Логотип
Белмәсәң бел

Редиска кемгә дә файдалы!

Җәй башында безнең өстәлләрдә иң элек редиска, ягъни төче торма күренә башлый. Беренче карашка гына гади тоела ул! Аның никадәр файдалы икәнен беләсез микән? 

 

 

Җәй башында безнең өстәлләрдә иң элек редиска, ягъни төче торма күренә башлый. Беренче карашка гына гади тоела ул! Аның никадәр файдалы икәнен беләсез микән? 

 

1. Яман шештән саклый. Редисның кызыл төсе аның флавоноидларга бай булуын сөйли. Антоцианитлар – табигый антиоксидантлар, алар онкологик авыруларны булдырмый калуга сәләтле. 

Тамырлылар арасында редис С витамины чыганагы булуы белән билгеле: 250 грамм редискада С витаминының тәүлек нормасы бар. Редисның кызылларын сайларга тырышыгыз, анда аскорбин күбрәк була. С витамины исә иммунитетны ныгыта, матдәләр алмашын җайга сала, организмны атеросклероздан саклый. Яфракларныда да витаминнар җитәрлек. Шулай ук аңарда хатын-кызларга кирәк булган фолий кислотасы күп. Редис яфракларын салатларга, щи, окрошкага кушарга, кәбестә кебек томалап пешерергә мөмкин. 

 

2. Йөрәк, кан тамырларын ныгыта. Редис канны сыеклый, кан тамырлары стенасын ныгыта, клетчатка күп булу исә кандагы холестеринны киметә. Редис составындагы антоцианнар йөрәк һәм кан тамырлары сәламәтлеге өчен  мөһим. Йөрәк-кан тамырлары эшчәнлегендә проблемалар булганнарга рационда  редислы салатлар булса яхшы. Веналарда варикоз булганда да тромблар барлыкка килмәсен өчен редиска ашарга кирәк. 

 

3. Кан басымын төшерә. Редис калийга, натрийга, кальцийга, тимергә, С, Е, РР витаминнарына бай. Билгеле булганча, организмда калий җитмәсә, йөрәк эшчәнлеге, кан йөреше начарая, кан басымы күтәрелә. 

 

4. Бавыр өчен файдалы. Редисның өтеп ала торган тәме  – бавыр өчен файдалы булу күрсәткече. Ул организмны шлаклардан, токсиннардан чистарта, сары авыруы булганнар еш кулланса, канда билирубин төшә. 

 

5. Шешләрне кайтара. Үсемлек мае йә каймак белән ясалган редис салаты эчәкләр эшчәнлеген яхшырта, клетчаткалар күп булу сәбәпле, эч катканда булыша. Редискада кандагы шикәрне нормальләштерүче матдәләр бар. Шуңа шикәр авырулы кешеләргә тәкъдим ителә. 

 

6. Баш авыртуны баса. Маңгайны, чигәләрне яңа чыгарылган редис согы белән ышкыгыз, баш авырту кимиячәк. 

 

7. Ютәлне йомшарта. Редис согы астма, бронхит белән авыручыларга тәкъдим ителә. Сулыш юлларында җыелган какырыктан арындыра, һәм шулай ютәлне дә туктата. Редис согын  кишер согы белән кушып эчәргә киңәш итәләр, ашказаны лайласын ялкынсынудан саклый ул. 

Балага атнасына 1-2 тапкыр шундый сокны берәр стакан эчереп, иммунитетны ныгытырга, салкын тиюләргә бирешмәскә була. 

 

8. Ябыгырга булыша. Редис ашап, берничек тә тазармыйсың. 100 грамм тамыразыкта – нибары 14 килокалорий. Ул матдәләр алмашын яхшырта, май туплануны тоткарлый. Шуңа күп диеталарда менюда ул. Артык килограммнары булганнар өчен редиска салаты менә дигән! 

 

9. Тирене дымландыра һәм туендыра. Фосфор, цинк һәм витаминнар тән тиресе өчен файдалы. Редиска согы тирене дымландыра, ә редисны кырып ясалган битлек битне чистарта, тукландыра. Күп кенә косметика компанияләре редисның бетчәләрне бетерү, ялкынсынуларны дәвалау үзлеген уңышлы файдаланалар, дезинфекция үзлеге көчле. 

 

10. Шәп тәмләткеч. Аксымнар –  йомырка, сыр, тавык ите белән редис әйбәт яраклаша. Томалап пешереп йә кыздырып, табынга бирәләр. 

Менә мондый туклыклы салат ясый аласыз: тавык бавырын суган белән кыздырыгыз, аңа түгәрәкләп туралган редис кушыгыз – 10 минуттан әзер була. 

Бер бәйләм редисны яшел кыяр, укроп, яшел суган белән бутыйлар, аңа зәйтүн мае һәм майонез кушалар. Салат әзер. 

Редиска составындагы горчица мае үзенчәлекле тәм бирә. Кайберәүләргә ошамый ул. Моның өчен редисканы кабыгыннан чистартырга һәм бераз кайнар суда тотарга кирәк. 

Әлбәттә, редисны бер көндә килолап ашарга димәгән. 5-6 баш ашасаң да җитә. Калкансыман биздә проблемаларыгыз булса, тыелырга туры килер. Зоб китереп чыгару ихтималы зур. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар