Логотип
Белмәсәң бел

Гормоннарны... үләннәр белән көйлибез

Гормоннарның ни икәнен һәм ни өчен кирәген беркемгә дә аңлатып торасы юктыр. Организмыбыздагы бар эшчәнлек өчен алар җаваплы. Безгә кирәкле гормоннарның күп кенә үсемлекләрдә һәм ризыкларда да булуын, шуларны кулланып, гормональ фонны көйләргә мөмкин икәнен белә идегезме?

Гормоннарның ни икәнен һәм ни өчен кирәген беркемгә дә аңлатып торасы юктыр. Организмыбыздагы бар эшчәнлек өчен алар җаваплы. Безгә кирәкле гормоннарның күп кенә үсемлекләрдә һәм ризыкларда да булуын, шуларны кулланып, гормональ фонны көйләргә мөмкин икәнен белә идегезме?

Сары мәтрүшкә – депрессияләрне җиңәргә булышучы менә дигән үлән. Әлеге үләндәге фитогормоннар табигый кәеф күтәргеч булып санала. Күңел төшенкелеге, эч пошу, сәбәпсезгә елыйсы килү кебек билгеләр күзәтелсә, сары мәтрүшкә төнәтмәсен кулланып карагыз әле. Аның мае да бик шифалы. Мәсәлән, күрем алдыннан эч авыртса, шушы май белән массаж ясаганнан соң, авырту кими. 

Колмак – хатын-кызлар өчен гормональ бомба. Әлеге үсемлек табигый хатын-кыз гормоны – фитоэстрогенга бай. Табигый гормональ дәва буларак, колмакны менопауза вакытындагы кызышудан эчәләр. Ул нервларны да тынычландыра, йокыны яхшырта. Колмакны чәй кебек төнәтеп яки капсула рәвешендәгесен кулланалар. 

Болын клеверы яки тукранбаш шулай ук гормоннарны җайлаучы үлән булып санала. Клеверның нәкъ менә болында үскәнен һәм кызыл төслесен кулланырга кирәк. Әлеге үләндәге фитогормоннар күрем вакытында эч авыртуын басарга ярдәм итә, игътибарны тупларга булыша, йокысызлыктан да шифасы бар. Кызыл тукранбашны гадәттә чәй кебек төнәтеп эчәләр. Яшь үсентеләрен һәм чәчәкләрен салатларга, ашларга да кушарга була. 

Соя шулай ук хатын-кызлар өчен шифалы булып санала. Азиядә яшәүче хатын-кызларның «тегенди көннәрдә» эч авыртудан сирәк интегүен нәкъ менә аларның сояны күп куллануы белән бәйләп аңлаталар.

Ферментлаштырылган ризыкларны еш куллану да гормоннарга яхшы йогынты ясый. Тозлы кәбестә, тозлы кыяр, кимчи, табигый йогурт һәм башка ризыклар – ферментлаштыру юлы белән әзерләнә. Алардагы сөт әчетү бактерияләре бу ризыкларга тиз генә бозылырга ирек бирми, организмны да сәламәтләндерә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар