Логотип
Белмәсәң бел

Өйне җыйнаксыз күрсәтүче алты начар гадәт

Безнең күбебез өйдән иртүк чыгып китеп, кич кенә кайтабыз. Билгеле, җыештырылган, пөхтә өйгә кайтып керүе бик күңелле. Менә бу алты начар гадәт безнең бар тырышлыгыбызны юкка чыгарып, өебезне җыйнаксыз итеп күрсәтергә мөмкин. 

Безнең күбебез өйдән иртүк чыгып китеп, кич кенә кайтабыз. Билгеле, җыештырылган, пөхтә өйгә кайтып керүе бик күңелле. Менә бу алты начар гадәт безнең бар тырышлыгыбызны юкка чыгарып, өебезне җыйнаксыз итеп күрсәтергә мөмкин. 

Иртән диванны җыймыйча китү. Әгәр дә сез диванда йоклыйсыз икән, аны иртән җыеп китәргә кирәк. Гадәттә, бүлмәдә урын кысан булганда диванда йоклыйлар. Җәелгән диван болай да исәпле урынны биләп, бүлмәне тар һәм җыйнаксыз итеп күрсәтә. 

Кухня өстәлен әйбер белән тутыру
Кухнядагы эш өстәлләре гел буш калырга тиеш. Көн дә кулланмый торган савыт-сабаны, көнкүреш техникасын шкафка алып куярга кирәк. Өстәл өсләре буш булса, бүлмә зуррак, пөхтәрәк күренә. Савыт-саба юа торган сыеклыкларны, губкаларны шкаф эченә эленә торган корзинкаларга яшерергә була. 

Өйне җыйнаксыз күрсәтә торган тагын бер гадәт – ишек төбендәге аяк кием отряды. Моның сәбәбе, әлбәттә инде, урын булмаудан. Ләкин алгы бүлмә идәнендә тезелешеп киткән туфлиләр, ботинкалар килеп керүгә үк бүлмәнең җыйнаксызлыгын күрсәтеп тора. Аяк киемнәрен куяр өчен тар гына шкафлар сатыла, алар иң тар бүлмәне дә артык биләми, урынны күп алмый, ә үзләренә әллә ничә пар аяк киеме сыя. 

Гадәттә, без өйгә кайткач, өс киемен ачык элгечкә элеп куярга гадәтләнгән. Әйтергә кирәк, бик тә начар гадәт. Күп вакыт ул элгечләрдә җәй көне дә кышкы тунны күрергә була. Болай да артык иркен булмаган алгы бүлмәне тагын да тарайтмас өчен, ачык элгечләрдә кием-салым минимум булырга тиеш. Кимәгәннәрне шкафларга алып куегыз. 

Өйне график буенча җыештыру шулай ук яхшы гадәт түгел. Өйдә һәрвакыт тәртип булсын өчен, кайвакыт графикны бозарга да туры килә. Сирәк җыештыру вакытны һәм көчне күбрәк тә ала әле. 

Уңган хуҗабикә имиджын бозучы тагын бер нәрсә – искереп, тапталып беткән өй чүәкләре. Гадәттә мондый иске чүәкләрне кунаклар килсә, кирәге чыгар дип ташламыйлар. Һәм юкка ташламыйлар, мондый аяк киеме иң матур өйнең дә ямен җибәрә. Кунаклар өчен дә матур чүәкләр әзерләп куярга кирәк. 

Кухнядагы, ванна бүлмәсендәге төрле төстәге эреле-ваклы сөлгеләр дә бүлмәне җыйнаксыз итә. Кухняда кулланышта кырык тастымал тотканчы, бер-икене генә куеп, аларны ешрак алмаштырып торсаң яхшырак. Ваннада исә барлык сөлгеләр дә бер үк төстә булса, күркәмрәк. Җете төслеләр түгел, нейтраль төсле сөлгеләр отышлы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар