Логотип
Белмәсәң бел

Җитәкче белән болай сөйләшмәгез. Бик тиз эштән җибәрерләр!

Эшкә урнашканда сүзләреңне уйлап әйтергә, авызыңны чамалап ачарга кушалар. Эшегез турыдан-туры җитәкче белән бәйле булса, бу бигрәк тә мөһим. К

Корректлы аралашу репутациягә генә түгел, профессиональ карьерага да йогынты ясый. Җитәкче белән аралашуда очрый торган хаталарга анализ ясап караганнар. Кулланылган фразаларның  кайберләрен офиста, гомумән, кулланырга ярамый икән. Юкса босс белән яхшы мөнәсәбәтләр булдыру турында өметләнәсе дә юк икән.

«Бу эшләр миңа кагылмый».  Күп хезмәткәрләр көн дәвамында туктаусыз тартырга чыга, социаль челтәрләрдә утыра, эшкә кагылышы булмаган язышулар алып бара. Начальник сез башкарырга тиеш булмаган эшне куша икән, сатулашмый гына үтәү ягын карарга кирәк. 

«Моны эшләү мөмкин түгел». Бу сүзләрне ишеткән җитәкче сезнең эшләп карарга да теләгегез юк икәнен аңлый. Бармакка бармак та сугасыгыз килмәгәне, эшкә битарафлыгыгыз чагыла.

«Мин моны эшләргә теләмим». Һәр хезмәткәрнең Договорда язылган үз бурычлары бар. Ә шул фразаны әйтеп, куелган бурычтан качарга ярамый. Хезмәткәр эшне башкарырга теләми, димәк, аны җибәреп, яңа кеше алырга кирәк.

«Элек болай эшләми идек».  Яңа урында элеккеге эш урыны турында позитив дулкында сөйләргә һич ярамый. Начальник өчен ул сездә эш начаррак оештырылган кебек яңгырый.«Элек болай эшләми идек» дип әйтеп, хезмәткәр яңа эш алымнарын кабул итәргә әзер түгеллеген сиздерә.

«Мин китәм». Мондый манипуляция яхшыга илтми, босс белән мөнәсәбәтләрне бозарга мөмкин. Әгәр хезмәткәр чынлап торып китәргә уйлый икән, эш урынын һичшиксез алыштырырга кирәк. Ләкин бу хакта янаулы тавыш белән әйтергә кирәкми.  
  
Фото: https://ru.freepik.com/free-photo/brainstorming-joint-project_5398787.htm#fromView=search&page=15&position=33&uuid=580da117-b2e9-48a0-b013-6377a3c08ccc&query=%D0%BD%D0%B0%D1%87%D0%B0%D0%BB%D1%8C%D0%BD%D0%B8%D0%BA+%D0%B8+%D0%BF%D0%BE%D0%B4%D1%87%D0%B8%D0%BD%D0%B5%D0%BD%D0%BD%D1%8B%D0%B9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар