Логотип
Белмәсәң бел

Сез моны белергә тиеш: картаюның 7 билгесе

Тикшереп карагыз әле, өлкән яшьтәге ханымга әйләнеп бармыйсызмы? Ничә яшьтә булу мөһим түгел бит әле ул...


 Тикшереп карагыз әле, өлкән яшьтәге ханымга әйләнеп бармыйсызмы? Ничә яшьтә булу мөһим түгел бит әле ул...


Сирәк елмаясыз
Тикшеренүләр исбатлаганча, яшь кызлар өлкән яшьтәге хатыннарга караганда ешрак елмая. Моны аңлатып та була: яшь барган саен, проблемалар арта, җаваплылык, бурычлар күбәя. Бу эмоциональ халәткә дә тәэсир итми калмый. Арыган хатын-кызлар бервакытта да яшь кызлар кебек күренмәячәк. Шуңа күрә уйлап карагыз әле: бәлки, тормышта бар нәрсәгә дә җитди карамаскадыр?!.


Күп вакытны өйдә уздырасыз
Кафе, кино, дус кызлар белән очрашу, кагыйдә буларак, яшь кызлар тормышында күбрәк. Ә гаиләле хатын-кызлар уйлаган саен, өйдән чыгып китә алмый: балалар мәшәкате, ашарга пешерү...  Алар гаилә тормышыннан ял ала алмый. Җитмәсә яшь барган саен өйдән чыгып китү психологик яктан да авырлаша башлый. Менә шунда җиңеллек тә, карарларны тиз кабул итә алу сәләте дә авырлаша. Бу инде гомер көзе дигән сүз.


Киенүгә артык игътибар бирми башлыйсыз
Өлкәнәйгән хатын-кызларны трендлар кызыксындырмый башлый. Алар мода артыннан да кумый, нәрсә уңайлы, нәрсә бар, шуны кия. Гел бер үк киемнәр киеп йөрергә мөмкиннәр. Гардероб үзгәртү турында уйламый да, чөнки ул аларны кызыксындырмый да. 


Үзгәрәсе килү теләге бетә
Сүз чәчне алсу төскә буяу йә пирсинг ясату турында бармый. Ә бәлки тышкы кыяфәтне бераз булса да үзгәртү, мәсәлән, чәчне башкача кистерү теләге тумый. Ә хатын-кызлар өчен үзгәреп тору бик мөһим. 


Артык авырлык җыю
Артык авырлык беркемне бизәми. Җитмәсә, ул сәламәтлек белән проблемалар килеп чыгуга да сәбәпче. Ә авыру – картаюга олы юл ул. Җитмәсә, бөкерәеп тә йөри башласагыз, тышкы кыяфәт матурлыгы үзеннән-үзе югалачак. Шуңа күрә туклануга үтә игътибарлы булыгыз. Яшьлекне саклау өчен хәрәкәтнең дә мөһим булуын исегездән чыгармагыз. 


Башыгызны иеп йөрисез
Башыгызда һәрвакыт проблемалар. Әйләнә-тирәдәге матурлыкка кайчан соңгы тапкыр сокланганыгызны инде хәтерләмисез. Башыгызны күтәреп йөрегез! Шул вакытта гына яңа тәэссоратлар алырсыз. 


Үзегезне карамый башладыгыз
Коры тире, муенча җыерчыклар, йөз үзгәрү, пигментация – бу хатын-кызлардагы картлык билгеләре. Әлбәттә, картаюны туктатып булмый, әмма аны әкренәйтергә мөмкин. Картаю билгеләре артык күзгә ташланмасын дисәгез, яшегез барган саен үзегезне ныграк тәрбияләгез.Үз-үзегезгә массаж ясарга өйрәнегез («Сөембикә» журналын укучылар өчен махсус күнегүләр, массаж ясарга өйрәтәбез). Битнең матурлыгын дөрес массаж озакка саклаячак. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар