файдалы. Йөрәк мускуллары  эшчәнлеген яхшырта, кан йөрешен көйли. Өлкән яшьтәгеләр өчен бу чәй аеруча файдалы. 
Йөрәк авыртканда, 2 чәй калагы камырлык җимешләрен 1/4 л кайнар суда 20 минут тотыгыз. Тәүлеккә 2-3 тапкыр берәр чынаяк эчегез.
Йөкле хатыннарга, бала имезүчеләргә мондый чәй киңәш ителми. Күңел болгану, укшу, баш әйләнүләр китереп чыгарырга мөмкин.

Бөтнек чәе
Андагы төп компонент – ментол йөрәк-кан тамырлары, ашкайнату органнары, нерв системасы өчен файдалы. Ашказанындагы әчелекне киметә, ялкынсынуны бетерә, авыртуларны киметә.Организмны токсиннардан чистарта, аппетитны яхшырта, кан йөрешен нормальләштерә. Йөкле хатыннарга күңел болганганда бөтнекле чәй эчәргә киңәш итәләр.
Тынычландыра торган бөтнек һәм сары мәтрүшкә чәе өчен 1 чәй калагы вакланган бөтнек һәм сары мәтрүшкәгә 2 стакан кайнар су агызырга һәм 20 минут тотарга кирәк.
Ментолга сизгер кешеләргә, түбән кан басымлыларга, веналарда варикоз булганнарга, сару кайнаганда, ашказаны авырулары вакытында мондый чәй киңәш ителми. 

Мелисса чәе
Бөтнек кебек үк, химик составы бик бай. Халык медицинасында актив кулланалар. Мелиссаның эфир мае бик файдалы. Составындагы альдегидлар седатив тәэсир итү көченә ия, органик кислоталар вируслар белән көрәшергә булыша, ә спирт көчле спазмолитик булып тора.
Мелисса чәе йөрәк эшчәнлеген яхшырта, иммун системаны ныгыта, сулыш, ашказаны органнарына, сидек куыгына уңай тәэсир итә. Йокысызлык, невроз борчыганда, кан басымы югары булганда эчәргә киңәш итәләр.
Тынычландыра торган мелисса чәе  өчен 1 чәй калагы мелисса яфраклары өстенә кайнар су агызырга һәм 10 минут төнәтергә кирәк. Көнгә 3 мәртәбә берәр стакан эчегез. Мелиссаны гадәти кара чәйгә дә кушарга була. 
Кан басымы түбән булса, эпилепсия күзәтелсә, ашказаны һәм эчәк авырулары борчыса, мондый чәй зарарлы.

Иван-чәй (кипрей)
Бу үләндә С, В витаминнары, алколоид, флавоноид, марганец, бакыр һәм тимер бар. Бөерләр өчен бик файдалы. Шлакларны һәм токсиннарны чыгара, шешенүне бетерә.
 2 чәй калагы иван-чәйгә 600 мл кайнар су агызып, 3–5 гөлҗимеш җимеше кушып, 10 минут тотсаң, йөрәк өчен бик файдалы чәй булыр ул. 
Кан куерганда,, тромбофлебит, тромбоз булганда, мондый чәйне эчмәү хәерле. Озак вакыт бу чәйне кулланучыларны ашказаны авыртуы борчырга мөмкин.

Юкә чәе
Салкын тиюнең беренче билгеләре сизелүгә үк эчә башлыйлар.Нервларны тынычландыра, шешенүләрне киметә, температураны төшерә. Кайнар чәй организмның каршы тору көчен активлаштыра, бик туңганда профилактик чара буларак кулланыла.
Бизгәк тотып калтыранганда, 2 чәй калагы юкә чәчәгенә 1 стакан кайнар су салыгыз. 10 минут тоткач, сөзеп, бик кайнар килеш эчегез.ОРВИ һәм грипп вакытында 20 г юкә чәчәген , 10 г гөлҗимешне, 10 г ромашканы, 10 г кара җиләкне болгатасыз да 1 аш кашыгы шул катнашмага 1 стакан кайнар су агызып, 1 минут кайнатып аласыз.Сөзелгән чәйне көн саен 2-3 чынаяк эчәргә киңәш итәләр. 
Йөрәк авырулары, кан тамыры проблемалары, бөердә ташлар булганда, юкә чәе белән мавыкмагыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар