Логотип
Белмәсәң бел

Өйдәге чүп-чардан ничек котылырга?

Өйне иске әйберләрдән арындыру – яшәешне яхшыртуга бер адым ул.

Әгәр өйдә үзеңне уңайлы хис итмәсәң, димәк, тәртип урнаштырырга, артык-портык әйберләрдән котылу ягын карарга кирәк. Ваннадагы киштәдә өч ай инде кул кремы тора, беркем кулланмый... Стеллаж иске кәгазьләр белән шыплап тулган... Китап киштәләре тузанга баткан китаплардан сыгылыр дәрәҗәдә... Һәр өйдә әллә кайчан онытылган әйберләр җыелып яткан урын булмый калмый әнә шулай.

Кирәксез әйберне ташлап, киштәдәге урынны бушатасың, позитив энергиягә юл ачасың. Ә шул иске-москыдан ничек котылып була соң?

Сынган әйберләр, ярылган савытлар, кителгән чынаяклар, искергән косметика – болар яшәешкә барьер булып тора. Тәртип булган җирдә генә үзеңне рәхәт тоясың.

Фатирны чүп-чардан чистарту шомлы уйларны, куркуны киметә. Нервларыгыз тәмам какшаган булса, шкаф киштәләрен рәтләгез. Ул эш тынычландыра, ә ахыргы нәтиҗәне күреп, канәгатьлек аласың.

Пространствоны дөрес оештыру вакытка экономия ясый. Күп әйбер булган өйдә һәрвакыт нидер югала, эзләгән әйбернең кайда ятканын белмисең. Кирәксез әйберләрне ташлап, иң кирәклеләрен тәртипләп билгеле урынга куйсаң, җан тынычлыгы аласың. Теңкәгә тиеп торган әйберләрдән арынуга, ышаныгыз, өйдә уңайлы атмосфера урнашачак, сулышлар киңәеп китәчәк.
 

Иске хламнан котылуның үз кагыйдәләре, тәртипләре бар икән бит. Менә алар:

1. Шундук тәртип урнаштыр!
Бу эшкә һәр көн 15 минут вакыт бүлеп, әз-әзләп кенә җыештырынып йөрмә. Беркайчан да чүп-чардан котыла алмаячаксың. Син башка бүлмәләрне тәртипкә китерергә керешкәнче алдагы көннәрдә җыештырылганнары яңадан чүп-чар белән тула. Башкалар комачауламый торган бер көнне махсус шушы эшкә багышла да бер талпынуда чистартып куй.  

2. Бүлмәләр буйлап түгел, категорияләп җыештыр!
Киемнәргә тәртип кертәсең килсә, төрле шкафларны, комод тартмаларын бушатып, кием-салымны бер урынга өй дә шундук аера башла: ташлыйсыларын, кемнәргәдер бирергә дигәннәрен, үзең яратып кия торганнарын... Гел киелмәгәннәре дә шунда булачак. Косметиканы җыйганда да, ваннадагы, йокы бүлмәсендәге, киштәләрдәге төрле банкаларны бергә туплап хәл ит: өч бит кремың бар инде, тагын дүртенчесе кирәкме? Кибеп беткән тырнак лаклары сиңа бик хаҗәтме?

3. Һәр категориягә – бер көн!
Бөтенесен берьюлы җыештыру катлаулы булачак. Сувенирлар, истәлекле әйберләрне җыештырганда аеруча үзен сиздерәчәк ул. Бер көнне – киемнәрне, икенче көнне – косметиканы, аннары – даруларны, алга таба документларны тәртипкә китер. 

4. Якыннарың комачауламасын!
Шәхси әйберләрне актарганда беркем дә комачауламасын. Ул әйбер, беренче чиратта, синең үзеңә ошарга тиеш – чөнки син киеп йөрисе. Әле әйбәт, кемгәдер бирергә кызганыч, дигән сүзләрне тыңлама, бу итәк миңа килешәме, юкмы, дип тә сорама. Ул сине сөендерәме, юкмы – иң мөһиме шул! Әйберләрне җыештырам дип, якыннарыңны иске кием-салымга күммә тагын! Кирәкмәс киемнәрне, башка әйберләрне дачага йә авылга, әти-әни йортына кайтарма, анда да алар буш урынны тутырып кына торачак.

5. Әйберне кулыңа алгач, тагын бер кат уйлап кара: ошыймы ул, бик кадерлеме сиңа?
Уңай эмоцияләр тудырса, калдыр. Күлмәк яхшы сыйфатлы булып, гәүдәңә ятып торса да, кимәсәң, яратмасаң, һич жәлләмичә аннан котылу ягын кара. Аннары тузган киемнәреңне барла. Кайсы тишек, кайсында гел бетереп булмый торган таплар бар. Тузган киемнән үзенә генә хас тынчыган ис тә килә әле. Югач та бетми ул. Исеңдә тот: әйбер сиңа хезмәт итәргә тиеш, син аңа түгел.

6. Яңа әйбер искене алыштырсын.
Ашыгып, кирәксә-кирәкмәсә әйбер җыйма. Бер әйберне ташладың, аңа алмашка яңасы килсен. Яңа гардероб белән тормышыңның яңа этабын башлап җибәр. Минимализмга омтыл. Өегездә һәрчак тәртип, чисталык булыр. 

Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/young-woman-surrounded-by-piles-clothes_19510644.htm#fromView=search&page=2&position=41&uuid=fa883ad8-173b-4655-ab2a-011dcd4932cb&query=%D1%85%D0%BB%D0%B0%D0%BC
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар