Логотип
Белмәсәң бел

Мандарин кабыгын ташламагыз!

Кыш ул – әфлисун һәм мандарин сезоны. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә мандариннар алмый калмассыз. Берүк кабыкларын ташлый күрмәгез! Без сезгә аларны да файдалы итеп куллану өчен берничә киңәш бирергә телибез.

Кыш ул – әфлисун һәм мандарин сезоны. Яңа ел бәйрәмнәрендә дә мандариннар алмый калмассыз. Берүк кабыкларын ташлый күрмәгез! Без сезгә аларны файдалы итеп куллану өчен берничә киңәш бирергә телибез.

Цукат
Моның өчен 300 г мандарин яки әфлисун кабыгы (башта аларны кер сабыны белән яхшылап юыгыз һәм ак элпәләреннән чистартыгыз), 150 мл су һәм 300 г шикәр комы алыгыз. Әзер кабыкларны якынча 1 см булган тасмаларга телегез һәм 6 сәгатькә чиста салкын суга салып торыгыз. Суын алыштырып, тагын 6 сәгатькә калдырыгыз. Кәстрүл төбенә аз гына су салып, чылатылган кабыкларны 5 минут пешереп, суын түгегез. Шунда ук 300 мл су һәм шикәр комын салып, мандарин кабыкларын сүрән генә утта 1 сәгать пешерегез. Сироп кайнап бетә дияргә мөмкин. Пешкән мандарин кабыкларын пергамент кәгазе җәелгән табага тезеп, 60 градуска кадәр җылытылган мичтә әйләндерә-әйләндерә киптерегез. Өйдә генә дә киптереп була, ләкин алай озаграк кибә. Балалар өчен менә дигән конфет була бу!

Фанта
Моның өчен 2 әфлисун яки 4-5 мандарин кабыгы кирәк. Цитрусларны башта кер сабыны белән яхшылап юабыз. Кабыгын әрчеп, ак элпәсөн мөмкин кадәр күбрәк итеп кубарабыз, чөнки ул әче тәм бирә. Чистартылган кабыкны 700 граммлы банкага тутырып, 500 мл кайнаган салкын су һәм 1 чәй кашыгы лимон кислотасы салып, 1 тәүлек буе өстен каплап суыткычта тотабыз. Аннары суын сөзеп (ләкин ул суны ташламыйбыз), кабыкларны блендерда ваклатабыз. Кәстрүлгә вакланган кабыкны, теге сөзеп алган суны, янә 1 литр чиста салкын су һәм тәменчә шикәр комы салып, кайнатырга куябыз. Кайнау дәрәҗәсенә җитү белән сүндереп, суытабыз, аннары гына сөзәбез. Тәмле, хуш исле фанта әзер! Бераз гына мандарин суы да өстәп җибәрә аласыз. Болай гына да бик тәмле була. 

Тәмләткеч

Мандарин белән әфлисун кабыкларын киптереп, аларны кофетарткычта ваклагыз. Әлеге порошокны камырдан баллы ризыклар, десертлар әзерләгәндә куллана аласыз. Пыяла банкада өстен каплап тотсагыз, ул озак сакланачак. 

Саше
Цитрус исен көя күбәләге яратмый. Шкафтагы киемнәрне көядән саклар өчен, әфлисун, мандарин кабыкларын ваклап киптерегез дә, кульяулыгына төйнәп, киемнәрнең кесәләренә, җиң эчләренә, яка асларына тыгыгыз. Элгечләргә бәйләп тә куярга була. Берәр айдан саше эчендәге кабыкларны яңаларына алыштырырга гына онытмагыз. 

Чистарту чарасы
Гадәти аш серкәсенә бер мандаринның кабыгын салып, берничә көн төнәтегез. Аннары, сөзеп, серкәне пульверизаторга салыгыз. Тәрәзә, көзгеләрне, ванна, раковиналарын чистарта торган сыеклык әзер! 

Микроволновканың эченнән ис килсә, сулы тәлинкә куеп, шунда берничә кабык ташлагыз да, 5 минутка мичне кабызыгыз. Аннары мичне коры тастымал белән корытып сөртегез. Бернинди дә ис килмәс. 

Песиегезнең тәртип боза торган гадәте булса, аның яраткан урыннарына әфлисун кабыклары куеп чыгыгыз. Гадәттә, песиләр цитрус исен яратмый, ул урыннардан кача. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар