Логотип
Белмәсәң бел

Кер юганда куллану өчен берничә лайфхак

Кер юарга хәзер нинди лайфхак кирәк булсын инде: машинага саласың да, төймәсенә басасың, аннары алып бауга элеп кенә куясың дияргә ашыкмагыз.

Кер юарга хәзер нинди лайфхак кирәк булсын инде: машинага саласың да, төймәсенә басасың, аннары алып бауга элеп кенә куясың дияргә ашыкмагыз. Чистарып бетмәгән күлмәк якаларын, тишелгән футболкаларны искә төшерегез.  Иң кирәк чакта кер юу машинагыз да ватылганы бардыр. Менә шундый хәлләр килеп чыкмасын өчен кирәк бу файдалы киңәшләр. Вакытыгыз, акчагыз янга калсын өчен, киемнәрегез тиз тузмасын өчен дә кирәк алар. 

Микрофибраның өстенлекләреннән файдаланыгыз
Хәтта яңа кием-салымда да ворс барлыкка килергә мөмкин. Ул бигрәк тә караңгы төсләрдәге киемнәрдә ачык күренә. Аларның барлыкка килү сәбәбе гап-гади инде: кер юаган вакытта бер тукымадан төк бөртекләре аерыла да, икенче тукыма өстенә «утыра». Ворстан сез микрофибрадан эшләнгән салфетка ярдәмендә котыла аласыз. Керне машинага юарга салганда, барабанга  микрофибралы салфетканы да салыгыз – керне киптерү процессына җиткәч, андый салфетка барлык ворсны үзенә җыеп алачак. 

Кер юу машинасының барабанын тикшерегез
Юыдыртып алган саен кием-салымда тишекләр күреп аптырап калдыгызмы? Тузгандыр, шуңа тишелгәндер дияргә ашыкмагыз. Моның сәбәпчесе кер юу машинасы  булырга да мөмкин. Шулаймы-түгелме икәнен белү өчен, нейлон оек алыгыз һәм шуның белән буш барабан стенасы буйлап йөртеп чыгыгыз – сөрткән кебек хәрәкәтләр ясагыз.   Әгәр оек ертылмый, беркая да эләкми икән – бик әйбәт. Әгәр инде оек ертылса, кер юу машинасын карату өчен мастер чакырырга туры килер.

Кер юу машинасына губка салыгыз
Өендә мәче яки эт асраучылар белә: аларның кием-салымга ябышкан йоны хәтта юганнан соң да кала. Әмма бу проблеманы да хәл итәргә була. Кер белән бергә барабанга савыт-саба юа торган чиста бер губка да салыгыз – чәч бөртекләре, мәчедән (эттән) коелган йон аңа ябышып калачак.  

Юар алдыннан аяк киемен махсус капчыкка салыгыз
Күпләр кроссовкиларын һәм кедыларын да кер юу машинасында  юа. Әйе, аларны кер юу машинасында юарга мөмкин, әмма аяк киемнәрен турыдан-туры барабанга ташларга кирәкми. Иң яхшысы – аларны сеткалы махсус капчыкка салу. 
Сүз уңаеннан, караңгы төстәге аяк киемнәрен шундый ук төстәге джинсалар белән бергә юарга салырга да мөмкин.

Авыз чайкау өчен алган «ополаскиватель»не барабанга да салыгыз
Кер юуу машинагызны бактериялардан һәм микроблардан арындыру өчен, кул астындагы гап-гади әйберне – авыз чайкау өчен алган «ополаскиватель»не кулланырга була.  «Ополаскиватель» кер юу машинасы барабанындагы начар исне дә бетерергә сәләтле.  Аны буш кер юу машинасына салыгыз да, машинаны бер цикл әйләндереп алыгыз. 

Кер порошогы сала торган лотокны чистартыгыз
Кер юу машинасының порошок сала торган лотогын чистарту, беррәттән аны бактерияләрдән арындыру өчен ике стакан ак серкә (уксус) салырга һәм 20 тамчы эфир мае тамызырга кирәк. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар