Логотип
Белмәсәң бел

Гафу үтенү хәерле!

Гыйнвар уртасына да килеп җиттек. Бүген – Иске Яңа ел.

Мондый ырым-шырымнарга ышанырга ярамаса да, кайбер киңәшләрне искә төшереп алу артык булмас. 

Бүген сүгенү һәм ачуланышу, кем беләндер бәхәсләшү һәм кеше турында начар уйлау тыела. Гомумән, кем беләндер үпкәләшкән булсагыз, беренче башлап гафу үтенүегез хәерле. Дус-тату яшәүгә ни җитә? Саранлашмагыз, кунаклар чакырасыз икән, мул табын әзерләгез. Моннан тыш, бу көнне бурычка акча бирергә яки вак акчалар санарга кирәкми. Болар да уңышсызлыкка китерер. 

Халык сынамышлары буенча, төнлә җил көньяктан исә икән, җәй көне эссе булачак, ә төньяктан булса, җәй көне явым-төшемсез булачак. Көнбатыш җиле – сөт һәм балык күплеккә, көнчыгыш җиле – җиләкләр, җиләк-җимеш һәм яшелчәләр уңышына. Агачларда бәс барлыкка килсә, бал күп булыр.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар