Логотип
Белмәсәң бел

Ничек режимга керергә?

Тугыз көнлек Яңа ел каникуллары тәмам. Иртәгә эшкә! Эш режимына ничек кенә кереп китәсе дип хафалансагыз, бу киңәшләр сезнең өчен.

Эш режимына ничек кенә кереп китәсе дип хафалансагыз, бу киңәшләр сезнең өчен.

Йокы режимын көйләгез. Бу – иң беренче бурыч. Ял көннәрендә төнге икедә-өчтә ятып, йокыдан унда гына уянырга гадәтләнгән булсагыз, хәзер моны онытырга туры киләчәк. Бүген йокларга кичке уннан да калмый ятыгыз. Әйе, бәлки тиз генә йокыга китә алмассыз, шулай да биш миегез гадәти режимга күнегә башлаячак. Йоклар алдыннан телефоннарыгызны сүндерегез, экранның зәңгәр уты йокы гормонын тарката.

Ризыкны үзгәртегез. Ялларда сыйланып та карадык соң... Күпләр диета турында уйлана башлагандыр. Бәйрәмнән соң ук диетага утырырга киңәш ителми. Эшкә чыгу болай да организм өчен стресс, өстәвенә диета да кушылса?! Бары тик авыр ризыклардан баш тартып,  җиңелчә аш-су белән туклануга күчегез, суны күбрәк эчегез. 

Тынычрак булыгыз. Атна башында ук үз алдыгызга катлаулы бурычлар куймагыз. Эш атнасын җиңелрәк эшләрдән башлагыз. Әлегә зур планнар кормый торыгыз.  Эшкә әкренләп ияләшегез. Гадидән катлаулыга таба барыгыз.

Эшегезне планлаштырып башкарыгыз. Беренче көннәрдә баш эш турында уйламый, фикерләр чуалган була. Алдан план корып куйсаң, эшкә керешүе җайлырак. Хәзер моны, аннары моны эшлим дип, баш миенең төгәл биреме булса, фикерегезне туплавы җиңелрәк. 
Бераз җиңелрәк карагыз. Без барыбыз да кешеләр! Эшкә бер дә керешеп китә алмыйсыз икән, үзегезне битәрләмәгез. Һәр нәрсәгә дә ияләнергә кирәк. Бер атнадан тагын ял, дип, күңелегезне күтәреп алыгыз. Икенче атнада инде күпкә җиңелрәк булачак.  

Үзегезне шатландырыгыз. Алдагы ялларга берәр күңелле хәл уйлап куегыз. Мәсәлән, яраткан киномны карыйм, яңа әйбер сатып алам, кафега барам, авылга кайтам... Алда күңелле вакыйга көткәнен белүдән, көннәр тизрәк узачак.  

Үзегезне алдалагыз. Эшлисе килмичә, ялкауланып торсагыз, баш миегезне алдалагыз. Мәсәлән, сезгә отчет язарга кирәк, ди. Ә сез үз-үзегезгә болай дип әйтегез: «Мин әле отчет язмыйм, әзерләнәм генә». Әзерлек стадиясеннән башкару стадиясенә күчкәнегезне сизми дә калырсыз. 
 
Үзгәреш кертегез. Эшегезгә барасыгыз килми икән, бер кечкенә генә яңалык кертегез. Мәсәлән, маршрутны үзгәртеп карагыз, башка юлны сайлагыз яки башка транспортка утырыгыз. Өйләгә дигән ризыкны үзегез белән йөртсәгез, беренче атнада ашханәгә йөреп алыгыз.   

Менә шушы кечкенә генә киңәшләр беренче эш атнасында «тәртәгә җиңелрәк керергә» булышачак. Сынап карагыз әле! 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар